Алабуга нуры

Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти...

Әти! Нинди кыска сүз. Ләкин шушы сүз эченә күпме мәгънә тупланган.

Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әтинең канаты астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең. Безнең әтиебез дә тырыш, олы җанлы, бик яхшы кеше.
Әтиебез, Сирен Хәйдәр улы Гайнанов, 1974 елның 14 гыйнварында Алабуга районы Морт авылында дөньяга килә. Әтине ике яшендә яслегә, аннан соң балалар бакчасына бирәләр. Ул бик шук, җитез бала булып үсә. Җиде яшендә мәктәпкә укырга керә, мәктәп тормышында бик актив катнаша. Аның хыялы алдагы тормышын шофер һөнәре белән бәйләү була. Шуның өчен ул Мамадыш шәһәрендәге урта һөнәри белем бирү техникумына укырга керә. Укуын тәмамлау белән әти хәрби хезмәткә чакырыла. 1993 елда ул Казанга китә, шуннан поезд белән Самарага җибәрелә. Самара өлкәсе Черноречье шәһәрчегендә солдатлар БМП-2 машинасында йөрергә өйрәнәләр, өч ай укып машина йөртү таныклыгы алалар. Шуннан соң әтине Самара өлкәсе Юрга шәһәренә алып китәләр. Поезд тәгәрмәчләре салмак кына текелди, купе тәрәзәләреннән таныш булмаган урманнар, авыллар, шәһәрләр күз алдыннан тиз-тиз үтеп китеп югалалар. Әти үзенең уй-кичерешләренә бирелә... Поезд туктагач, солдатлар урыннарыннан кузгала башлыйлар. Шул вакытта әти кырыс чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр була. Алар хәрби частькә юнәләләр. Офицерлар кереп солдатларны тезеп бастыралар һәм һәрберсен аерып, үзләре белән алып китәләр. Минем әтием иптәш егете белән разведротага сайлап алына. Ул өченче класслы рядовой механик-машина йөртүче була.
1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләре үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан иткән Чечня республикасына кертелә. Ике ел дәвам иткән сугышта, рәсми мәгълүматка караганда, Россия ягыннан алты меңгә якын солдат һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип санала. Чечня республикасы ягыннан югалтулар дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. «Мемориал» мәгълүматынча, бу сугыш Чечня республикасында яшәүче 50 меңгә якын гади халыкның үлеменә китергән.
Ә 1994 елның 12 декабрендә хәрби частькә әзерләнеп торырга дигән приказ бирелә. Солдатлар, офицерлар, командирлар әзерлек эшләрен башлыйлар. Күпмедер вакыт узгач, Грозный шәһәренә юл тоталар. Тагын поезд, тагын уйлар. Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Шушы сүзне ишетү белән йөрәк ярсып тибә башлый. Ә шушы вакытта солдатлар нәрсә генә уйламаганнар икән? Әтинең башында нинди уйлар булган?!
Дүрт тәүлек юлда булып, Грозный шәһәренә барып җитәләр. Поезддан машиналарны, танкларны, БМПларны төшерәләр һәм бер колонна итеп тезеп куялар. Солдатлар машиналарга утырып юлга чыгып китәләр. Частьтән иң беренче булып саперлар, аннан соң разведчиклар, иң соңыннан техника йөртүчеләр чыгып китә торган булалар.
— Көне буе йөреп чиктән тыш арыла, чөнки бронежилет киеп, пуля үткәрми торган каска, автомат асып, тулы боеприпаслар белән чыгып китәргә туры килә. Болар барысы якынча утыз биш килограммга якын... Еш атыштык, кемнең кемгә атуы билгесез. Сиңа ут ачкан якка төбәп атасың гына. Гадәттә, караңгы төшкәч, я таң алдыннан атыша идек, — дип искә ала әтием.
Моздок авылына барып җиткәч, тикшерү эше алып барганда граната шартлап, әти яралана, аңын югалта. Аны вертолет белән Волгоград шәһәренә госпитальгә җибәрәләр...
Ә бу вакытта әби белән бабай әтине сугышка алып китүләрен бөтенләй белмәгән булалар. Әтинең туган көне җитә дип посылка тутырып җибәргән булганнар. Ә 6 гыйнвар көнне телеграмма килеп төшә: «Гайнанов Сирен Волгоград шәһәрендә госпитальдә ята». Әби белән бабай озакламый, икенче көнгә үк юлга чыгып китәләр. Ул вакытта нинди генә уйлар кермәгәндер аларның башларына. Волгоград госпиталенә барып җитеп, әти янына кергәч, аның исән-сау булуына инангач күңелләре тынычлана. Ләкин әбием сүзләренчә, аның сул аягы чуен кебек кап-кара була. Әтине госпитальдән чыгаргач, өйгә кайтып җиткәч, әби белән бабай җибәргән хат яңадан әйләнеп кайта. Аның тышында менә болай дип язылган була: «Үз теләге белән сугышка китте».
Әти үзенең батырлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнә. Тик әтигә тыныч тормышка ияләнүе авыррак була. 
— Сугышта үзеңнең армиягә кадәр нинди булганыңны онытасың. Тормышың һәрвакыт шундый булган кебек тоела, бернидән курыкмаска өйрәнәсең. Дөресен генә әйткәндә, кеше белән юньләп сөйләшүне дә оныткан идем. Кыскасы, гадәти тормышка кайтырга шактый вакыт кирәк булды, — ди ул.
2004 елда әтиемә «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» таныклыгы бирелә.
... Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янган танклар, «дошманнар» вәхшилеге ир-егетләрне сискәндереп уятыр. Үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй-хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңларга тырышып бәргәләнер алар...
Беренче Чечня сугышы башлану көнен хәзер искә алмыйлар диярлек. Аның корбаннары саны да төгәл билгеле түгел.
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен генә!
Газаплары яуның булды күп...
Ятып калган дуслар истә чакта,
Мин батыр, дип уйлау гөнаһ күк.

Азалия һәм Басыйр ГАЙНАНОВЛАР

Фото: Гайнановларның гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: