Алабуга нуры

Девятаев батырлыгы

Күп санлы бәйрәмнәре белән май ае үтте. Россия һәм Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта да, тылда да СССР халыкларының күмәк батырлыгын күрсәткән вакыйгалар турында аз яздылар һәм сөйләделәр кебек миңа.

Искә алырлык нәрсәләр бар, күптән түгел РФ Дәүләт Советы рәсми рәвештә, СССР бу сугыш аркасында 47 миллион кешесен югалткан дип игълан итте. Шуңа да мин бортына тугыз әсир утырткан бомбардировщик белән немец концлагереннан качуга ирешкән бердәнбер очучы Михаил Девятаевның фидакарьлеген һәм батырлыгын махсус билгеләп үтәргә булдым.
Девятаев батырлыгы турында мәгълүмат күп, ул үзе дә «Җәһәннәмнән качу» дигән китап язган, аның хөрмәтенә һәйкәлләр куелган, күптән түгел генә «Девятаев» фильмы чыкты. Шулай булуга карамастан, яшь буынга сабак булсын өчен, аларда чын ватанпәрвәрлек тәрбияләнсенгә, Девятаев турында тагын да күбрәк сөйләргә һәм язарга кирәк. 
Михаил Петр улы Девятаев (1917-2002) Мордовиянең Торбеево авылында, элекке Пенза губернасында, зур, эшчән гаиләдә Арина Дмитриевнаның унөченче баласы булып туган. Әтисе Гражданнар сугышында һәлак булганда, Миша ике яшьтә генә була. Гаилә хәле авыр вакытта яшәргә һәм укырга туры килә бу балаларга. Кышкы өс һәм аяк киеме булмаганга, Мишаның хәтта мәктәпкә йөрүен ташлаган чаклары да була. Җиде сыйныфны ул 17 яшендә тәмамлый. Шул чакта уйлана башлый: үскәч, кем булырмын? Озакламый бу мәсьәлә чишелә. Җәйге бер көндә авыл кырына самолет утыра. Бала-чага очкыч янына җыела. Гаҗәеп "кош«ка һәм очучыга кызыгып карыйлар. Миша кыюлыгы җитеп, сорый:
— Ничек очучы булырга?
— Яхшы укырга кирәк, спорт белән шөгыльләнергә, кыю һәм батыр булырга.
Бу сүзләр малайның күңеленә сеңеп кала. Кинәт анда күккә карата искиткеч мәхәббәт кабына, ул үзенә сүз бирә: «Ничек булса да, очучы булам». Ике дусты белән Казанга, авиация техникумына бара — керә алмыйлар, имтиханга соңга калалар. Елга техникумына кереп, судно йөртүче капитан булырга укырга туры килә. Миша күп укый, спорт белән тырышып шөгыльләнә, аэроклубка йөри. Тик очучы булу теләге сүнми. Елга техникумын тәмамлагач, Миша Оренбург өлкәсендәге Чкалов хәрби авиация училищесена керә, аны 1939 елда бетереп, очучы була. Бөтен чыгарылышны авиация хезмәтенә җибәрәләр (ил сугышка әзерләнә).
Бөек Ватан сугышы башлануга, Девятаев Белоруссиядә, Минск янында була. Ул 104нче истребитель авиация полкының звено командиры буларак, Сталинград (1942-1943) һәм Курск (1943) сугышларында һәм башка хәлиткеч көрәшләрдә катнаша. Бер вакытны аның очкычын бәреп төшерәләр, ләкин ул яралы килеш, парашюттан сикерә, аннары госпитальләрдә, Казанда да дәвалана, шунда булачак хатыны — татар кызы Фәүзия белән таныша. Терелеп чыккач, яңадан сугышка китә.
1944 елның 13 июлендә тагын бәхетсезлек — аның самолетын янә бәреп төшерәләр. Яраланган Девятаев көч-хәл белән парашютында аңсыз килеш җиргә барып төшә, тик дошман ягына эләгә. Алга таба — концлагерь, сорау алулар, җәзалау һәм башкалар. Ул көн-төн качу турында уйлый, иптәшләре белән барак идәне астын казыйлар, ләкин гамәлләре фаш була һәм аларны үлемгә хөкем итәләр. Михаилны лагерьның чәчтарашы коткара — өске киемендәге исемле язуын штрафчылар арасыннан үлеп киткән берәүнекенә алмаштыра. Шуннан соң штрафчыларның барысын «Узедом» дип аталган яшерен үлем утравына ташлыйлар, анда гитлерчылар ФАУ-1, ФАУ-2 ракета коралларын сыный. Анда концлагерьлар, крематорий һәм гамәлдәге аэродром була. Әсирләр өчен шартлар бик кырыс, күпләрен юк итәләр. Биредә дә Михаил Девятаев качуга өмет итә, ышанычлы дуслары белән әзерләнә башлый. Яшь Володя Соколов аңа булыша, немец самолетлары ташланган чүплектә яткан приборлардан табличкалар алып кайта, аларны кайчагында шунда эшләтәләр, немец телен белгән Володяга полицайлар беркадәр ышана. 
Билгеле, немец самолетына утырып качуның үтә катлаулы икәнен Девятаев аңлый, шуңа күрә дә җентекләп әзерләнә, дошманнарның сак тәртибен яхшылап өйрәнә, ышанычлы кешеләрен хәзерли. Яңадан үлемгә дучар ителгәнгә, аны берни куркытмый, хөкемгә бары ике көн калган була. Ниһаять, 1945 елның 8 февралендә «Хэйнкель-НеIII» самолетында алар легендар качыш ясый. Авиабелгечләрнең күбесе хәзергә кадәр гаҗәптә: ябыгып беткән, 36 килограммга калган Девятаев ничек очкычны кабызган һәм һавага күтәрә алган, идарә итеп, совет гаскәрләре ягындагы билгеле кырга утырткан. Кыска гына язмада моны аңлатырлык та түгел. Шунысын әйтергә кирәк, ул кыю, бөек акыллы һәм җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибәле очучы була. Немецларның югары командалыгы бу вакыйгага шакката, бөтен серләре ачыла бит. Аянычлысы шул, үз ягына төшүгә, Девятаев НКВДның фильтрлау лагерена эләгә. Аннары Казанга килә, әмма аны беркайда да эшкә алмыйлар. Бары тик 1957 елда гына конструктор Сергей Королев бөтенесен ачыклый һәм Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исемен бирүләренә ирешә. 
Девятаев гомеренең ахырына кадәр Казан елга портының су асты канатларында («Ракета» һәм «Метеор») капитан булып эшли. Безнең Алабугада да күп тапкырлар була. 
Михаил Девятаев тормыш иптәше Фәүзия Моратовна белән матур гаилә корып, ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Балалары да яхшы белгечләр булып, әти-әнисенә оныклар үстерә. Гаиләдә алар өч телдә: рус, татар, мордва телләрендә сөйләшә. Газета укучыларыбызга Михаил Девятаевның «Җәһәннәмнән качу» китабы белән танышырга тәкъдим итәм. Анда илебез каһарманы Михаил Петр улы Девятаевның тормышы хакында тулы язылган.
Рәфыйк МӘХМҮДОВ, Аксакаллар Шурасы рәистәше

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: