Алабуга нуры

Без дә бардык Казаннарга!

Халкымның дәүләтчелеген һәм бәйсезлеген югалтуына быелның 15 октябрендә 460 ел тулды.

Казанны һәм ханлыкны яклап шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухын яд итү өчен татарның иң асыл һәм милләтенә иң бирелгән ул вә кызлары ошбу датага ике көн кала мәркәзебезнең үзәге - Ирек мәйданына җыелды. Инде 20 елдан артык әлеге чараларда катнашучы буларак, мин һәрвакыт гавамның күпме килүенә игътибар итәм һәм, кызганычка каршы, инсани затларның артуга түгел, ә кимүгә баруын күреп (тәгаенрәге, соңгы 8-9 елда аларның саны биш-алты йөздән артмый, ә бит узган гасырның туксанынчы елларында 4-5 меңгә җитә иде), йөрәгем әрни. Ирексездән үз-үземә сорау бирәм: ни өчен шулай, нилектән без шулкадәр битараф? Үткәннәргә төкереп караудан киләме бу?

Быел да, әле сентябрь ае төгәлләнгәнче үк, авылларда һәм калада күргән-белгәннәремне Хәтер көненә барырга үгетләп, мөрәҗәгать иттем. Аларның кайберләре шундук: "юк!" дип кырт кисте, беришләре: "уйлап карармын", дисә, бәгъзеләре: "барам", дип ризалашты. Сөйләшкәндә мин әңгәмәдәшләремнең күзләренә карап, аларның үз-үзләрен тотышларына, эчке кичерешләренә бәя бирергә тырыштым һәм аларның шактыенда күңел эчкәресендә киеренкелек, хәвеф-шикләнү яшеренүен күреп кәефсезләндем. Бусы нилектән тагын? Биш йөз ел буена татарның курку-өркүдә тереклек итәргә мәҗбүр булып, тәмам коллык психологиясенә буйсынуындамы; "яңалыкка" ияреп берәр мөгез чыгып куймагае дип шикләнүдәнме? Әллә башка сәбәбе дә бармы? Югыйсә, әлләни катлаулыгы да юк кебек: уңайлы автобуска утырып (дөнья күреп дигәндәй), бер тиен түләмичә, барасы да кайтасы. Властьлар белән дә килештерелгән, беркем какмый-сукмый. Алай гына да түгел, хокук сакчылары иминлегеңне дә саклый әле. Шулай да барырга теләүчеләр күп түгел, хәтта баштарак ризалык биргәннәре дә, көне килеп җитә башлагач, кемдер: бакча казыйсым бар, ди, ә кемдер аш уздырасы бар икән яки авырып торам, дип сәбәп таба. Шулкадәр дә шикләнүчән, кыюсыз булырга ярамый торгандыр инде, җәмәгать.

Хәтер (искә алу) көнен республика күләмендә рәсми дәрәҗәдә уздырырга да күптән вакыт кебек. Андый очракта киртәләрнең күбесе үзеннән-үзе юкка чыгар, районнардагы хакимиятләр дә ошбу олуг чарага бармак аша карамас, киресенчә, Казанга кешеләрне берсеннән-берсе уздырып ишлерәк җибәрергә тырышыр иде. Хәзерге "торгынлык" вәзгыятендә исә башкаладагы Хәтер көненә һаман шул әлеге дә баягы Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән һәм әлбәттә инде Казанның үзеннән җыелалар (алары да санаулы). Кая китеп югалды безнең әлмәтлеләр, азнакайлылар һ.б. төбәкләрдәге актив әгъзаларыбыз? Татарча укытмыйлар, тел вә милләт бетә дип зар елыйбыз, болай сүлпән булсак, бары тик шәхси "корсак сәясәте" белән генә яшәсәк, ансы да ерак йөрмәс.

13 октябрьдәге Хәтер көненә әйләнеп кайтсак, анда Алабуга җирлегеннән иллеләп кеше катнашты. Рәхмәт аларга. Казан өстен тоташ болытлар каплап, көнозын яңгыр яуды. Әйтерсең, табигать тә ерак үткәннәрне искә төшереп үксеп елый иде. Ә каһарман бабайларны искә төшерүчеләр (мәйдандагылар арасында ерак Уфа һәм Магнитогорскидан, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксардан да вәкилләр бар иде) өс-башлары чылануга да игътибар итмәстән, бөтен күңелләрен биреп, сәясәтчеләр, язучылар, артистлар һ.б. ларның ялкынлы чыгышларын тыңладылар. Аннары зур төркем сафларга тезелеп мәркәз урамнары буйлап Кремльгә юл тотты. Искә алу мәрәсиме Сөембикә манарасы янында намаз уку белән тәмамланды.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: