Алабуга нуры

БЕЛГЕЧ: АНАЛЫК МУЕНТЫГЫНДА ЯМАН ШЕШНЕ БУЛДЫРМЫЙ КАЛУ МӨМКИН

Яман шеш кадәр үк мәкерле чир бармы икән ул?! Соңгы стадиясенә кадәр рак үзен белгертмәскә мөмкин. Аналык муентыгында яман шешне вакытында ачыклап дәвалау өчен хатын-кыз профилактик тикшеренүләргә йөрергә тиеш. Баксаң, яман шеш хасил итә ала торган кайбер факторларны булдырмый да калып була икән.

Бу авыруны кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация юлы белән кисәтеп була. Белгечләр "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу уңайдан үз киңәшләрен бирде.

 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кулаков исемендәге НМИЦАГиП” федераль учреждениесенең Онкогинекология һәм маммология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Лев Ашрафян түбәндәгеләрне киңәш итә. “Хатын-кызның гомер итү дәверендә, һичшиксез, табибка күренергә тиешле еллары була”, - ди ул:

 

  • Әти-әниләр кыз баланың беренче тапкыр күреме килүенә, аны ничек кичерүенә игътибарлы булырга, баласын балалар гинекологына күрсәтергә тиеш.

  • “Сексуаль дебют”ка әзер булырга кирәк. Секс сакланган булырга тиеш, югыйсә төрле инфекцияләр йоктыруыңны көт тә тор. Кеше папилломасы вирусы да йогарга мөмкин.

  • Хатын-кызның ана булырга әзерләнгәч, ярты ел - 8 ай эчендә бәбигә уза алмаса, аңа белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йөклелек чорында да гел күзәтелеп тору мөһим.

  • Хатын-кызлар әнисе ягыннан бер аллерген йөртә, ул буыннан буынга күчеп килә торган авыру булырга мөмкин. Шуңа күрә хатын-кыз әнисендә, әбисендә, туганнан туган апасында, карт әбисендә нинди авырулар булганын белергә тиеш. Хатын-кыз, моны аңлап, тормышын шуны исәптә тотып көйләргә тиеш. Бәлки, аңа иртәрәк бала табу хәерлерәктер. Онкологиядә генетик мутация нәтиҗәсендә күчә торган авырулар бар.

  • Хатын-кыз гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга тиеш. Гәүдә массасы индексы үсә башласа, метаболик синдром формалаша. Моның сөт бизләре, эчәклеккә, күкәйлеккә тәэсире бар. Хатын-кыз физиологиясендәге үзгәрешләр профилактиканы, туклануны дөрес оештыру өчен дә мөһим.

  • Хатын-кыз өч елга бер онкоцитологиягә мазок тапшырырга, 39 яшьтән маммография узарга, 39 яшькә кадәр сөт бизләренә УЗИ ясатырга, 50 яшьтә менопаузага якынлашкач, үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Менопаузадан соң үзенең тазармавын кайгыртырга тиеш. Менопаузадан соң аналык муертыгын, эндометрийны, сөт бизләрен, эчәклекне, ашказанын күрсәтеп торырга кирәк. Боларның барысы буенча да башлангыч диагностиканың нәтиҗәле чаралары бар.

  • Кеше папилломасы вирусы аналык муентыгында рак килеп чыгуга чыганак булырга мөмкин. Вакцинация календарендә бу вируска каршы прививка юк, шунлыктан ата-аналар үсеп килүче кызларына үзләре белеп вакцинация үткәрсә, яхшырак була.

Аналык муентыгында яман шеш бөтен дөньяда хатын-кызларның онкологик патологияләре арасында иң киң таралганы булып кала һәм барлык яман шешләрнең 5 процентын тәшкил итә. Белгечләр яман шешне башлангыч стадиядә ачыклау өчен цервикаль скринингның нәтиҗәле булуын аңлата. Цервикаль каналдан ягымга (мазок) цитологик тикшеренү үткәрү һәм вакытында дәвалау нәтиҗәсендә аналык муентыгы рагыннан үлем 70 процентка кадәр кими.

Лев Ашрафян кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация дә хәлне яхшыртыр иде дигән фикердә.

– Яшьләр арасында ракның башлангыч диагностикасы буенча эш алып барылмый диярлек, чөнки 21 яшькә кадәр яшь кызлар скринингка кертелми. Шуңа күрә бу мәсьәләдә дәүләт, мәктәп һәм гаиләнең бердәм эше кирәк. Бу вазгыятьтә бераз вакцинация ярдәмгә килер иде. Аның турыда сүзләр күп, ә эш юк. Без инде яшьләр тенденцияләре алдында көчсез (сүз яшьләрнең җенси тормышка иртә аяк басуы турында – авт.), шуңа күрә вакцинация мөһим шлагбаум була алыр иде, кызлар җенси тормышны иртә башласа да, аларның гомерен саклап калырга булышыр иде. Билгеле булганча, кеше папилломасы вирусы – аналык муентыгы рагының төп этиологик факторы булып тора. Кеше папилломасы вирусы булган бар хатын-кыз да авырый дигән сүз түгел, әмма аеруча яшьләрдә яман шеш авыруы ихтималлыгы күпкә арта, - дип белдерде Лев Ашрафян.

Татарстанда аналык муентыгында яман шеш авыруы күрсәткече 100 мең хатын-кызга 23не тәшкил итә. Былтыр Татарстанда аналык муентыгында рак  479 хатын-кызда ачыкланган. 2016 елда аналык муентыгы рагыннан үлем 100 мең кешегә - 7,44 очрак, ә Россиядә ул 8 дән артыграк . Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, шушы куркыныч диагноз куелгач, бер ел эчендә үлеп китүчеләр бөтен исәпкә алынган кешеләрнең 12,6 процентын тәшкил итә. Бу инде соңгы стадиягә җиткән авырулар турында сүз бара. ИФО да бу күрсәткеч - 16, Россиядә 14 проценттан артык. “Чир беренче стадиядә ачыкланса, кешене тулысынча дәвалап булу мөмкинлеге 80-90 процент дәрәҗәсендә. Авыру хатын-кызларның 12,6 проценты бер ел эчендә үлә, ә 60-70 проценты 5 ел һәм аннан озаграк яши”, - ди Рөстәм Хәсәнов. Аналык муентыгында яман шеш авыруыннан былтыр Россиядә 1064 кеше вафат булган.

 

ЧЫГАНАК: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!