Алабуга нуры

Бергәләп көрәшү кирәк

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шушы дата уңаеннан узган атна ахырында Алабуга шәһәр хакимиятенең кече залында шәһәр җитәкчелеге һәм хәбәрчеләр катнашында "түгәрәк өстәл" узды.

Биредә Алабуга районының хокук саклау, прокуратура һәм башка күзәтчелек органнарының коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре турында сүз барды.

Киңәшмәдә Алабуга шәһәр-район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, башлыкның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия рәисе урынбасары Виктор Анищенко, шәһәр прокуроры Рафис Әминов, хакимият аппараты җитәкчесе Александр Романов, шәһәр хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Быелның август-сентябрь айларында "Алабуга халкының коррупция проблемаларына мөнәсәбәте" темасына сораштыру үткәрелгән иде. Сорау алуда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 338 алабугалы катнашты. Ачыкланганча, Алабуга халкының 63 проценты "коррупция" һәм "ришвәт" төшенчәләрендә аерма күрми. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты (2011елда 37 %) коррупция ул - вазифаи урыныңнан шәхси максатларны күз алдында тотып файдалану дип белдерсә, 21 процент фикеренчә, (2011 елда 30 %) бу - дәүләт акчаларын шәхси максатларда файдалану.

  • Тикшерү барышында алынган нәтиҗәләр, муниципаль берәмлекнең коррупциягә каршы конкрет көрәш чараларын булдырган вакытта массакүләм мәгълүмат чаралары потенциалын беренче чиратта кулланырга кирәк булуын күрсәтте, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Александр Романов исә бу очракта массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге темага кагылышлы язмаларны дөрес һәм төгәл итеп җиткерергә тиеш булуын ассызыклады, чөнки: "Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов төгәл максат куйды. Без аңа бу эштә ярдәм итеп, бердәм эшләргә тиеш".

"Беренче урында" кемнәр?

Ришвәтне иң еш алучы һөнәр вәкилләре дип алабугалыларның 68 проценты ГАИ (ЮХИДИ) хезмәткәрләрен, 35,8 проценты югары уку йорты җитәкчелеге һәм укытучыларын атаган. Җавап бирүчеләрнең 37,6 проценты медицина учреждениеләре җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, ә 32 проценты - полиция хезмәткәрләре дип саный. Респондентларның 30,5 проценты ришвәтне барысыннан да күбрәк хәрбиләр һәм военкомат хезмәткәрләре ала дип җавап биргән. Судья, прокуратура хезмәткәрләре, шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, регпалата, санэпиднадзор һәм укытучылар 21 проценттан алып 10 процентка кадәр тавыш җыйган.

Тик киңәшмәдә катнашкан Алабуга районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Илназ Вәлиев китерелгән саннар белән килешмәвен белдерде.

  • Бу саннар - җәмгыятьнең еллар буена тупланып килгән фикер нәтиҗәсе. Моннан тыш, сорауны дөрес итеп бирергә дә кирәк. Әгәр алабугалылардан "ГАИ хезмәткәрләре ришвәт аламы?", дип сорасаң, аларның күпчелеге уңай җавап бирәчәк. Чөнки автомобиль сөючеләр безнең районнан читкә дә чыга, ә анда бит Алабуга хезмәткәрләре эшләми инде. Шуңа күрә респондентларның нәкъ менә безнең гаишникларга ришвәт бирү-бирмәүләрен сорарга кирәк, - диде Илназ Вәлиев.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, хәзер һәр ГАИ машинасына Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефон номеры язылган. Моннан тыш, инспектор һәм кагыйдә бозучының машинадагы сөйләшүе һәрвакыт язылып бара.

Саннар һәм фактлар

Киңәшмәдә катнашкан шәһәр прокуроры Рафис Әминов үз чиратында статистика мәгълүматларын китерде. Быел коррупция белән бәйле 86 хокук бозу ачыкланган, 118 вазифаи затка 37 карар чыгарылган, алар дисциплинар җавап бирәчәк. Шәһәр прокуроры әйтүенчә, быел шәһәрдә коррупция белән бәйле 7 җинаять эше кузгатылган, алар барысы да судтта тикшерелгән һәм хәзерге вакытта 10 кешегә җәза бирелгән.

Прокуратурада халыкны көн саен кабул итәләр. Быелның ун аенда гына да биредә коррупция фактлары турында 700 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Проблемалар җитәрлек

Алабуга районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Геннадий Емельянов инициативасы белән торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча инициатив төркем булдырылган иде. Әлеге төркем ТКХ, идарәче компания, энергия белән тәэмин итүче оешмаларның ышанычлылыгын, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын, алар өчен түләү һәм исәпләүләрнең нигезле булуын контрольдә тота.

Тик әлегә Алабуганың сәүдә үзәкләре куллану вакыты чыккан, ягъни искергән продуктлар сата, коммуналь өлкәдә дә проблемалар җитәрлек. Коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен халыкның хокукый белемен арттырырга, актив гражданлык позициясе тәрбияләргә дигән карар кабул ителде.

Фәридә Әскәрова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: