Алабуга нуры

Бер сәгатьтә – бер чиләк

Быелгы август гөмбәчеләрне сөендерде. Еш яңгырлар һәм җылы һава Алабуга районы урманнарында төрле гөмбәләрнең мул үсүенә булышты.

Иҗтимагый челтәрләрдә куелган фотолардан күренгәнчә, “тыныч ау” яратучылар кәрҗиннәрен тутырып кайта. Безнең әңгәмәдәшебез дә шундыйлардан – тәҗрибәле гөмбәче Марсель Шигаев, быел бер дә буш кул белән кайтканы юк.

– Быелгы җәйдә Алабуга урманнарында гөмбә бик күп дип ишеттем. Бу шулаймы?

– Әйе, гадәттәгедән күбрәк. Яңгырларның беренче дулкыны үткәндә, бу әле алай ук сизелерлек түгел иде, ә менә икенчесеннән соң, гөмбәләр бик күбәйде. Мәсәлән, без күптән түгел генә Гари авылыннан ераграк бардык, анда коры гөрәҗдәләрне күп җыйдык, аларны әле шыгырдык дип тә йөртәләр. Алар посадка кырыйлап үсә. Аннары Морт ягына таба киттек, анда җирән гөмбә һәм рядовка җыйдык. Соңгыларының урынын гөмбәчеләр “Черкасово” тукталышына җитәрәк таба, алар анда шулкадәр күп, утырган килеш, янәшәдән генә биш литрлы чиләкне тутырырга була. Майлы гөмбәләр дә очрады безгә.

– Сезнең иң гаҗәеп табышыгыз?

– Быел мин олы нарат урманында ике бәрән-гөмбә таптым Алар Кызыл китапка кертелгән, өзәргә ярамый. Аны башкача “куян кәбестәсе” диләр. Ул иске агачларда яисә төпләрдә үсә.

– Безнең урманнарда нинди гөмбәләр үсә?

– Әтәч гөмбәсе бездә әлләни күп түгел, ләкин алар бар, аларны Яр Чаллыга таба янган “Тәлинкә” кафесыннан ерак түгел табарга мөмкин. Тарловка тирәсендә ак гөмбәләр очрый. Дөрес, алар бездә аз. Каен гөмбәсе, усак гөмбәсе күп. Алабуга районы ак коры гөрәҗдәгә бай, алар рәт-рәт үсә, майлы гөмбәләр дә бар. Имәнлекләрдә имән гөмбәсе дә очраштыргалый.

– Безнең укучыларыбызга гөмбәле урыннарны әйтегез әле, зинһар.

– “АлАЗ” агачлыкларында һәрвакыт гөмбәләр күп була иде, әмма мин аннан җыярга киңәш итмим – ни дисәң дә, завод белән янәшә мохит бик үк яхшы түгел дип уйлыйм. Морт, Удмуртиия ягына таба яисә Олы Наратлыкка, предприятиеләрдән ераграк бару яхшырак. “АлАЗ” аркасына барып җитәрәк, агачлыкта каен гөмбәсе, усак гөмбәсе, тагын шартлы рәвештә ашарга яраклы дип санала торган ал гөмбә, кара гөмбә җыярга була. Төптә үсә торган баллы гөмбәләр артыннан Лубьянга яки Мортка барырга кирәк. Тойма артында шампиньоннар бар.

– Аңлавымча, Сез гөмбәне күп җыясыз. Алар белән нишлисез – таратасызмы, сатасызмы, кышка маринадлыйсызмы?

Чистартам, пешереп алам һәм катырам. Капларга тутырам да – суыткычка. Берничә рецепт белән уртаклашам. Коры гөрәҗдәне пешереп алам, целлофанга салам, сарымсак, укроп, кара карлыган яфрагы салам, һәм гөмбәләр җиңелчә тозланган кыяр кебек килеп чыга. Бер-ике тәүлек кенә тора да, ашарга мөмкин. Тагын шундый ысул: балконда салкынчарак урын табасың, кастрюльгә гөрәҗдә, тоз саласың, өстенә – шулай 40 көнгә калдырасың. Аннан соң суын түгәсең, тәмләткечләр өстисең, һәм салкын тозланган гөрәҗдә була. Бу минем үз рецептым.

– Гөмбәләр белән мавыгу Сезгә каян килгән?

Әти-әнием мине бала чагымнан ук урманга алып йөрде. Танай урманына кара җиләк, каен җиләгенә бара идек. Бер уңайдан гөмбәләр дә җыйдык. Әти-әни аларны җепкә тезеп киптерә иде. Болынның баллы гөмбәләрен дә җыйгаладык. Хәзер дә гөмбәле бәрәңгене яратам.

– Гөмбә җыйганда, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк, газета укучыларыбызга киңәш бирсәгез иде?

– Мин гөмбәләрне яңгырдан соң җыярга киңәш итәм, тик үлән бераз кипкәч. Агачлардан “утрау”ларга таба юнәлешне сайларга кирәк, анда гөмбәчеләр булмый, гөмбә юк дип уйлыйлар, ә алар бар. Күп кеше машина торганга карый, кеше күп булгач, гөмбә дә бардыр, дип, югыйсә, киресенчә. Күзгә бәрелеп тормаган, аерым посадкаларга бару яхшы, анда кеше тимәгән гөмбә күп була. Урман алларында эзләп карарга да киңәш итәм. Гөмбә чокырларны түгел, су агып төшә торган канауларны ярата. Гөмбә вакыты июньдә башлана һәм сентябрьгә хәтле дәвам итә. Октябрьдә “тыныч ау”ның инде рәте булмый.

– Куркынычсызлыкка килгәндә, ничек ашарга ярамый торган яисә агулы гөмбәләргә тарымаска?

– Һәрвакыт “начар гөмбәнең төсе дә начар” дигән принципны тотам, ягъни аларның тышкы кыяфәте дә ямьсез. Һәм мин тагын исенә дә игътибар бирәм: ашарга яраклысының исе дә тәмле. Иң төп билге – гөмбәне корт ашаса, аны кулланырга мөмкин. Сезгә ошамый торган гөмбә очраган икән, алмавыгыз хәерлерәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Фото Марсель ШИГАЕВНЫҢ шәхси архивыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: