Данис Зарипов: "Ак Барс"тан тәкъдимнәр көтәм
Күп еллар Татарстанның "Ак Барс" хоккей командасы составында уйнаган, хәзер Магнитогорскиның "Металлург" җыелмасы өчен чыгышлар ясаучы Данис Зарипов 28 июнь көнне үзенең "кече Ватаны" Дөм-Дөм авылында якташлары (Данис Зариповның әби-бабасы Дөм-Дөмнән) һәм җанатарлары белән очрашуга кайтты.
Өч мәртәбә дөнья чемпионы һәм шулкадәр үк санда континенталь Гагарин кубогына ия танылган хоккейчы нәсел башлары гомер иткән һәм балачагы вә үсмер елларында үзе дә еш кына бирегә кайтып чирәмендә аунаган якларны онытмый. Соңгы вакытларда (инде берничә ел) Алабуга районының хоккей командалары арасында район беренчелегенә ярышлар уздыру, Дөм-Дөмдә үз хисабына хоккей корты төзетү һәм спортның әлеге төре белән мавыгучы малайларга экипировкалар алып бирү - ул башкарган хуплауга лаек чараларның берничәсе генә.
Гүзәл табигатьле Нократ буе Дөм-Дөменә 28 июньдә оештырылган сәфәре, атаклы спортчының узган сезонда "Металлург" командасы яулаган күчмә Гагарин кубогын якташлары хозурына тәкъдим итү белән бәйле иде. Кубокны алдагы көннең кичендә үк алып кайтканнар, корт янәшәсендәге мәйданга чатырлар да корганнар. Шәһәр һәм райондагы бөтен мәдәни-сәнгати чаралар диярлек Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте коллективының катнашы белән уза, менә бу юлы да ошбу уку йортының җитәкчесе Әлфирә Әкбәрова берничә җырчысы белән тантананың музыкаль өлешен бизәү өчен бирегә килүне мәртәбә санаган - күңелләрне дәртләндереп музыка уйный, татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырый. Очрашуга кайткан кунакны көткән арада җирле команда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Шөн авылы футболчылары белән иптәшләрчә очрашу уздырды һәм уенны 2:1 исәбенә тәмамлап җиңүгә иреште.
Дөньякүләм исемле хоккейчыны сәламләргә район хакимиятеннән хаким башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров та килгән иде. Ул хакимият башлыгы Геннадий Емельянов һәм шәхсән үзе исеменнән котлауларын ирештергәннән соң 28 июньнең Русиядә, узган елның нәкъ шушы көненнән башлап, Сочидагы кышкы олимпиада уеннары өчен факел кабызу датасы буларак билгеләнеп үтүен һәм киләчәктә дә бәйрәм ителәчәген искәртте. Чыгыш ясаучылар арасында Данис Зариповның Дөм-Дөмдә яшәүче туганы, җирле авыл җирлеге үзидарәсе рәисе (алар икесе дә якташларының ирешкән уңышлары белән горурлануларын әйтеп, аңа киләчәктә дә яңа биеклекләр яулауда теләктәшлек белдерделәр) журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин да бар иде. Аерым алганда ул Данис Зиннур улына туган милләтен, авылдашларын якын күрүе, аларны онытмавы һәм хөрмәтләве өчен бөтен халык исеменнән чын күңелдән рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә дә бәйләнешләр югалмасын иде, дип сүзен йомгаклады. "Ак Барс" хоккей командасының Алабуга җанатарлар клубы җитәкчесе төркем тарафдарлары исеменнән танылган хоккейчының бирегә күчмә кубокны китереп күрсәтүенә бик шат булуларын һәм киләчәктә Данисны кабат "Ак Барс" составында күрергә теләүләрен әйтте.
Данис Зарипов кыска гына чыгышында үзе белән очрашуга килүчеләргә рәхмәт белдереп, үзенең җиңүендә чак кына булса да аларның да өлеше булуын ассызыклады. Хоккейчы Дөм-Дөмнең җирле футбол командасы белән Киров өлкәсеннән килгән "Шуни" командасы арасында узачак иптәшләрчә очрашуга фатихасын биреп (очрашу тантанасына кадәр узганы генераль репетиция генә булган, димәк), уенны ачык дип белдерде һәм теләүчеләргә үзе вә кубок янәшәсендә фотога төшү мөмкинлеге тудырды.
Кичкә кадәр дәвам иткән чаралардан халык тәэсирләнеп һәм разый калып таралышты.
Фирдәвес ХУҖИН
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланганТатарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.2100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!65800
-
25 февраль 2021 - 17:07Диңгез суы ябыктыра Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.11800
-
25 февраль 2021 - 09:56Татарстанда буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.10800
-
25 февраль 2021 - 08:13Алабугада фатирда чыккан янгында бала зыян күрде Янгын нәтиҗәсендә 2008 елда туган бала агуланган.10300
-
25 февраль 2021 - 09:45Алабугада фатирда янгын чыгу сәбәпләре ачыкланды Янгында төтен белән агуланган бала үзәк район хастаханәсенә китерелә.10000
-
25 февраль 2021 - 16:00Алабугада дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд үткәрәчәк Рейд 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.9900
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.9900
-
25 февраль 2021 - 12:00Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.9800
-
25 февраль 2021 - 07:35Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.9300
-
25 февраль 2021 - 12:58Татарстанда тагын 55 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.9300
-
25 февраль 2021 - 11:00Алабуга районы авыл хуҗалыклары оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып ала «Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара бүлегендә орлыкларга фитоэкспертиза үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча агу препаратларын сайлап алу буенча киңәшләр бирелә.9200
-
25 февраль 2021 - 14:00Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте.9000
-
25 февраль 2021 - 16:45Алабугада кокэси япон курчаклары күргәзмәсе ачыла Күргәзмәдә агачтан ясалган 74 курчак тәкъдим ителәчәк.9000
-
25 февраль 2021 - 15:00Алабугада яңа шахмат зонасы ачылды Моңа кадәр мондый зоналар Алабуганың начар ишетүче балалар мәктәбендә, Куклюк һәм Морт авылларында ачылган иде.8800
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.8800
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.8700
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.8400
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.8000
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.7900
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.7400
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.7300
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.7200
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.7000
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.7000
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.6800
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.6400
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.6200
-
25 февраль 2021 - 19:49Татарстанда коронавирустан 3 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 25 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 328 кешегә җиткән.6100
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.4700
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3000
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.2800
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.2500
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.2200
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.2100
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.1500
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.1500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика