Бәйрәмне заманча билгеләп үттеләр
Җәйнең беренче көнендә уза торган бәйрәмне алабугалылар берьюлы алты мәйданчыкта: Александр бакчасында, “Гуляй” паркында, “Иллюзион” кинотеатрында, шәһәр Мәдәният сараенда һәм 4нче микрорайонда билгеләп үтте.
Халыкара Балаларны яклау көнендә Алабугада иң күләмле күңел ачулар “Гуляй-парк”та узды. Бер көнгә шәһәр халкы яратып йөргән балалар кагыйдәләре буенча яши торган дәүләт сыман булды. Парк аллеяларында урнашкан төрле мәйданчыкларда урнашкан квест-уеннар, осталык дәресләре, спорт ярышлары, асфальтта рәсем конкурслары оештырылды. Әйтергә кирәк, балалар рәсемне асфальтта гына түгел, чын машиналарга да ясадылар – буяулы бармаклары белән “автограф”ларын калдырдылар.
Паркта аттракционнар эшләде, хэндмейд ярминкәсе үткәрелде, үзенчәлекле аквагрим ясарга тәкъдим ителде. Кунакларны мультгеройлар − Леди Баг, Үрмәкүч-кеше, Күмәчкәй каршылады.
− Миңа бәйрәм бик ошый. Монда күңелле һәм кызыклы. “Гуляй-парк” “текә”ләнде – биредә таучыклар һәм таганнар. Безнең шәһәрдә шундый урынның булуы бик шәп, − дип сөйләде безгә яшь алабугалы Динар Шәмсиев.
Биредәге бәйрәм чаралары “Алабуга шәһәренең җәйге мәдәни мохите” проекты кысаларында үтте. Ул төрле яшьтәге кешеләр, төрле зәвык һәм төрле кызыксынуларны истә тотып төзелгән.
Бәйрәм тантанасын райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.
− Балаларны яклау көненең каникуллпар башлануы белән туры килүе бик куанычлы. Балаларыбыз турында кайгырту, аларга белем бирү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү – мөһим бурычыбыз. Бүген “Гуляй” паркы балаларның шат көлүе, ата-аналарның, әби-бабайларның елмаюы белән тулы, − диде Людмила Рыбакова.
Шул көнне үк “Мин Ватаным белән горурланам” балалар рәсеме буенча республика бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр. Камилла Титова һәм Сафия Садыйкова диплом һәм бүләкләргә лаек булды.
Ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе дә башланып китте. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләрен Алабуга политехника көллиятенең башкаручы директоры Светлана Соколова, мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, “Кастамону” җәмгыятенең корпоратив аралашу һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча баш белгеч Чулпан Хәбибуллина, “АлАЗ җитештерү оешмасы” АҖнең Кадрлар департаменты директоры Әлфия Миннегулова, Алабуга шәһәр Советы депутаты Юлия Петрова, Алабуга районы ЮХИДИ бүлегенең Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Алмаз Сафин тапшырдылар. Барлыгы19 бала шундый бүләк алды. Исегезгә төшерәбез, әлеге чараны 2007 елда “Бердәм Россия” партиясе башлаган иде.
− “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” чарасының Балаларны яклау көнендә узуы бик күркәм. Безгә бүген минем балам хыялланган мәктәп сумкасын бүләк иттеләр. Шундый башлангыч өчен рәхмәт, − диде быел беренче сыйныфка барачак Дмитрий Куликовның әнисе.
Бәйрәмне үткәрүдә булышкан партнерларны рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, аларны Людмила Рыбакова тапшырды.
Бәйрәм бергәләп күңел ачу, концерт, анимация-шоу программасы һәм аниматоров и детской дискотекой “#KIDSPARTY” балалар дискотекасы белән истә калыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итәГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.12800
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.16600
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.14700
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.12800
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.11700
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.10900
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.10300
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.10100
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.9800
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.9700
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.9700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.9700
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.9000
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.8700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.8300
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.7900
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.7800
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.7800
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.7700
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.7500
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.7100
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.7000
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.6700
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.6700
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.6600
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.5900
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.5800
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.5000
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4700
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика