Алабуга нуры

«Бу һөнәрдә кул салындырып кына эшләү мөмкин түгел»

Бүген иң мөһим һәм кирәкле һөнәр вәкилләре — медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу көнне Гиппократ антын бирүчеләргә — табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга рәхмәт сүзләрен әйтәләр. Коронавирус белән көрәш чорында аларның хезмәте аеруча мөһим икәнен барысы да сизде.
Бүген сезнең игътибарга без шушы гуманлы һөнәрнең берьюлы өч вәкиле турында сөйләп китәбез.
1нче тарих. Ләйсән Яркәева: «Әгәр үткәнгә кире кайта алсак, мин барыбер табиб һөнәрен сайлар идем».


«Әнием участок терапевты булып шактый озак эшләде — 1974 елдан 2002 елга кадәр. Ул гади фельдшер вазифасында эшен башлады, шул ук вакытта лаборант булып та хезмәт итте, ә бер вакытта хәтта хәрби госпитальдә дә эшләде», — дип башлады сүзен табиб-терапевт Ләйсән Яркәева. Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә әнисе беренче чиратта кызының бу һөнәрне сайлавына йогынты ясаган.
«Аның кешеләрне дәвалау теләге миңа мирас буенча бирелгән, күрәсең. Мин кечкенәдән үк әни артыннан чакыруларга, дежурлыкка, эшкә дә йөрдем... Нәкъ менә шул вакытта максатым барлыкка килде — медицина институтына укырга керү. Әйтелгән — эшләнгән. Академияне 1998 елда тәмамладым. Дипломны кулыма алгач, хезмәт юлын башта Алабуга үзәк район хастаханәсендә башладым, аннары — сырхауханә челтәрендә».
Хәзер Ләйсән Яркәева табиб-терапевт кына түгел, табиб комиссиясе рәисе дә. Нәкъ менә ул авырулардан килгән шикаятьләрне карап тикшерүдән башлап, гражданнарның вакытлыча эшкә сәләтсезлегенә экспертиза ясауга кадәр, шулай ук медицина препаратларын билгеләү мәсьәләләре буенча җаваплы.
Ләйсән Роберт кызы табиблар эшендә кыенлыклар шактый, дип саный. Вузда укытыла торган теориягә алмашка бөтенләй башка практика килә. Бер вакытта ул хәтта үз тормышын тамырдан үзгәртергә карар итә һәм Мәскәүгә күченеп китә, анда табиб-терапевт булып эшли. Тик 6 елдан соң кабат үз шәһәренә кайтырга була.
«Табиб беренче чиратта үз эшенә бирелгән булырга, аңарда эшләү, кешеләргә ярдәм итү теләге булырга тиеш. Бу кул салындырып кына эшләргә мөмкин булган һөнәр түгел. Очраклы кешеләргә монда урын юк. Миңа үз һөнәрем ошый. Әгәр үткәнгә кире кайта алсак, мин барыбер медицина факультетына укырга керер идем».
Әңгәмә тәмамлангач, Ләйсән Роберт кызы үзенең сүзләрен раслап шунда ук ультратавыш диагностикасы кабинетына юл тота, анда инде аны пациентлары көтә. «Хәзер медицинада нинди белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур?» дип сорыйм мин аннан.
«Хирург, педиатр, терапевт һәм акушер-гинеколог, дип санала. Ә минем фикеремчә, безнең һөнәрдә барлык белгечлекләр дә бертигез дәрәҗәдә мөһим. Шул ук УЗИга, әйтик, алга таба дәвалау тактикасын дөрес сайлау бәйле,ә димәк, ахыргы нәтиҗә дә», дип җавап бирде табиб авыру янына ашыгып.
2нче тарих. Татьяна Свидинская: «Соңгы елларда табиб һөнәре үзенең абруен югалта».


Икенче әңгәмәдәшебез белән очрашу өчен бераз көтәргә туры килде. Коридорда җыелган чиратны күрүгә, шунысы аңлашыла: неврологның кабул итүенә алабугалыларда ихтыяҗ зур. Бу табиб үзәк нерв системасы авыруларын дәвалый. Татьяна Свидинская да, сөйләшүне башлар алдыннан, чыгып баручы ир-ат пациентны озатып: «Сезгә, һичшиксез, больничный битен озайтырга кирәк — мондый баш авыртулары белән эшкә чыгарга ярамый», — диде.
«Пациентлар төрле була, — ди Татьяна Дмитрий кызы, миңа мөрәҗәгать итеп. Әнием чорында, ә ул бактериология лабораториясе табибы булып 57 ел эшләде, табиб һөнәренең дәрәҗәсе югарырак иде. Аларны хөрмәт иттеләр, кызганыч, хәзер алай ук түгел. Барысы да андый түгел, әлбәттә, тик кайчагында табибка нинди дә булса шикаятьләр белән яныйлар, ә кайберәүләр хәтта тупас сүзләр әйтүгә кадәр барып җитә. Интернет челтәрендә безне дөрес дәвалау билгеләмәүдә гаепләп язучылар да бар. Тик минем шуны әйтәсем килә: без юкка гына күп еллар укымадык һәм квалификация күтәрү курсларына вакыт үткәрер өчен генә йөрмибез. Табиб яхшырак белә. Әгәр мин шикләнәм икән, һәрвакыт Казан коллегаларым белән киңәшләшәм».
Шуңа да карамастан, мин үз һөнәремне яратам һәм аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, — дип дәвам итте сүзен Татьяна Свидинская. Ул алабугалыларның сәламәтлеге сагында менә инде 40 ел тора. Аның сүзләренә караганда, ул үзен табиб буларак уңышларга ирешә алган дип саный. Шәһәр поликлиникасыннан тыш, Татьяна Дмитрий кызы Үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәгендә табиб булып эшли.
"Әгәр поликлиникага авыруның җиңел формасы булган кешеләр килә икән, кабул итү бүлмәсенә, кагыйдә буларак, авыр хәлдәге пациентларны алып киләләр. Менә анда безнең барлык белемнәребез һәм күнекмәләребез кирәк була да инде. Кайчагында, "алтын сәгать"тә, ягъни әле авыр нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкин булган чакта (мәсәлән, инсульттан соң), карарларны бик тиз кабул итәргә кирәк. Бу вакытта максималь концентрация булуы зарур«.
Татьяна Свидинская фикеренчә, табиб беренче чиратта профессионал булырга, бер урында тормаска, күп укырга һәм камилләшергә тиеш. Чөнки медицина бүген бер урында гына тормый, һәм медикларның төп бурычы — заман белән бергә атлау.
3нче тарих. Татьяна Санникова: «Иң кыены — пациентларга диагнозны хәбәр итү».


Татьяна Санникованың эш өлкәсе иң нәзәкатлесе дияргә була. Татьяна Борис кызы менә инде күп еллар хатын-кызлар күзәтү кабинеты акушеркасы булып эшли.
«1979 елдан бирле эшлим, Чистай медицина училищесын тәмамладым. Мине башта Түбән Кама районының Кармалы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә җибәрделәр. 3 елдан соң мин Чистайга күчтем, анда шәфкать туташы булып эшләдем. Соңрак ирем белән Алабугага күчендек. Шуннан бирле күзәтү кабинеты акушеркасы булып эшлим».
Татьяна Санникованың төп бурычы — авыруның беренчел стадиясендә онкология белән авыручы хатын-кызларны ачыклау. Ул пациенткаларның сөт бизләрен тикшерү белән шөгыльләнә һәм онкоцитологиягә анализлар ала. Онкологиягә шикләнгән очракта, Татьяна Борис кызы хатын-кызларны өстәмә тикшерүгә җибәрә. Бер ел эчендә аңа ике дистәгә якын хатын-кызны онкологка җибәрергә туры килә.
«Иң кыены — пациентларга начар хәбәр җиткерү. Һәркемнең, әлбәттә, реакциясе төрлечә. Кемдер үзен кулда тота ала, кемдер елый. Булдыра алганча тынычландырырга туры килә. Без аларга моның әле хөкем карары түгеллеген аңлатырга тырышабыз. Кызык очраклар да булгалый, мәсәлән, хатын-кыз диспансерлаштыру уза һәм нәкъ менә тикшерү вакытында йөклелеге турында белә».
Татьяна Санникова фикеренчә, алар эшендә иң катлаулысы — кешеләр белән аралашу. Кешеләр барысы да төрле, кемдер рәхмәт белдерә, ә кемдер сөйләшергә дә теләми. Кайчагында аларның кәефенә карап эш итәргә туры килә. Ә бу һәрвакытта да җиңел түгел.
Соңгы сүз.
Бүген Алабугада 150 табиб һәм 840 урта медицина персоналы эшли. Кызганыч, быел аларның һөнәри бәйрәме аерым шартларда — коронавирус инфекциясенә каршы алдынгы көрәш сызыгында үтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: