Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер тел белү яхшы, берничәне − яхшырак

Алабуга районы күпмилләтле. Һәм Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, татар телен укыту турында бәхәсләр куеру белән, бер-береңә: күршеләреңнең йолаларына, гореф-гадәтләренә, теленә карата толерантлы булу мәсьәләсе мәктәпләрдә аеруча кискен тора.

2010 елдагы сан алу нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Россиядәге иң күпмилләтле республика булып тора – биредә 173тән артык милләт  вәкиле яши. Алабуга районында аларның саны утыздан артык. Халыклар арасында тынычлыкны саклау – һәркемнең бурычы.

Руфия һәм Сәркәр Сәркәровлар 45 ел бергә. Ире – лезгин, хатыны – татар. Бер-берсенең туган телендә сөйләшә алмыйлар, әмма ни турында сүз барганын каршылыксыз аңлыйлар.

− Татар һәм лезгин телләрендә охшаш сүзләр күп, шуңа күрә безгә җиңел, − ди алар.

Милли сорау аркасында бу гаиләдә беркайчан да аңлашылмаучылыкның килеп чыкканы юк.

− Андый каршылыклар булса, без инде күптән аерылышкан булыр идек. Мин күп еллар татарлар, белоруслар, украиннар, руслар белән иңгә-иң торып эшләдем. Без барыбыз да – тигез, һәр халыкның теле, йолалары ихтирамга лаек, − ди Сәркәр Сәркәров ышанычлы итеп.

Күп балалы Мамедовлар гаиләсе дә шул фикергә кушыла. Раушан һәм Иринаның өйләнгәненә 25 ел. Шул гомер эчендә Ирина лезгин телендә иркен сөйләшергә өйрәнгән.

− Без танышкан гына чакта, лезгин милләте барлыгын белми дә идем. Телләр белүгә һәрчак сәләтле булдым, шуңа да тормыш иптәшемнең туган телен өйрәнү катлаулы булмады. Гаиләдә рус телендә дә, лезгинча да аралашабыз, − ди ул.

Иринаның карашынча, аларның балалары әти телен дә, әни телен дә белергә тиеш. Бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп кенә үз халыкларының мәдәниятен аларга тапшырып була, дип инанган ул. Туган телләреннән тыш, бу гаиләдә балалар татар һәм гарәп телләрен өйрәнә. Алар тормышта кирәк булыр дип саныйлар.

– Чит телне өйрәнү туган телдәге тирән серләрне төшенергә булыша. Кеше аңа башкача карап, матурлыгын, тәэсирлелеген һәм көчен бәяләү мөмкинлеге ала, шулай ук сөйләмен “тел чүпләре”ннән арындыра, – ди  КФУның Алабуга институты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Александр Теренин.

Тел – сүз байлыгы гына түгел, ул сүзләр язылышы һәм әйтелеше арасындагы катлаулы бәйләнешләр механизмы. Бу сүзләрне сөйләмдә кулланудан да яхшырак ысулны әле беркем дә уйлап тапмаган.

Александр Теренин фикеренчә, телләрне теләсә кайсы яшьтә өйрәнергә мөмкин, ләкин гаилә психологы Рузилә Казанцева ата-аналарның балаларын төрле телләргә кече яшьтән үк өйрәтергә маташуларын кисәтә.

– Янәшәдә күп кенә әниләр үзләренең 3-5 айлык сабыйларына чит телдәге карточкалар, мультфильмнар күрсәтә. Бу искиткеч шәп, балага файдага гына кебек, шулай да, логопед күзлегеннән караганда, алай түгел. Бәләкәй вакытта, бала яңгырашы буенча “уңайлы” телне сайлый, шунлыктан аннары логопед белән эшләргә туры килә. 
Катнаш гаиләләрдә, ата-ананың берсе русча, икенчесе татарча (яки башка туган телдә) сөйләшкән очракта, хәл бөтенләй икенче. Гаиләдә ике тел дә яңгыраганда, бала аларны бутамаячак, чөнки аның өчен бу табигый тирәлек булачак, – ди ул.

 

Башка телне өйрәнү буенча киңәшләр: телне өйрәнүгә этәргеч булырга тиеш. Мөһим дип санасагыз, нәтиҗә булачак! “Актив тыңлау”дан башлагыз. Иң гади коммуникатив фразаларны өйрәнү белән беррәттән, тыңларга һәм ияләнергә кирәк. Телне өйрәтергә ярдәм итә торган ысуллар бар, әмма иң мөһиме – эзлеклелек, мәгънәле укытучы һәм этәргеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев