Алабуга нуры

Бөек кеше – галиҗәнап укытучы!

Укытучы! Нинди горур исем! "Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә", - дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев.

Укытучы... Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, хуш киләсең, диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче дә ул. Никадәр сабырлык, түземлелек сорый укытучы хезмәте!

Укытучым! Эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

Укытучы - дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхес - Ривал Исмәгыйль улы Зарипов турында булыр.

1957 елның 27 июлендә Исмәгыль абзый белән Анна апаның зур гаиләсендә Ривал бишенче - төпчек бала булып дөньяга аваз сала. Сабыйлык, балалык чорын үтеп, шәһәрнең 1 нче номерлы урта мәктәбендә белем алганнан соң, Ривал, әнисе кебек укытучы булу теләге белән, 1974 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Төгәл фәннәргә карата булган сәләте, бәлки, әтисе Исмәгыйль абзыйдан бирелгәндер, чөнки ул озак еллар буе Алабуга сөт-май заводында хисапчы булып эшләгән. Вузны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Ривал Илнәт урта мәктәбенә (1984 елга кадәр бу авыл Алабуга районы составында була) физика фәне буенча укытучы итеп билгеләнә. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы абыйларын балалар да үз итә. Мәктәпләрдә ир укытучылар бик аз санда булган бу заманда физика кебек авыр фәнне яшь белгеч - ир кеше укыту балаларга бик тә ошый, әлбәттә. Ир балалар бу укытучыга тартыла, дәрес темаларын яратып, игътибар белән тыңлый, тәҗрибәләр үткәрәләр, укучыларның фән белән кызыксынулары арта, нәтиҗәләр дә уңай якка үзгәрә бара. Иң авыр, иң күп көч-энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Ривал яратып башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендә гаиләсе, кырык эше кырыкка ярылып ятса да үз һөнәренә тугъры булып кала.

Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы Ривал Исмәгыйль улына яраткан фәнен укытуда югары үрләр яуларга ярдәм итте. Аны Камай сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Директорлык вазифасын башкару өстенә колхозның төрле чараларында катнашырга, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшләргә туры килә аңа. Гаиләдә яхшы ир, тәртипле әти, мәктәптә уңган җитәкче булу бик җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара, аның һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә бара.

1984 елда Менделеев районы Алабуга районы составыннан аерылып чыга. Алабуга районы территориясендә трактор заводы төзелә башлый. Ривал Исмәгыйлевич та үз районына, үз шәһәре Алабугага кайта. Шәһәрнең кичке мәктәбендә директор вазифасын башкара. Озак та үтми, Алабуга шәһәр мәгариф бүлегенә инспектор булып урнаша. Зур тәҗрибәле, эрудицияле, талантлы педагог бу эшендә дә сынатмый. Яшь укытучыларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә ул үрнәк, эш тәҗрибәсен алар белән теләп уртаклаша, аларга методик ярдәм күрсәтә.

Алабуга шәһәрендә балалар бакчалары, мәктәпләр күпләп төзелгән 90 нчы елларда Ривал Исмәгыйль улы шәһәрнең 9 нчы санлы урта мәктәбен төзү һәм кулланышка тапшыру эшенә алына. 1700 урынлы яңа мәктәпкә җитәкче булып килү җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Мәктәпне төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга, кадрлар мәсьәләсен хәл итеп, тиз арада укулар башларга тиеш була ул. Ривал Исмәгыйлевич максатына ирешү юлында иҗади эшли белүче, тәҗрибәле, сәләтле педагоглардан торган яхшы коллектив туплый, эшчәнлек өчен уңай психологик халәт тудыра. Аның җитәкчелегендә мәктәп инновацион эшчәнлеккә нигезләнеп, педагогик процессның фәнни, методик дәрәҗәсен үстерүгә ирешә. Алга куелган мәсьәләләрне уңай хәл итеп, педагогик коллективны лаеклы кадрлар белән баета. Җитәкче булып эшләү дәверендә үзен югары дәрәҗәдә белемле белгеч итеп таныта. Үзендә лидерлык сыйфатлары булган җитәкченең профессиональ әзерлеге һәм белеме, тәҗрибәсе куелган таләпләргә тәңгәл килә. Ривал Исмәгыйль улы үз вазифасын төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә дә коллективта, шәһәр педагоглары, киң җәмәгатьчелек арасында хөрмәт казана. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзен инициативалы һәм җаваплы җитәкче итеп таныта. 90 нчы елларда республикада милли мәгарифкә аерым игътибар бирелә башлагач, мәктәптә татар сыйныфлары ачыла, татар теле ана теле һәм дәүләт теле дәрәҗәсендә барлык сыйныфларда һәр балага укытыла башлый. Мәктәптә күпләп татар теле һәм әдәбияты кабинетлары җиһазландырыла. 1995 елда 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты республика күләмендә үткәрелгән смотр-конкурста I урынга лаек була һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты" таныклыгы һәм ксерокс тапшырыла.

90 нчы елларда татар телен укытуга мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Фәннәр укучыларга дифференцияләштереп укытыла башлый. Бу эшнең башында 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары торды, мәктәптә эксперимент эше башлана, һәм 1995 елның март аенда, республикада беренче тапкыр, мәгариф бүлекләре, идарәләре башлыкларының милли белем һәм тәрбия бирү буенча урынбасарлары фәннәрне дифференцияләштереп укыту алымнарын өйрәнү максаты белән шәһәребезнең 9 нчы мәктәбенә семинарга җыела. Эксперимент уңышлы барып чыга, шуннан башлап, барлык рус мәктәпләре дә татар телен дифференцияләп укытуга күчә. Бу алым үзенең нәтиҗәләрен дә бирә башлый. 9 нчы мәктәп укучылары татар теленнән һәр елны республикада үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулый.

Ривал Исмәгыйлевич укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны - олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул.

Бүгенге көндә Зарипов Ривал Исмәгыйль улы мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын башкара. Шәхсән мин аның бу урында эшләвен күптәннән көткән идем инде. Әмма тормыш кануннары башкачарак шул, язмышлардан да узмыш юктыр. Шәһәребездә милли мәгарифкә нигез салына башлаган 90 нчы еллар башында мәгариф идарәсе башлыгы булып татарның сәләтле егете, талантлы педагогы Ривал Исмәгыйль улы булса, шәһәрдә милли мәгарифне торгызу күпкә җиңелрәк булган булыр иде, бәлки.

Иманым камил, җитәкче буларак та аның уңышлары мактауга, игътибарга лаек. Гомер дигәнең сизелми дә уза икән ул. Якын гына, бер кул сузымы ара кебек. Баксаң, Ривал Исмәгыйль улының да мәгарифтә эшли башлавына өч дистә елдан артык вакыт үтеп киткән. Үзе сайлаган һөнәргә, хезмәтенә тугъры калган Укытучыга рәхмәтем чиксез минем.

Хезмәтенә югары бәя бирелеп, Ривал Исмәгыйлевич шәһәр хакимиятенең, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының күпләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнде, ул лаеклы рәвештә "Татарстан Республикасының укытучысы" дигән мактаулы исемне йөртә.

Ривал Исмәгыйлевич гаиләсендә үрнәк әти һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше - Люциясе белән бергә ике кыз үстерделәр, икесе дә гаиләле. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр инде. Гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларга тормышта үз урыннарын табуда, сәләтләрен үстерүдә әти кешенең роле бик зур. Бүген Ривал Исмәгыйль улы кызлары Диләрә белән Лилиягә һәм кияүләренә үрнәк әти, оныклары Самира белән Ясминәгә кадерле бабай.

Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә Ривал Исмәгыйль улына тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының , оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичеререгә язсын. Авыр һәм мактаулы хезмәтендә зур уңышлар, сөенеч-шатлыклар күп булсын. Безгә - шәһәребезнең мәгариф ветераннарына Алабуга мәгарифенең ирешкән уңышларына куанып яшәргә насыйп булсын.

Роза ӘХМӘТҖАНОВА,

мәгариф ветераны, ТРның атказанган укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: