Алабуга нуры

Чит телләрне ничә яшьтән өйрәтә башларга?

КФУның Алабуга институты мөгаллимнәре "рус немецлары" өчен яңа китап чыгарган. Аның авторларының берсе - филология фәннәре докторы Дания Салимова.

Әнисе кебек
Бала чагында бәләкәй Даниядән үскәч кем буласын сораганда, ул: "Рус теле укытучысы!" дип җавап бирә торган була. Һәм бу гаҗәп тә түгел, аның әнисе озак еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыткан.
− Мин укырга бик яраттым һәм хәзер дә укыйм. Әниемнең тәэсиредер, күрәсең, − ди Дания Сәлимова.− Менә шулай 35 ел буе рус теле укытам. Немецча ярыйсы гына, татарча яхшы сөйләшәм, төрекчә бераз беләм, әмма ышанып әйтәм: бер генә телдә дә рус телендәгедәй матурлык һәм куәт юк.
Хәзерге заман рус теле
Рус теленең байлыгы һәм сурәтлелегенә карамастан, бүгенге россиялеләр сөйләмендә проблемалар күп. Дания Әбүзәр кызының фикеренчә, заманча рус телендә "тискәре коннотацияле" (төп мәгънәдән килеп чыккан, әмма тискәре төсмер белдерүче сүзләр) торган саен арта.
− Субъектның үтә тискәре торышын белдерүче сүзләр бик күп; бу һәр адымда ишетергә мөмкин булган, рөхсәт ителмәгән сүләргә генә кагылмый. Халәтне белдерүче сүзләр: крышка, каюк, кердык. Тел ул - халык күңеленең, менталитетының чагылышы. Рус халкы агрессиврак була башлады микәнни? Ни өчен без шулай сөйләшәбез, нигә үзебезне шулай тотабыз? - бу турыда җитди уйланырга була бит.
Дания Сәлимова шулай ук бүген рус телендә алынмалар агымы күзәтелүен билгеләп үтте, кайберләренең мәгънәсен аларны кулланучы үзе дә аңламый, шуңа күрә ул рус сүзләрен күбрәк кулланырга киңәш итә. Сөйләм дә аңлаешлы булсын, мәдәният тә саклансын. Сүз һәм норма - сөйләмебез генә түгел, бу безнең рухи дөньябыз, ничек сөйләшәбез, без шундыйга әйләнәбез.
Иң мөһиме − этәргеч
− Әгәр кеше белемле булырга тели икән, ул шундый булачак, моның өчен бернинди БДИ яисә тоталь диктантлар да кирәк түгел: иң мөһиме - этәргеч, − дип саный Дания Әбүзәровна. Аның әйтүенчә, теләк булганда, кыска гына вакыт эчендә үзләштерергә иң кыен булган гарәп һәм кытай телен дә өйрәнергә була. Бөтенләй башка телләр семьялыгы вәкилләре дә рус телен камил белергә мөмкин.

моңа Россия рус теле һәм әдәбияте мөгаллимнәре җәмгыятенең V конгрессында тагын бер кат инанырга туры килә, Дания Сәлимова анда "Мәдәниятләр диалогы" секциясендә Ираннан килгән, рус телен бик яхшы белүче фарсы телле Хассан рәистәше була. Бу бүлектә катнашучы гарәпләр дә рус телен яхшы белүләрен күрсәткән.
− Шуңа күрә мин вата-җимерә рус телендә сөйләшүче русларны берничек тә аңлый алмыйм, язулары надан; рус теле кебек могҗизага ничек шулай кадерсез карарга мөмкиндер, − дип гаҗәпләнә ул. недоумевает она.
Күп тел белүчеләр
Хәзерге заманда берьюлы берничә тел белү хуплана, һәм без Дания Сәлимовадан балаларга ничә яшьтә телләр өйрәтә башларга мөмкин булуын сорадык. Аның фикеренчә, иң кулай вакыт − 4-5 яшь, бу чорда төп тел инде формалашкан була.
− Катнаш гаиләләрдә баланы берьюлы берничә телгә өйрәткән бик күп очракларны беләм мин, андый чакта балалар сөрлегә башлый, проблемалар барлыкка килә, ягни бала бер телдә дә тиешенчә сөйләшә башламый. Билгеле, искәрмәләр бар, ләкин, кагыйдә буларак, бу искәрмә генә, − дип саный ул.
Китаплар һәм сәяхәтләр
Фәнни эштән тыш, Дания Әбүзәр кызы китаплар һәм сәяхәт белән кызыксына:
− Мин таулар һәм диңгез яратам, дөньяның утызлап илендә булдым. Барыннан да бигрәк АКШта һәм Кытайда ошады. Кытай - төс һәм экзотика дәрьясы, ә Америка - төрлелек: анда таулар да, диңгез-океан да, гаҗәеп трассалар һәм күперләр, алар мине бик җәлеп итә. Әйтергә кирәк, Казан белән Мәскәү соңгы вакытта бик яхшырды, алар да туристларны мавыктыра башлады. Филолог буларак, мин китапларны да яратам. Яраткан авторларымнан берсе - Чехов. Кемне дә булса рус теленә гашыйк итәсе, рус теле белән кызыксындырасы булса, шушы авторны укырга киңәш итәм. Шулай ук аңа Проскурин, Распутин, Пришвин әсәрләре дә ошый. Укыганнан соң күңелдә якты һәм җиңел була торган китапларны ярата ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: