Алабуга нуры

Бердәм булыйк!

Яңа ел әле башланып кына килә, ә Алабуга аксакаллар шурасы һәм җирле татар иҗтимагый үзәге активистлары 2 гыйнварда үзләренең чираттагы берләштерелгән утырышларына җыелды.

Өлкән буын вәкилләрен ил, республика һәм район масштабында татар милләтенең, теленең, мәдәният-сәнгатенең, гореф-гадәт вә традицияләренең торышы борчый. Һәммәсенең куллану сферасы көннән-көн тараюы, аларны яклау һәм саклау, үстерү җәһәтеннән эшлекле чаралар комплексы билгеләүне таләп итә. Моны яхшы аңлаган бертөркем милләтпәрвәрләр, дин әһелләре, эшкуарлар, язучы вә журналистлар һәм милләтнең киләчәгенә битараф булмаган кайбер ватандашлар бәйрәм көн дип тормаганнар, килгәннәр әнә.

Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев белдергәнчә, шәһәр һәм райондагы 26 мәктәптә 3585 - урыс, 2573 - татар, 1653 - катнаш никахтан туган һәм 226 башка милләт балалары укый. Нигездә уку программасы урыс телендә (райондагы берничә татар авылын санамаганда) алып барыла.

ТИҮ җитәкчесе Рәфыйкъ Мәхмүдов та Р.Галиев сүзләрен куәтләп хәтта каланың элек 1 нче һәм 2 нче татар гимназияләре дип йөртелгән гомуми урта белем бирүче учрежденияләрендә татар теле һәм әдәбияты инде берничә ел фән буларак кына укытылуны, башка мәктәпләрдә алары да тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын билгеләп үтте. Чыгыш ясаучы шактый еллар ветераннар советына караган лекторлар группасына кергән һәм кала вә сала мәктәпләрендә укучылар алдында татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм бөек шәхесләренә кагылышлы темаларын яктыртып килгән. Аның раславынча, кемнәрдер тарафыннан ул хәзер әлеге группадан да төшереп калдырылган (утырышта катнашучы ветераннар советы рәисе Рәкыйп Мөбәракшин ошбу аңлашылмаучылыкны ачыкларга вәгъдә итте).

Алабуга шәһәренең элекке прокуроры Фоат Кашапов ТР Конституциясенә һәм республика халкының 1992 ел 21 март референдумы нәтиҗәләренә таянып, бездә закон буенча икетеллелек саклануын һәм аны беркемнең дә гамәлдән чыгарырга хакы юклыгын бәян итте. Ә бу ике тел дә дәүләт теле санала һәм укыту тәрбия программасы вә башка чараларны ике телдә алып барылырга мөмкинлек бирә дигән сүз.

Раиф Галиев үзе Түбән Камада да актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганлыктан, киләчәктә Алабуга аксакаллар шурасында урынбасар кирәклегенә басым ясады. Җыелышта катнашучылар икенче утырышка бу мәсьәләне хәл итәселәренә өметләнүләрен белдерделәр. Киләчәктә шураның яңартылган уставын кабул итәргә банкта исәп-хисап счеты булдырырга кирәклеге турында сүз булды. Шәһәр-район хакимияте, мәгариф һәм мәдәният идарәләре алдында милләтебезгә "җан өрү" җәһәтеннән чаралар комплексын күтәрү һәм алар белән бергәләп иҗтиһат итүне күздә тотып байтак кына эшлекле тәкъдимнәр дә әйтелде.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: