Алабуга нуры

Белгечләр җәйнең нинди булачагын фаразлады

Шулай ук көзге уңышка фаразлар бирде. 

Россиянең Гидро-метеорология үзәге белгечләре июль аенда Идел буенда алдагы еллар белән чагыштырганда салкынрак булачагын әйтә. Тик Казан университеты климатологлары моның белән килешми һәм үз дәлилләрен китерә. "Татар-информ«да журналистлар белән очрашуда белгечләр бу җәйнең нинди буласын сөйләде, көзге уңышка фаразлар бирде.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, җәйге чорда һава торышының тотрыксыз булуы гадәти хәл һәм июнь ае да искәрмә түгел. Җәй тәүлеклек уртача температура 15 градус үткәч башлана санала.

«Узган ел Казанда җәй 9 майда башланды, ә быел ул 20 көнгә соңрак — 30 майда килде. Җылы вакыт гадәттә 20 сентябрьдә тәмамлана, ул чакта уртача тәүлеклек температура 10 градус билгесеннән төшә. Казанда җәй уртача дүрт ай дәвам итә», — дип сөйләде галим.

Җәйге чорда һава торышы кыш белән чагыштырганда тотрыклырак. 1976 елдан 2021 елга кадәр һава торышын күзәтүләрдән күренгәнчә, Россия территориясендә җәйләр җылына бара.

«Соңгы елларда безнең илдә климатның җылынуы күзәтелә. Идел буе федераль округында көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшем җитми, ә бездә язгы һәм кышкы чорда аларның артуы күзәтелә, әмма җәйге чорда — юк. Бу авыл хуҗалыгы өчен начармы яки яхшымы? Мөгаен, бик үк яхшы түгелдер», — дип өстәде КФУ профессоры.

Җәйге сезонның тотрыксыз булуы гадәти күренеш. Җәйге корылык — төп күңелсезлекләрнең берсе. Татарстан халкы 2010 елгы корылыкны бик яхшы хәтерли. Һава торышы цикллы, республика территориясендә һәр дүртенче ел корылык була, андый елда температура 25 градустан югарырак була һәм явым-төшем әз күләмдә күзәтелә.

«Безнең территориядә антициклон булганда корылык була. Бездә корылык булса, Себердә һәм Көнбатыш Европада яңгырлар ява. Ә хәзер Себердә һәм Көнбатыш Европада антициклон тора. Май аенда бездә салкын һава торышы булды, чөнки Арктикадан салкын һава килгән иде. Шуңа күрә ай буе температура түбән булды, ә явым-төшем нормадан югарырак күзәтелде», — дип бәяләде узган айны Переведенцев.

«Сулыклар җылынмады, озынборыннар сүлпән»
Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шулай ук май аенда һава торышының аномаль салкын булуын билгеләп үтте.

«Май аенда уртача температура климат нормасыннан 3,5 градуска түбән иде. Быел 5,5 ай эчендә барлыгы 330 мл явым-төшем яуган, ә ул норма буенча 160 мл булырга тиеш. 18 майда тәүлеклек явым-төшем 28 мм билгесенә җиткән, бу абсолют рекорд түгел, әмма 1983 елда күзәтелгән шикелле сирәк вакыйга», — дип сөйләде Әүхәдиев.

Май аномаль салкын булса да, шулай да Казан халкы салкыннарның бер уңай ягын истә калдырды. Салкыннар аркасында черки, озынборыннарның активлыгы сүлпән булган. Аномаль салкын коену сезонына да йогынты ясамый калмады.

«Су температурасы 20 градустан югарырак булганда су коену рәхәт дип санала. Хәзерге вакытта Казан янындагы Куйбышев сусаклагычында су температурасы 15 градус тәшкил итә, бу чор өчен климатик норма — 17,5 градус. Су, гадәттә, климатик норма — 20 градуска кадәр 21 июньгә җылына. Суның мондый температурасын июльнең икенче декадасында көтәргә кирәк», — дип кисәтте КФУ галиме .

«Июль аенда температура югары булыр дип өметләнәбез»
Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, хәзер Тын океанның уртасында су температурасы түбән. Бу Латин Америкасындагы корылыкка китерә, Австралиядә яңгырлар ява, ә Атлантикада — шторм һәм тайфуннар. Аларның йогынтысы бездә дә сизелә. Шуңа да карамастан, метеокүзәтүләр тарихында соңгы җиде ел Россиядә иң җылысы булган. Бу җәйдә һава торышы нинди булачак соң?

Озак вакытка исәпләнгән фаразлар безнең территориядә июль аеның салкын буласын күрсәтә. Июль — җәйнең кыл уртасы, бу айда иң югары айлык уртача температура 20 градуска җитә. 2010 елда ул Казанда 28 градуска кадәр менгән булган.

«Синоптиклар июль аенда һава температурасы климат нормасыннан түбәнрәк булыр дип фаразлый. Бу фараздан шикләнәм, чөнки еш кына төньяк-көнбатыштан циклоннар һәм Арктика йогынтысы көтелә. Тик бездә бу күренеш инде май аенда булды, шуңа күрә июль аенда кабатланмаска тиеш. Температура фоны югары булыр дип өметләнәбез», — диде Переведенцев.

Фаразлаулар буенча, август аенда Казанда айлык уртача температура 18 градус тәшкил итәчәк, бер ай эчендә 50-60 мм явым-төшем көтелә. Сентябрьнең җылы һәм коры буласын фаразлыйлар.

Әмма якындагы декадада Татарстан башкаласында температура фоны климатик нормадан ике-өч градуска югарырак булачак.

Җәйге аномалияләр 1949 елда да булган. Ул елның 8 августында Казанда бер көн эчендә 80 мм явым-төшем яуган, бу айлык нормадан шактый күбрәк дигән сүз. Халык сынамышы да бар: Элҗен көнне (Илья көнендә) — 2 августта, гадәттә, яшенле була. 90 процент очракта бу сынамыш дөреслеккә туры килә. Быел Казанда яшенле яңгырлар май аенда ук башланды.

Үзенчәлекле ел
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, көзге уңышка үсемлекләрнең вегетация чоры дәвамында тәэсир иткән җылылык һәм яктылык йогынты ясый, шулай ук үсемлекләрне тукландыру да мөһим.

«Бу ел үзгә, аерылып тора, без мондый явым-төшемне иртә язда һәвакыт көттек. Быел явым-төшем яхшы булды, урыны белән артык та. Мин май һәм июнь айларында яуган яңгырлар артык булмый дип саныйм. Явым-төшем уңышка эшли», — диде ул «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.

Галим искәрткәнчә, Идел буе федераль округы 16 регионны берләштерә, Татарстан уртада — урта Идел буенда урнашкан.

«Бездә континенталь климат, яңгырлар, көчле җилләр яки һава торышы җылы була. Безнең чәчүлекләрнең куаклану чоры уртача 14-16 көн дәвам итә, бу чорда үсемлекләр 35-40 процентка явым-төшем һәм туклыклы элементлар алырга тиеш. Куаклану вакытыннан башаклануга кадәр — 40-45 процент, ә калган чорларда 10 процент. Безнең үсемлекләр үсүнең барлык чорында туклану һәм дым таләп итә. Әгәр бу факторлар булмаса, без уңышны югалтачакбыз. Быел үсемлекләрнең тамыр системасын үстерү өчен бик яхшы мөмкинлек булды», — дип аңлатты Таһиров.

Белгеч хәбәр иткәнчә, май аенда рапсны корткычларга каршы эшкәрткәннәр. Кыштан язга күчкән вакытта температураларның кискен төшеп китүе күзәтелмәде, күчеш йомшак булды. Шулай итеп, быел һава шартлары көзге культураларның үсешенә уңай йогынты ясады. Сабан культуралары да шундый ук мөмкинлекләр алды.

«Бүгенге көнгә көзге уңышны бәяләү мөмкин түгел, ул күп факторларга бәйле. Практиклар исәпләп чыгарганча, салкын җәй, озакка сузылган яңгырлар һәм май аенда кояш көннәре җитмәү сәбәпле, үсемлекләр 15 көнгә соңга калып бара. Бәрәңге 15-17 градуска кадәр булган температурада яхшы үсә. Соя (кытай борчагы) җылылык ярата, быел мондый культуралар үсеш буенча якынча өч атнага калыша», — дип өстәде Таһиров.

Күпьеллык үләннәр һәм азык чәчүлекләре дә фаза буенча артта калды, хәзер җылы көннәр килгәч, алар артта калуны куып җитәчәк. Әмма әйбәт уңышка, ә кайбер урыннарда ул рекордлы күләмдә булсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип белдерде галим.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда үсемлекләрнең актив вегетация чоры, гадәттә, 18 сентябрьдә тәмамлана. Төбәк орлыклар белән тәэмин ителгән, минераль ашламалар бар, хәзер чәчүлекләрне корткычлардан саклау алып барыла. Быел үсемлекләрдә вируслы авырулар белән чирләргә мөмкин, аларга микроашламалар кирәк. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үсемлекләрне тамырдан һәм яфраклардан тукландыруны вакытында башкара.

Матбугат вәкилләре белән очрашу ахырында Юрий Переведенцев КФУ галимнәренең Бөтенроссия авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикшеренү институтыннан коллегалары белән берлектә Россия фәнни фонды грантын отуларын хәбәр итте. Шулай итеп, Татарстан чәчүлекләрен беренче тапкыр космостан инновацион модель ярдәмендә күзәтәчәкләр.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: