Алабуга нуры

Белгеч алабугалыларга елан чагудан ничек сакланырга кирәклеге хакында сөйләде

Җәйге чорда, бигрәк тә эссе һавада, еланнарның активлыгы арта.

Нинди дә булса еланга тап булганда, ул агулымы-юкмы икән дип икеләнеп торганчы, теләсә ниндиен агулы дип санау яхшырак, ләкин зарарсыз һәм агулы еланнарның билгеләрен алдан ук өйрәнү мөһим. Мәсәлән, тузбашның баш өстендә ике саргылт-кызгылт тап бар.
Еланнарны тотарга яки алар белән уйнарга тырышмагыз, хәтта алар кечкенә булсалар да. Әле йомыркадан гына чыкканнары да агулы була.
Еланнар беркайчан да кисәтмичә һөҗүм итми!
Елан күрсәгез, аны куарга тырышмагыз, аңа китәргә мөмкинлек бирегез. Әгәр дә елан янаган кыяфәттә торса, акрын гына артка чигенегез. Кулыгызда таяк бар икән, аны еланга таба төбәп тотыгыз. Аннан качмагыз — күзгә күренми торган икенче еланга юлыгуыгыз ихтимал. Сез күрми торган елан куркыныч тудырырга мөмкин, ә күренгәне куркыныч тудырмый диярлек.
26нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгыннарны кисәтү бүлеге инспекторы Фәния Наметулаева елан чакканда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеген сөйләде.
Зыян күрүчене яткырыгыз һәм аңа тынычлык тәэмин итегез. Селкенергә, теләсә нинди хәрәкәтләр ясарга киңәш ителми, югыйсә агуның бөтен тәнгә таралуы бар. Елан чакканнан соң иң кирәкле ярдәм — ярадан агуны кысып чыгару. Ярадан агуны суырып ташлагыз. Селәгәй аз булса яки авызда һәм ирендә җәрәхәт булса, авызга бераз су кабарга һәм агуны 15 минут дәвамында бертуктаусыз суырырга кирәк. Бу зыян күрүче организмыннан агуның 20дән 50 процентка кадәрен чыгарырга мөмкинлек бирә. Ярдәм күрсәтүче кеше өчен агуны суыру һич тә куркыныч түгел, хәтта авызында яки иренендә яра булса да. Әгәр дә зыян күрүче үзе генә икән, ул мөстәкыйль рәвештә агудан арынырга тиеш. Аннары яраны дезинфекцияләп, коры чиста бәйләвеч белән бәйләп куярга кирәк. Аяк чагылган булса, аны бинт белән икенче аякка бәйләп куегыз, тез астына берәр нәрсә салып, җиңелчә генә күтәртегез. Кул чагылган очракта, аны бөгелгән хәлдә калдырыгыз. Зыян күрүче күбрәк сыеклык (чәй, шулпа, су) эчәргә тиеш (кофе эчүдән баш тартуың яхшырак). Суны күп куллану агуны организмнан чыгаруга ярдәм итә. Зыян күрүчене носилкада тиз арада медицина учреждениесенә илтегез. Кирәк була калса, йөрәк массажын һәм озак вакытлы ясалма сулыш үткәрегез. 
Елан чаккан урынны кисәргә ярамый. Очраклы предметлар (пычак, пыяла кыйпылчыклары) инфекцияләргә китерә, кан тамырларын, сеңерләрне җәрәхәтли. Утта кызган предметлар, учактан алынган күмер, дары белән яраны яндырырга рөхсәт ителми. Агулы еланнарның тешләре бер сантиметрга кадәр җитә, агуы мускул тукымасына үтеп керә. Яраны азот, күкерт һәм карбол кислоталары белән яндыру куркыныч һәм файдасыз. Тешләнгән урынны кысып бәйләп кую (жгут салу) рөхсәт ителми. Жгут салу зыян күрүченең хәлен начарайта, бу агуның тәэсирен көчәйтә генә, шулай ук гангрена китереп чыгарып, үлем очрагын арттырырга мөмкин. Исегездә тотыгыз, исерткеч эчемлек куллану агуны организмнан чыгаруны кыенлаштыра, аның тәэсирен көчәйтә генә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: