Алабуга нуры

Бәхетне хезмәттән табып

Күршеләр чакырган мунчага күңеленнән рәхмәт әйтеп баласын юындырырга алып кергәч, малайның әйткән сүзләре онытылмас булып истә кала ананың йөрәгендә. Еллар үтеп тә еш искә ала ул аларны.

- Үскәч мин дә шушындый зур өй җиткерәм, - ди ул. Кирпичтән дип өстәп тә куя. Әллә фәрештәләр әйттерәләр малайга бу сүзне, әллә язмышы. Чирек гасыр үткәч чынлап та тәкъдиргә язылган барлык авырлыкларны җиңеп гаиләсе белән йорт җиткерәчәк малай. Тик аңарчы әле үсәргә, бихисап хезмәт башкарырга туры киләчәк аңа.

Гаиләдә үскән өч баланың берсе генә малай булганга Өлфәткә барлык авыр эшләрне әнисе белән кара-каршы башкарырга туры килә. Җитмәсә әти кешенең дә уң кулы йөрми. Йортка көн дә су ташу, терлек карау, кыш җитсә кар көрәү, җәен утын кисеп яру, кышка печән әзерләү, кыскасы, тавык чүпләп бетерә алмаслык хезмәтләрнең барысы да уза бала кулыннан. Кечкенә вакытын искә ала башлагач бер вакыйга исенә төшә аның:

- Беренче класска укырга барганда әниләрдән велосипед сорадым. Әти риза булды, ярар алырбыз, ләкин бозауга басудан көн саен бер капчык печән алып кайтасың, дип шарт куйды. Сүз биргәч үтәргә кирәк, күрше малайлар белән көн дә печәнгә йөрдек. Бишенче класста укыган чакта "Ялкын"ны (тегү мастерское) җылытыр өчен утын яра идем. Кичләрен әни белән каравылга төшеп китәбез. Әнинең шул гадәтенә гаҗәпләнә идем. Кичтән ягып җибәргән мичкә утын өстәргә төнлә белән нәкъ вакытында уяна иде, - дип хәтерен яңарта.

Гомер аккан сулар кебек үтә. Өйләнешеп яши башлаганнарына да инде шактый вакыт үткән. Олы кызлары Гөлнара мәктәпкә укырга керде, Зилә (кече кызлары) әле генә туган. Гаилә тугыз квадрат метрлы бүлмәдә яши. Коммунизм чоры артта калган, фатир көтүдә өмет юк. Гаилә йорт җиткезергә карар кыла. Тик хөкүмәт кенә эшче халыкка айлап түгел, еллар буе хезмәт хакы бирми. Ә яшәргә һәм, шуның өстәвенә башлаган йортны күтәрергә дә кирәк. Ярый әле ул вакытта Дөм-Дөм авылында яшәүче әби белән бабай ярдәм кулы суза. Күрше-күлән, туган-тумача - барысының хезмәте тими калмый ул чакта. Нинди генә авырлыклар күрергә туры килми. Аларның барысын да дәфтәр битенә теркәп барсаң, язучы кешегә китап язып чыгарлык материал булыр, мөгаен. Искә төшергәндә бер вакыйганы сөйләп китә йорт хуҗасы:

- Җәй ае. Өмә ясап өйнең стенасын күтәрергә кирәк иде. Өмәгә әтинең туганнан туган энесе Рәис абыйны чакырдым. Икенче көнне иртә белән әзерләнеп йөрим шулай өмәгә, карасам, Рәис абый килә, үзе белән бергә эшли торган биш-алты кешене иярткән. И-и, шул вакытта сөенгәннәрем.

Ил төкерсә күл була, озак елларга сузылса да, җир тырмашып тырыша торгач бүгенге көндә гаилә ике катлы зур йортта яши. Тырыш әмәлен, ялкау сәбәбен табар, дигәндәй яшәү никадәр катлаулы, четерекле булса да, гаилә бер урында гына тормый, дәүләтнең биргәнен дә көтми. Хәрби хезмәттә эшләп бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан ир баҗасы Илшат белән Дөм-Дөм авылында җир эшкәртеп, бәрәңге, печән, ашлык үстереп сату белән шөгыльләнә. Урамда авыл халкы белән очрашырга туры килсә, танышлары киләсе елга печән сатканда безне оныта күрмә яме, дип гозерен әйтеп кала. Инде олы кызлары Гөлнара да югары уку йортын тәмамлап һөнәре буенча эшли, кияүгә чыгып үз көннәрен үзләре күреп тормыш иптәше Рамил белән малай үстерәләр. Кече кызы Зилә югары белем ала. Ул да әти-әнисе кебек тик утыруны белми. Институтның барлык җәмәгать чарасында катнашырга да җитешә. Шуңа күрә Президент һәм хөкүмәт стипендиясенә ия. Уллары Шамил беренче сыйныф укучысы, шахмат белән кызыксына, хоккей уйный.

Хәер, авылда үскән һәр егет тә тырыш була торгандыр, бу холыкны ул ана карынында яралуга ук тоеп үсә һәм тормышта да бәхетне хезмәттән табып, мәңгелек гомеренә күп саваплар башкарып яши.

Гөлназ РӘХИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: