Алабуга нуры

Безнең йолаларга иңгән җаныбыз

Мин керәшеннәрне яхшы беләм дип кем авыз тутырып әйтә ала?

Белмисез сез керәшеннәрне, белмисез йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен. Аларның чукындырылган булуларыннан башка берни дә белмисез. Кайберәүләр хәтта безнең барлыкны да белми әле.

Олы көн җитүен белдереп төн уртасында тау башында ягыла торган учакларыннан тирә-якка сибелгән яктылыкның матурлыгын да, түгәрәк уеннарда җырлана торган җырларның иркен, моңлы яңгырашын да сезнең бик азыгыз гына беләдер. Ә безнең туйларга килсәң?.. Сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый торган гаҗәеп бер могҗиза бит ул!

Керәшеннәрнең кем икәнен беләсегез килсә, аларның зур ашларында булырга кирәк, аларның кунакчыллыгын, эчкерсезлеген, күңеленең чисталыгын күрерсез. Юк, мин бу сүзләрне үзем керәшен булган өчен генә әйтмим, ә бу йолаларның гүзәллегенә, камиллегенә сокланганга әйтәм. Табынга чыгарыла торган һәр ашның үз җыры, үз йоласы бар. Менә шуңа да бездә ашлар башыннан ахырына кадәр җырдан гына тора, дисәң дә арттырып әйтү булмас иде. Ах, бетерәсе түгел иде шушы матурлыкны, буыннан-буынга изге мирас итеп тапшырып барасы иде. Шуны кабул итеп алган буыннар, шушы йолалар кебек чиста, матур булып калсыннар иде. Менә ни өчен кирәк безгә керәшен туйлары, түгәрәк уеннар, нардуган, Олы көннәр, безнең тирән мәгънә салынган җырларыбыз. Без үзебезнең матур йолаларыбыз белән үзләренең кемлеген аңлый торган, горур һәм кешелекле буыннар үстерә алыр идек. Иң кечкенә халыкның да юкка чыгуы - ул кешелекнең ярлылана баруы ләбаса.

Әле дә хәтеремдә, безгә кунаклар җыелса, мич башында, иң аулак җирдә утырып, мин Үтәгән авылы кунакларының җырларын тыңларга ярата идем Җырның көче өй эченә сыймыйча урамга, тышка ургып чыга:

Кызыллардан кызыл ай күренәсез,

Әллә кызыл күлмәк кигәнгә.

Бигерәккәй җакын күренәсез,

Әллә җаныкаем сөйгәнгә.

Минем сабый күңелем шушы керәшен җырларының тирәнлеген тоя, ә тәнем шушы моң дулкыны эчендә дерелдәп-дерелдәп киткәндә, бөтен гәүдәм буенча утлы кайнар дулкыны йөгерә башлый. Күңелдән ургып-ургып чыккан мин белмәгән, аңламаган ниндидер сихри көч тышка бәреп чыгып, мине җырларга мәҗбүр итә. Инде күптән таныш, якын булган кешеләр дә миңа бу ашларда бөтенләй башка кешегә әйләнгән кебек була. Алардан бөтен өй эченә яктылык, изгелек, кешелеклелек бөркелә иде.

Нигә искә төшердем соң әле мин бу балачак сагышын? Минем сезгә матурлык, җыр турында сөйлисем, сезне әз генә булса да үзем туып үскән керәшен тормышы, керәшеннәрнең кайбер йолалары, бәйрәмнәре белән таныштырасым килгән иде.

- Балалы каз кебек гөрләшиек,

Туганнары җыелган дисеннәр...

Ел саен Питрау бәйрәменә зиратка авылдашларым шәһәрдән кайта. Туган якларыңа кайту - нинди шатлык! Моны нәрсә белән чагыштырырга? Күңелеңдә үзенчәлекле соклану һәм җиңеллек. Болар барысы да туган җиреңә кайтудан килгән шатлык. Һәр яңа күрешү йөрәктәге сагышны һәм шатлыкны арттыра. Һәр кешенең үз туган җире, һәр елганың башлана торган чыганагы, кечкенә чишмәсе бар. Туган җирне ярату хисе кечкенә орлыктан зур бер нәрсәгә әверелә. Күптән инде шәһәрдә яшәүләренә карамастан, авылдашларым Иске Үтәгән турында, үткәннәре турында сөйләшәләр. Тик һаман шулай килеп чыга: иң тәмле су анда гына, иң эре җиләкләр Үтәгәндә генә. Кешеләр туган авылларын, туган җирләрен сагыналар. Авыл өстендә байтак кына җыр тавышы ишетелә:

Итләрем бетсә дә, сөягем калыр,

Шул чакта да онытмам мин сезне...

Элеккеге гореф-гадәтләрдән, бәйрәмнәрдән нардуган уеннары, бәрмәнчек, тройсын яки каен башы бәйләү (яфрак бәйрәме), питрау һәм башка бәйрәмнәр үзенчәлекле җырлар белән уздырыла торган була. Христиан бәйрәмнәре вакытына туры килсә дә, аларда динилек булмаган. Керәшеннәр татар халкының төп массасыннан дини яктан аерылып, берникадәр изоляцияләнеп яшәгәннәр, шунлыктан аларда күп кенә гореф-гадәтләр, үзенчәлекле көйле җырлар, тел сөйләмнәрендә һәм кием-салымнарында борынгылык сакланып калган.

Керәшеннәр Иван Грозный чорында чукындырылган татарлар гына алар дигән берьяклы караштан арынырга вакыт. Керәшеннәр татар милләтенең борынгы төрки халкы, ягъни хәзерге татарларның субэтносы булып тора. Алтын Урда ханы Сартак - православие динен кабул иткән шәхес. Ул - Батый ханның улы, аның эшен турыдан-туры дәвам итүче. Аннары Александр Невский белән Батый ханның туганлашуы хакында да беләбез.

Әйтергә кирәк, халкыбызның саны ни тарихи планда, ни бүгенге хәлендә җитәрлек күләмдә җентекләп өйрәнелмәгән.

Керәшен авыллары бетә, аларның йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре юкка чыга. Бетерәсе түгел иде бит шушы матурлыкны, мәдәни мирасыбызны саклап калып, буыннардан-буыннарга тапшырасы иде. Безнең йолаларга иңгән җаныбыз.

Павел Андреев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!