Алабуга нуры

Чистарыныр чак җитте

Табигатьтә яз сулышы. Һәркайда сафлык тоясы, чисталык кына күрәсе килә. Шәһәребездә дә чираттагы чисталык ике айлыгы игълан ителде. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Алабугалылар, бүгеннән башлап, үз шәһәрләрен тәртипкә кертү өчен тырышачак.

Айлык кысаларында шәһәр урамнары, сквер, парклар, урман посадкалары һәм ерганаклар аерым предприятие, төрле оешма һәм уку йортлары хезмәткәрләренә беркетелеп, алар ярдәме белән төрле чүп-чардан арындырылачак.

Эшнең торышы һәм барышы оператив штаб тарафыннан тикшерелеп  тотылачак. Штабка райбашкарма комитеты һәм Күзәтчелек органы хезмәткәрләре кергән. Чисталык айлыгы кысаларында тиешсез урыннардагы чүплекләр юк ителергә, автобус тукталышлары, урамдагы коймалар буялырга тиеш.

– Җирле үзидарә органнары, Түбән Камамилли паркы һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе Криуша” ял итү рекреацион зонасы территориясендә чүп-чар җыю һәм агачлар утырту буенча төрле экологик акцияләр оештыруда актив катнаша, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин үзенең район утырышындагы чыгышында.

Җыештырылган территорияләрдән чыккан чүпне вакытында алып китү өчен махсус машиналар беркетелә. Өмәләр вакытында тоткарлыклар булмасынга, җитәкчеләр өмәчеләр өчен кирәкле эш коралларын алдан хәстәрләп куярга онытмасын иде.

Әлеге эшкә битараф булганнарга, территорияне төзекләндерүдә һәм чүп  чыгаруда  муниципаль таләпләрне үтәмәгән өчен штраф каралган. Аның күләме – физик  затларга 2-3,5 мең сум, вазифаи затларга 15-30 мең сум, юридик затларга – 200-500 мең сум.

Парк һәм скверларны төзекләндерү программасы кысаларында, быел да агач утыртуны дәвам итү планлаштырыла. Күпләп агач утыртуда предприятие, оешма һәм уку йортлары хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булачак. Микрорайон өмәләрендә идарәче компанияләр, хезмәт күрсәтү оешмалары һәм әлеге районда яшәүчеләр катнаша. Быел  каен, чыршы, миләшкә өстенлек биреләчәк. Шәһәребез гүзәл, чиста булып балкып торсынга, әлеге чарада һәркемнең актив катнашуы мөһим, әлбәттә.

Беренче өмә үткән шимбәдә булды. Анда шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре, башкарма комитет хезмәткәрләре, укучылар һәм студентлар катнашты. Алар кар таратты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: