Алабуга нуры

Чикләрсез мәгариф, яки Инклюзив укытуның уңай һәм кире яклары

Күптән түгел Алабугага Чехия мөгаллимнәре эшлекле визит белән килгән иде. Пльзень шәһәрендәге Көнбатыш Чех университетының психология һәм педагогика кафедрасыннан бер төркем укытучылар Россиядә инклюзив мәгариф системасы белән танышырга карар кылган, һәм безнең шәһәр тәҗрибә уртаклашу нокталарының берсе булды.

Чехиядән килгән делегация кешеләренең сүзенә караганда, анда 2016 елдан урта белем системасы тулысынча инклюзив укытуга күчкән: мөгаллимнәрне яңадан укытканнар, мәктәпләрдә волонтер отрядлары оештырылган педагогларга тьюторлар ярдәм итә (тьютор – мәгариф өлкәсендә бакча баласын, укучыны яисә студентны индивидуаль үсеш юлында озатып бара торган белгеч. Кагыйдә буларак, тьютор эшчәнлеге үзенчәлекле ихтыяҗлы балалар булган учреждениеләрдә файдаланыла. – Ред. иск.). Инклюзив укытуга күчүне нәтиҗәлерәк итү өчен, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнергә ниятлиләр.

Безнең шәһәрдә әлеге делегация “Астра” тернәкләндерү үзәгендә, “Шанс” психологик ярдәм үзәгендә һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен “Мәрхәмәтлелек планетасы” җәмәгать оешмасында булды. Чехия укытучылары шулай ук КФУның Алабуга институты мөгаллимнәре белән очрашты. Институтның педагогика кафедрасы мөдире Ольга Шатунова әйтүенчә, инклюзив укыту рәвеше җайлы барсынга, кайбер шартларның

үтәлүе мөһим.

– Бу мәсьәләне бик катлаулы дип саныйм, ул табигый үсешне тоткарлый, ләкин, моңа акыл белән тотынсаң, дөрес оештырсаң, ассистентларны җәлеп итсәң, эш көйләнәчәк, чөнки үзенчәлекле балаларга аерым игътибар таләп ителә, һәм, укыту барышына комачаулык булмасынга, укытучыга булышучы кирәк, урта мәктәптә генә булса да. Безнең институтта да үзенчәлекле ихтыяҗлы студентлар бар, әмма, мәктәпнекенә караганда, студентлар мохите өлгергәнрәк булу сәбәпле, алар андый ук көйсезлек тоймыйлар. Зурлар арасында үчекләү, үпкәләтү ничектер гадәткә кермәгән. Киресенчә, алар беренче курстагы шундый балаларга ярдәм итәргә тырышалар. Безгә сезнең сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар белән комплекслы эшләвегез ошый, дип билгеләп үтте Михаэла Пешкова, Пльзень шәһәрендәге Көнбатыш Чех университетының педагогия факультеты рус кафедрасы мөдире.

– Күп белгечләр нәкъ менә бергәләшеп, киңәшләшеп эшли. Шулай да инклюзив белем бирү сездә әле яралып кына килә. Мөгаллимнәрегез андый балалар белән күбесенчә махсуслашкан  учреждениеләрдә шөгыльләнә. Безнең юл бераз башкачарак. Без барлык балаларны, үзенчәлеклеләре гомуми агымда укысынга, бер сыйныфка җыярга тырышабыз. Шушы системаны балалар бакчасыннан югары уку йортына хәтле кертәбез. Инклюзив белем – плюс ул, бу, беренче чиратта үзенчәлекле балаларга түгел, гадәти балалар өчен кирәк, чөнки аларны яхшырак, мәрхәмәтлерәк итә, толерантлык тәрбияли.

Әлеге университетның педагогика кафедрасы профессоры ассистенты Йозеф Словик сөйләвенчә, теория буенча бу система Чехиядә, 94нче елдан, аларның Евросоюзга кергән чагыннан ук башланган. Гамәлдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары инклюзив белем бирүгә 2016 елдан күчте.

Бездә ассистент педагоглар институты үскән. Аларны югары уку йортларында, мәсәлән, безнекендә, “Махсус педагогика” курсларында хәзерлиләр. Тьюторлар җитешмәгән төбәкләр дә бар, әлбәттә. Ата-аналарны тьюторлар сыйфатында тәкъдим итмибез.

Психологлар фикеренчә, бу бик үк әйбәт түгел. Моның өчен ят кеше, махсус әзерләнгән кеше кирәк.

Алабуга районы Мәгариф идарәсе белгече Резеда Яруллина әйтүенчә, безнең шәһәрдә инклюзив белем бирүгә шартлар 2нче урта мәктәптә (пандуслар, күтәртмәләр, махсус җиһазланган бәдрәф бүлмәсе) һәм өлешчә 3нче мәктәптә бар. Бу мәктәпләрдә 20 үзенчәлекле бала укый.

– Әлеге мәктәпләр бездә мөмкинлеге чикләнгән балаларны укыту өчен төп мәйданчык булып тора. Анда безнең укытучыларыбыз махсус уку узды. Гомумән, бездә сәламәтлеге чикләнгән балалар башка, гадәти мәктәпләрдә дә белем ала. Дөрес, бу очракта җиңелчә чикләнгәнлек турында сүз бара – мисалга, күз күрүе белән кыенлык яисә ДЦПның хәрәкәт бозылганлыгы аз сизелә торган җиңел төре. Әгәр бала нык авырый яки ятып кына тора икән, ул чагында өйдә белем ала – бүгенгә андыйларның саны 42. Интеллектка зыян килгән булса, балаларны 7нче коррекция мәктәбенә – сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәпкә җибәрәләр.

Елена Казакованың (улы Саша күптән түгел генә шушы мәктәпне тәмамлаган) фикеренчә, инклюзив белем – уңайга гына.

– Мәктәптәге аралашу баланың үсешенә этәргеч бирә. Минем улым мәктәп аркасында ачылды, чыгыш ясый, авылларга  концертлар белән йөри башлады. Өйдә утырган булсак, бернинди үсеш тә булмас иде.

Статистика ни ди?

Рәсми мәгълүматка караганда, Татарстан мәктәпләрендә якынча 4 мең инвалид белем ала. Республиканың тугыз муниципаль районында сәламәт укучылар белән бергә, ишетү, сөйләм, акыл үсеше кимчелекләре булган балалар белем ала торган 68 класс эшли. 638 инвалид бала гомуми белем программалары буенча укый. Моның өчен алар махсус компьютерлар белән җиһазланган. Андый балаларны дистанцияле мәгариф технологияләре кулланып укыту республиканың 140 мәктәбендә оештырылган. Гомуми саннан 300 мәктәптә инвалидларны укыту өчен “Үтемле мохит” программасы кысаларында шартлар тудырылган. Халыкны социаль яклау идарәсе мәгълүматы буенча, Алабугада сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 400гә якын бала исәпләнә. Инклюзив белем системасында хәзергә шәһәрдә 2нче, 3нче урта мәктәпләр эшли. Шуларга өстәп 7нче мәктәп (120 бала) һәм 13нче балалар бакчасы бар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: