Алабуга нуры

Бергә – гомергә

Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 6 ел дәвамында Иске Юраш урта мәктәбенә йөреп укыган чагында, Земфира ике сала арасындагы ике чакрым араның һәр карышын гына түгел, һәр сантиметрын ятлап бетергәндер, мөгаен. Шулай да, ул чакта, сыйныфташы Ренатка тормышка чыгып, гомерлеккә Юрашта яшәп калырмын, дип уйламагандыр.

Илмәт-Юраш арасы

Тәүге тапкыр якыннан танышып китүләре кайчанрак булды соң әле? "А" һәм "Б" параллель сыйныфларын әүвәл бергә кушып, аннары янә аерган чакта икесенең дә "А" классына туры килгән вакыттамы? Ахры, шулайдыр. Әнә ич, әйтүләренчә, бөдрә кара чәчле, каратут йөзле Ренат Мөхәммәтҗанов, зур кара күзле, чия иренле Илмәт чибәре Земфира Әхмәтшинаның кулына нәкъ шул елны беренче хат-запискасын сондыра. Анда ниләр язылгандыр - анысы безгә сер. Тик шуннан соң Земфира иртән мәктәпкә белем алырга дип төшсә, Ренат кичке мәлдә кыз яшәгән йорт янына килеп тәрәз чиртә. Гадәттә, сыйныфташлар арасындагы мәхәббәт сирәк очракта гаилә коруга илтә, илтсә дә, еш кына андыйлар төрле сәбәпләр аркасында аерылыша да. Ә менә Земфира һәм Ренат Мөхәммәтҗановларның мәктәп эскәмиясеннән башланып киткән гыйшкы дәвамлы (беренче һәм бердәнбер мәхәббәт дип әйтәләр) була, 1985 елның 28 августында укылган никахларына менә инде өч дистә елдан артты һәм, әлеге пар, әле һаман да берсе өчен икенчесе өзелеп тора. Киләчәктә дә шулай булсын берүк.

Хәер, нигә болай ашыгам соң әле? Өйләнешкәнче, шунча еллар санында гомер иткәнче, Ренатның урта мәктәп бусагасын атлап чыккач, берничә ай дәвамында МТЗ-52 тракторында "Ленин" исемендәге күмәк хуҗалыкта эшләп аласы бар; 1982 елның көзендә Армия сафларына алынып, әүвәл Белоруссиянең Гомель шәһәрендәге сержантлар мәктәбендә әзерлек үтәсе, аннары Новосибирскидагы ракета гаскәрләренә (РВСМ) билгеләнеп, хәрби хезмәт үтәсе бар. Алабуга хәрби комиссариаты янында сөйгәненә: "Көтәрсеңме?" - дип биргән соравына: "Көтәрмен", - дигән җавап аласы бар...

Сабантуйлардан - 35 тәкә

Земфира - Әкълимә һәм Тимерхан Әхмәтшиннар гаиләсендәге 4 бала арасында иң өлкәне, һәм алар 3 кыз булып (төпчекләре малай), барысы да уңган-булганнар. Халыкта гадәттә андыйлар турында "чәтердәп" торалар дип әйтәләр. Чыннан да, Земфира үзе өздереп сүзен дә әйтә, җимертеп эшли дә белә. Сеңлесе Зиләнең тырышлыгы күз алдында: калада яшәсә дә, еш кына йөк машинасын түбәләмә төяп, улы Айдар берлә салаларга чыгып, авыл халкын көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итәргә өлгерә. Аннан соңгы сеңелкәш - Рәзимә - байтак еллар мәктәптә мөгаллимлек иткәннән соң Илмәт авыл җирлегендә рәислек вазифасына алынды, ә моның өчен ким дигәндә дә, тәвәккәл һәм кыю булырга кирәк. Соңлап кына дөньяга килгән энекәше Ренатның да төп нигездә калып гаилә коруына кичәле-бүгенле генә түгел. Энекәш вә сеңелләре өчен Земфираның күңеле тыныч, алар һәммәсе бу тормышта үз урыннарын тапты. Хәләле Ренат белән икесенең уртак мәхәббәт җимешләре булган уллары Илнар һәм Илдар өчен дә күңелләре тыныч ата белән ананың. Илнар Алабуга пединститутында беркадәр белем алганнан соң, үзе теләп хәрби хезмәткә китте. Тиешле срогын тутыргач, контракт буенча калып, чик буе гаскәрләрендә янә 3 ел хезмәт итте әле. Шул рәвешле, финанс мөмкинлекләрен ярыйсы ук ныгыту җаен тапты, туган якларына кайткач, яраткан кызына өйләнеп, бүгенге көндә хатыны берлә бер кыз вә бер ул үстереп яткан көннәре. Ипотека кредитына фатир алып җибәрделәр. Куркып тормаганнар әнә: өр-яңа чит ил машинасы да сатып алганнар. Әлбәттә, юнәткән әйберләр өчен түләргә кирәк, шуның өчен Илнар янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә кизүлек итү өстенә, буш көннәрендә янә бер эштә эшләп йөри. Илдар да, абыйсы кебек үк фатир, алыр өчен ипотека кредитыннан файдаланды, аның да хатыны һәм 2 улын кирәкле җиргә алып барырга (башка йомышларга да инде) "иномарка"сы бар. Аны шулай ук ике урында эшләргә өлгерә, диләр. Кече угълан Армия Хезмәтенә алынганчы, Алабуга медицина көллиятендә белем эстәп, үз белгечлеге буенча иҗтиһад итәргә, хәтта "башлы-күзле" булып, тормыш иптәше илә бер ир балаларын дөньяга яралтырга өлгергән. Сау-таза ир затының, яше җиткәч, Ватан алдындагы бурычын үтәп, хәрби хезмәткә алынуы гадәти хәл - Илдар да үтә андый сынауны.

Мөхәммәтҗановларның көтеп алынган өченче балалары - кызлары Динара- быел урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУ филиалы саналган Чаллыдагы Кама политехник институтының информатика факультетына укырга кереп, әти-әнисен куандырды. Ана күңеле кыз бала өчен аеруча борчыла бит ул (ни әйтсәң дә, ир баланың проблемасы кимрәк): үсеп җиткәч кайсы юлдан китәр: укып, һөнәрле булгач, үзенә тиң ярын очратып, уңышлы гаилә кора һәм балалар үстерә алырмы, һ.б. мең дә бер сорау. Динаралары (төпчек һәм иркә бала) абыйларына охшап, алар кыланганны кыланды: малайлар нинди уен белән мавыкса, алардан күреп, нәкъ шулар рәвеш-хәрәкәтен кабатлады. Әйтүләренчә, кайчагында аларны да уздырып җибәргән бугай.

- 5-6 яшьлек чагында, лапас түбәсенең иң биек ноктасына менеп (халыкта "конек" дип атыйлар), аның буенча йөгереп йөрүе сирәк күренеш түгел иде, - ди әнисе. Андый чагында багалмаң өчен ничек курыкмыйсың да, ничек борчылмыйсың ди инде. Юраш мәктәбенең кызлар волейбол командасы капитаны булган Динара, институтта да спорткоманданың актив әгъзаларыннан санала һәм иптәшләре арасында абруе зурдан икән. Ә инде энергиясен хупланучы һәм файдалы эш-гамәлләргә юнәлдергән җиткән кыз баланың киләчәктә җәмгыятькә лаеклы шәхес булып формалашуына өмет зурдан, болай булгач. Шулай була күрсен.

Татарстанда (бәлки әле Русиядә дә?) Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә, авыш багана буенча барып, очындагы бауга бәйләнгән тәкәне ычкындыргач, аны бирге башка алып килүдә тиңнәр юктыр, мөгаен. Бу очракта нәселдәнлек дигәннәре үзенекен эшлидер, башкача моны ничек аңлатасың. Гаилә башы Ренат 1987 елдан башлап шәхсән үзе шул рәвештә 16 тәкәне "буйсындырган", кече угълан Илдар - 15не, ә өлкәне - Илнар - 4 тәкәне. Әлеге күренешне уникаль дип бәяләргә туры килә (бәлки, киләчәктә ошбу мавыгуларын дәвам итеп, күрсәткечләрен арттырсалар, дөньяның Гиннес рекордлар китабына да кертелерләр). Аталы-уллы Мөхәммәтҗановлар тәкә һәм башка бүләкләрен төрле авылларда һәм Алабуганың үзендә үткәрелгән Сабантуйларында алган. Ренат Нургаян улы, болардан тыш, кайбер елларны туры баганага үрмәләп, аның очыннан кәрҗиндәге әтәчне дә алып төшкәли. Район үзәге Сабантуйларында Динараның да авыш баганадан барып, хатын-кызлар арасында 2 нче һәм 3 нче урыннарга (авылда кыз-хатыннар өчен әлеге төр ярышлар үткәрелми) чыккан чаклары булган икән.

Мөхәммәтҗанов Нургаян агай һәм Мәгъмүрә җиңгиләрнең 5 угыл һәм бер кызлары һичкайчан әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәде. Угъланнар һәркайсы диярлек балта остасы һәм алар һәрчак бер-берсенә ярдәмләшеп, кирәк чагында яңартасын яңартып, төзисен төзеп яшәде һәм бүген дә әлеге гадәтләренә тугрылыкларын саклыйлар. Ренат арада төпчеге, һәм ул апасын вә 4 абыйсын өлкәнрәк булганга хөрмәтләп, аларның уңай якларын үзенә үрнәк-өлге итеп ала. Балаларына да (Земфирасы белән бергәләп) туганнан-туган апа-сеңел, абый-эне мөнәсәбтләрендә хәерхаһлы яшәү тәртипләрен сеңдеререгә тырыша.

Яңарышлар

Земфира Тимерхан кызы - белеме буенча зоотехник. Урта мәктәпне тәмамлагач, дус кызларының күбесе киләчәген шәһәр белән бәйләп, читкә китү ягын караса, ул, документларын Минзәлә совхоз-техникумына илтеп тапшыра - терлекчелек тармагында белгеч булырга исәбе. Аннары бит әле сөйгәне Ренатның да авылда калам дип торган көне, "тәртә"сен кала ягына каерса, моңа карап кына егетнең Армия хезмәтеннән соң үзе артыннан саланы ташлап китәсенә бернинди өмет юк. Янә килеп, Тимерхан агай белән Әкълимә апа балаларының (бигрәк тә кул арасына иртә кергән өлкән кызларының) йорт-кура арасында яшьтән үк мал-туар карап һәм бакчада яшелчә үстереп мәш килүләрен хуплаулары, кызларның фермада әниләренә еш кына сыер савышырга йөрүләре дә авылны яратуда аз роль уйнамагандыр.

Земфира әүвәл совхоз-техникумда укуның көндезге бүлеген сайласа, соңрак читтән торып белем алуга күчә. Кияүгә чыгып, Юрашта яши һәм эшли башлагач, аңа әле килгән шәпкә терлекчелек фермасында үз һөнәре буенча эшләргә мөмкинлек тудырылмый, әлбәттә. Баштагы мәлләрдә савымчыларның сауган сөтләрен кабул итеп һәм үлчәп, җыелган сөтне сөт-май комбинатына озатып тору белән шөгыльләнә ул. Ошбу һөнәрне икенче төрле - лаборант дип тә атыйлар. Бу хезмәттә җитәкчелекнең ышанычын казангач һәм дуңгызчылык тармагында (2007 елга кадәр Иске Юрашта чучкалар фермасы да бар иде) киеренкелек тугач, колхоз идарәсе дуңгызлар фермасында мөдирлек вазифасын Земфира Мөхәммәтҗановага йөкли. Монда да сынатмый яшь хатын, эзләнүчәнлеге, кыбырсык характеры белән үзенә дә, башкаларга да тынгылык бирми. Ул елларда "Юраш" авыл хуҗалыгы ширкәтендә агроном булып эшләгән Хәлил Сабирҗанов (шулай ук Минзәлә техникумының агрономия бүлеген тәмамлаган) терлекчелек тармагындагы хезмәттәшенең мөмкинлекләрен дөрес чамалаган, күрәсең. Шулай булмаса, күмәк хуҗалык белән идарә итәргә алынуына бер-ике ел үтәр-үтмәс Земфира ханыма баш зоотехник урынын тәкъдим итмәс иде. Һәм ялгышмаган. Земфира Мөхәммәтҗанова берничә ел дәвамында савым сыерларының нәселдәнлеген яхшырту юнәлешендә тырышлык куеп, бүгенге көндә тәүге мәртәбә бозаулаган сөтлебикәләреннән дә тәүлегенә уртача 18 литр югары сыйфатлы сөт ала (ферма мөдире Рафил Сираев сөйләп торды: аның хатыны Зәлия шундый бер яшь сыерыннан бер савуда савым аппаратын тутыра икән!). Нәсел яңартуда быел гына да 200 баш каплатылган тана әйләнешкә кертелгән, запаста янә 60 баш эзер тора, ди. Бу җәһәттән "Яңа Юраш" агрофирмасында һәрчак җаваплы карыйлар. Әнә ич, нәселле үгезләр эзләп, баш зоотехник берничә ел элек Кукмара районының "Вахит" һәм "Урал" хуҗалыкларына кадәр барып чыккан һәм оттырмаган. Югары нәселдәнлеккә ия хайваннарны башмак таналарны каплатыр өчен әле һаман шул яклардан алып кайткан көннәре. Нәселдәнлек бер нәрсә, тулы калорияле, туклыклы рацион нигезендә терлекләрне ашатмыйча, рәтле күрсәткечләргә ирешәм, димә. Бу гамәлияткә дә язма героебыз иҗади һәм озак вакытлар дәвамында туплаган һөнәри осталыгына таяна. Шуңа нәтиҗәләр дә югары.

"Яңа Юраш" ябык акционерлык җәмгыятендә терлекләрнең баш саны 1900гә җитә, шуларның 600е - савым сыерлар. Биредә тәүлегенә 10 тоннадан артык сөт савалар, Алабуга эшкәртү комбинатына озатылганы да 9,2 тонна тәшкил итә. Агрофирма кассасына кергән акчаның саллы өлеше иген һәм сөт сатудан икәнен исәпкә алсак, терлекчелек тармагының да игенчелек кебек гаять мөһим икәнлеген аңлау әлләни катлаулы түгел. Шулай да монда бер нәрсәне искәртү кирәктер: кыр эшләре яз-җәй-көз фасылларын колачласа, терлекчелектә маңгай тирен түгү ел әйләнәсенең 365 көненә сузыла, бер көн ким дә, артык та түгел. Мал-туарны җылы абзарларда туйдырып вә асларын чистартып, кышлату чорында тиешле продукциясен алса, җәйләүгә күчергәч, азыкны башкачарак шартларда алалар. Тулы бер комплексны тәшкил иткән Игенче урманындагы җәйләүдә савым сыерлар, симертү өчен чылбырга салынган үгезләр һәм яшь бозаулар тотыла. Алар өчен тракторларга махсус көйләнгән ургычлар ярдәмендә җитәрлек күләмдә көн саен яшел массасын китертеп, улакларга салдырырга кирәк; боларга өстәп, он-фураж ише азык китерелә; көндезге мәлдә сөтлебикәләрне көтүчеләр саклавында якын-тирәдәге чокыр-чакырда үскән үләннәргә һәм махсус (көтүләр өчен) бүленгән басуларга утлауга чыгару да зарур. Болардан тыш, ерактагы Салавыч һәм "Алтын башак"та, халык телендә Киң Ялан дип йөртелүче җәйләүләрдә 3-4 (берсендә хәтта − 5) ай дәвамында тотылучы башмак таналарны да күз уңыннан ычкындырмау таләп ителә. Билгеле инде, боларның һәммәсе өчен баш зоотехник җаваплы. Әлеге исемлекне санап чыгу гына җиңел ул, аны чынга ашыру гаять катлаулы. Чөнки моның өчен кешеләр белән эшләү, аларны эшләтә белү осталыгы кирәк (икенче төрле "кеше факторы" дип тә әйтәләр бугай), ә моны инде Земфира Тимерхан кызына гына куш. Агрофирма директоры Хәлил Сабирҗанов зур оештыру сәләтенә ия баш белгеченең эшеннән канәгать.

− Үзе дә җигелеп тарта, кул астындагыларны да эшләтү җаен таба, − ди җитәкче, иң җаваплы участогы өчен күңеле тыныч икәнлеген белгертеп.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: