Алабуга нуры

Бульдозер кабинасында 50 ел

Фаяз Вәлиевнең бульдозер кабинасына утырганына 12 июльдә нәкъ 50 ел була. 75 яшендә дә ул төзелештә алыштыргысыз булган машина белән егетләрчә идарә итә.

Фаяз Шәмсимөхәммәт улы белән мин "Стройинвест" җәмгыяте территориясендә очраштым. Анда без директор урынбасары Грибанов белән килдек. Юлда Алексей Парфенович Фаяз Вәлиев белән инде күптәннән бергә эшләве турында сөйләде: "Мондый белгечләр бик аз. Ул техниканы биш бармагы кебек белә, дәүләт әһәмиятендә булган күп кенә объектларны төзүдә дә катнашты".

Ул арада без шаулап-гөрләп ком эттерүче бульдозерга якынлаштык. Кабинадан җиңел генә төшеп, безнең каршыга спецовка эченнән ак күлмәк кигән ир-ат атлады. Алсуланып торган йөзле, эре, нык гәүдәле. - Сезгә Фаяз абый дип эндәшергә рөхсәтме? - дигән соравыма ул ризалашып башын гына какты.

Икмәкнең онытылган тәме

Фаяз Вәлиев зур крестьян гаиләсендә кечкенәдән үк эшкә ияләшеп үсә. Ач һәм ялангач вакытларны мәңге онытасы юк. Ә менә әнисен ул бөтенләй хәтерләми: аңа алты ай, абыйсына ике яшь булганда әниләре үлеп китә. Ул хатирәләр Фаяз абыйның йөрәген хәзер дә сыкратып тора. Озакламый әтисе малайларга әйбәт әни булырлык яхшы хатын алып кайта. Тагын өч бала туа. Сугыш вакытында ничек исән калулары - аерым бер тарих. Үз сыерларының сөте һәм бәрәңге генә саклап кала гаиләне. Ә икмәкнең тәме бөтенләй онытыла. Сугышта яраланган әтисенең өйгә кайтуын да хәтерли ул. Мәктәптән йөгереп кайткан Фаяз, әтисенең тезләренә башын салып, ниһаять, тыныч һәм бәхетле йокыга тала.

Аның өчен әтисе - иң кадерле кеше. Яхшы балта остасы, алтын куллы әтисе улын барлык ирләр эшенә өйрәтә. Унике яшеннән малай өлкәннәр белән бертигез эшли. Шунысы кызганыч, әтисе озак яшәми, 47 яшендә авариядә һәлак була. Кечкенә туганнары һәм әнисе турында кайгыртуны Фаяз үз өстенә ала.

Тимерче-кавалерист

Героебызга нибары 4 класс бетерергә насыйп була. "Миндә почти югары белем, шуның белән армиягә дә киттем", - дип шаярта ул. Солдат Вәлиевне чик сакчылары гаскәрләренә җибәрәләр, өч ел буена Әфганстан чигендә хезмәт итә. 50 градус эсседә яшь һәм нык егеткә дә авыр була. Җитмәсә әле хәрби бурычларыңны эш белән бергә алып барырга да кирәк. Ул вакытта чикне атлы гаскәрләр саклый. Шуңа күрә Фаязны тимерче һәм ветеринар һөнәрләренә өйрәтәләр дә инде. "Атларны станоксыз гына дагаладым. Яралары, кырылган урыннары булса дәвалый идем. 15 көнем хәрби хезмәттә узса, 15 көнемне тимерчелектә үткәрдем", - дип искә ала ул. Аның хәрби билетында "чик гаскәрләре кавалеристы" дип язылган.

Һөнәргә тугрылык

Армиядән соң Фаяз Вәлиев туган ягына кайта. Озакламый ул совхоз юлламасы буенча Алабугага килә. Монда ул СПТУда киң профильле белгечкә - тракторчы, электрик, агрономга укый. Аттестат алганнан соң Уралга акча эшләргә юл ала: яхшы кием аласы килә егетнең, ә анда әйбәт түлиләр. Берничә айдан соң яңа киемнәрен киеп ул дуслары, танышлары калган Алабугага кайта. Ул вакытта бу якларда нефть табу һәм төзелеш башланган була. Үз белгечлекләренә өстәп бульдозер йөртүчегә дә укый егет. Менә шуннан бирле төзелештә эшли дә инде. Оешма исемнәре, җитәкчеләр үзгәреп тора, ә Фаяз Вәлиев һаман үз һөнәренә тугрылыклы булып кала. Юллар, йортлар, административ һәм җитештерү биналарының күпчелегендә аның тырыш һәм намуслы хезмәте бар. Уренгой - Помары - Ужгород газүткәргече төзелеше - аерым бер истәлек. Гомернең зур өлешен ул тыныч һәм җылы өйдә түгел, ә кыр шартларында үткәрә. Бульдозер кабинасында да, җылыныр һәм бераз ял итәр өчен печән эскертләрендә дә йокларга туры килгән. Ул вакытта вагонда яшәү - уңайлылыкның иң югары дәрәҗәсе булып тоелган аларга. 80-90 нчы елларда авыр эштән ачыгып кайткан төзүчеләрнең еш кына ашарларына да булмавына хәзер ышанып та булмый. Кесәдә акча да бар, тик кибет киштәләре буш шул. Ул вакытта банкасы 38 тиен торган "Завтрак туриста" белән генә чикләнәсе кала. Тик, зарлану гөнаһ булыр, туктаусыз, авыр эш яхшы акча да китерә, гаиләдә муллык сизелә башлый. Фаяз абый үз куллары белән зур һәм якты йорт төзеп куя.

Аланлыкта - булачак музей

Һәм үз йортын гына да түгел. Бервакыт Надежда Дурова утарын торгызганда аңа һәм тагын бер иптәшенә булачак музей өчен бура ясарга тәкъдим итәләр. Түләү - агач белән. Уйлашалар да ризалашалар. Эштә ике отпуск алып (берсе генә җитмәс иде), эшкә керешәләр. Төзелеш мәйданын иске хастаханә артындагы аланлыкта ясыйлар, шунда урман хуҗалыгыннан зур бүрәнәләр китертәләр. Аларны яхшылап чистарту, ышкылау - җиңелләрдән түгел. Ике оста тырышлыгы белән музей барлыкка килүен беркем дә белми. Ә түләү итеп бирелгән агачтан Фаяз абый үз йортын булдыра.

Крестьян тамырлар

Бу кеше өчен эшләү - сулау кебек үк әһәмиятле. Яшьләр өчен дә авыр булган эшенә йөрүеннән тыш, ул әле хуҗалыгын да карарга җитешә. Көн саен кич белән Олы Покров урамындагы йортына ашыга. Аны монда кәҗәсе, тавыклары, Кеша исемле эте һәм мәчесе көтеп тора. Моңа кадәр үгезләре дә булган. Аларны ашату, чистарту, печән әзерләү кебек эшкә ул кечкенәдән ияләнгән, шуңа күрә аларны мәшәкатькә дә санамый. Әле күптән түгел иске тузан суырткычыннан кәҗә сава торган аппарат уйлап тапкан.

Тормыш иптәше Халидә Харис кызы белән алар хәзер фатирда яшиләр. Тик Фаяз абый йортын сатарга кызгана. Бу мәшәкатьләрдән башка тормышын ул күз алдына китерә алмый. Биредә аның мунчасы, бакчасы бар, янәшә генә Тойма елгасы агып ята.

Тырыш хезмәт өчен

Бульдозерында тагын күпме эшләсен әйтә алмый Фаяз абый. Аның урынына килердәй кеше дә юк әлегә. Предприятиеләр кадрларга кытлык кичерә. "Яшьләр хәзер механизатор булып эшләргә ашкынып тормый. Заманча техника сатып алабыз, ә анда эшләр кеше юк", - ди Алексей Грибанов.

Ә Фаяз Фәлиев әле 1964 елда ук коммунистик хезмәт ударнигы исемен алган, 1971 елда "Тырыш хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Аның хезмәт кенәгәсендә бүләкләнүләр турында башка язулар да күп.

Фаяз Шәмсимөхәммәтович, сезне хезмәт биографиягезнең яңа датасы белән тәбрик итәбез!

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: