Алабуга нуры

Эх,сугыш,сугыш...

1943 елның салкын октябрь ае. Ара-тирә кар катыш яңгыр явып уза. Авыр күгелҗем-карасу болытлар ашыга-ашыга көнчыгышка таба агылалар. Менә берничә көн инде алгы сызыкта тыныч. Артиллерия тынып калган, зениткалар өстенә яшькелт-кара җәймәләр капланган.

Зенитчы кызлар блиндажында тимер мичтә каен утыны чытырдап яна. Кайнар мич тирәсендә гимнастеркалар, шинельләр кибәргә эленгән, солдат итекләре тезелеп тора. Кызлар үз эшләре белән мәшгуль, кемдер хат яза, кемдер гимнастеркасына төймә тага, ә әле генә зениткалар янында сакта торып кайткан кызлар ял итәргә җыена.

Каядыр еракта кемдер бик моңлы жыр суза. Әллә үзбәк, әллә казах телендә. «Безнең татар көе кебек, моңлы»,- дип уйлап куйды Шәмсия, бу еракта яңгыраган җыр аңа «Олы юлның тузаны» көен хәтерләтә иде. Йөрәкне чеметеп туган авылы искә төште. Менә ул Чүче тавы башында басып тора, ерак түгел әнисе урак ура, ә аста, тау итәгендә, ямь-яшел таллар арасында туган авылы җәелеп ята. Авыл читеннән боргаланып-боргаланып Сөн елгасы ага. Менә инеш, Солтан чишмәсе, hәм менә аның туган йорты. Аның тәрәзәләре кояш нурларында балкый… Шәмсиянең татлы уйларын кемнеңдер кискен тавышы бүлде:

- Шура, командир янына!

Шәмсия берничә секунд чынбарлыкка кире кайта алмыйча аптырап калды, ә тагын берничә секундтан ул тиз генә итекләрен, шинелен, бүреген киеп, блиндажның агач стенасына сөяп куйган мылтыгына үрелде. Мылтыгын иң өсте аша асып ишектән чыкты, йөзенә салкын жил белән вак яңгыр тамчылары килеп сыланды.

- Шура, ике сугышчыны ал да, урманга, утынга, - диде командир.

- Үтәргә рөхсәт итегез, - Шәмсия бик җитез генә борылып блиндаждан чыкты hәм окоп буйлап машинасы торган якка атлады.

Ул килеп җиткәндә машина янында ике сугышчы әкрен генә тәмәке көйрәтеп басып торалар иде инде. Берсе олырак яшьтәге нык кына гәүдәле абзый, икенчесе яшь кенә аксыл чырайлы егет. Олы яшьтәге абзый машинага таба килгән Шәмсияне күреп аптырап калды, тик гаҗәпләнгәнен күрсәтмәскә тырышты. Менә машина кабынды, бераздан кузгалып та киттеләр. Урман ерак түгел, ике-өч чакрымнар тирәсе. Бу урманга беренче генә баруы түгел аның, юлы таныш. Тик менә тагын карлы яңгыр төшкәли башлады, машина тәгәрмәчләре авыр үзле балчыкны бик авырлык белән ерып баралар. Менә урман, бераз урман эченәрәк керергә кирәк, урман буенда немец разведчик-самолеты бик тиз күреп алыр, дип уйлап куйды Шәмсия. Урман эчендә көн тагын да шыксызрак, юешрәк, караңгырак булып тоелды. Шәмсия машинаны кайту ягына борды, ә сугышчылар тиз генә эшкә тотындылар. Көн әкренләп кичкә авышты, караңгы төшкәнен сизми дә калдылар. Утынны машинага төяп бетергәндә урман караңгылыкка чумган иде инде. Ут яндырырга ярамый, ә юл бөтенләй күренми, урман буена кадәр шактый ара бар. Машина, бик авырлык белән булса да ,әкрен генә алга бара. Кинәт нәрсәдер шыгырдады, шалтырады, машина дерелдәп куйды hәм сулга таба авыша башлады. Барысы да машинадан читкә сикерделәр. Тик машина аумады, ул арткы тәгәрмәче күмелгәнче тирән чокырга чумган иде. Бу караңгыда машинаны чокырдан чыгарып булмасы көн кебек ачык. Шактый гына уйланып торгач:

- Кызым, - диде олы яшьтәге абзый, - без кайтып ярдәмгә кешеләр алып килик, ә син машинада утырып тор. Син курыкма, без озакламабыз, тик машинада гына утыр.

Бераздан сугышчыларның гәүдәләре урман караңгылыгына кереп югалды. Шәмсия ялгызы калды, урман тагын да караңгырак, ә агачлар шаулавы тагын да шомлырак булып тоелды аңа. Күңелгә әллә нинди шомлы уйлар килә. Берничә көн элек бу урманда безнең разведка фашистлар засадасына юлыккан иде. Шәмсия уң кулы белән мылтыгына үрелде, аны үзенә табарак тартып куйды.

- Жебемә, - диде ул үз-үзенә, - күп булса 3-4 сәгатьтән сугышчылар әйләнеп килерләр…

Тәрәзә пыяласына яңгыр тамчылары сылана. Шәмсия нәрсәдер күрергә өмет иткән кебек тәрәзә пыяласы аша күккә карады. Дөм караңгы, күктә ник бер йолдыз күренсен. Әгәр дә шунда, еракта, агач башлары арасында бер кечкенә генә йолдыз җемелдәп торса да аңа җиңелрәк булыр иде сыман тоелды. Шәмсия хәзер генә аякларының тезгә кадәр юеш икәнен сизде, тик итекләрне салу, аяк чолгауларын алыштыру турында уйлыйсы да юк, түзәргә туры килер.

Ә вакыт бик әкрен уза. «Их, әткәй белән әнкәйгә хат язып җибәрмәдем, миннән озак хат булмаса борчылырлар инде», - дип уйлады Шәмсия, энесе Мәсгуттән дә бик күптән хат-хәбәр юк, дип язалар. Әтисе хәзер керосин лампасы яктысында китап-дәфтәрләрен ачып салып нидер язадыр. Әтисе укытучы аның, авылның беренче укытучысы hәм иң белемле алдынгы кешесе. Авыл халкы киңәш сорап та, шатлыгы, кайгысы белән дә, барысы да аңа килә. Ә әнисе авылда бер, тирә-якка даны таралган тегүче. Әтисе белән әнисе бик тату яшәделәр. Авыр hәм шомлы елларда да зарланмадылар, сыкранмадылар, түземле булдылар. Колхозлашу елларында беренче булып колхозга керделэр. Кечкенә булса да, әле дә хәтерендә, әтисе абзардан җирән кашканы алып чыгып җикте, тарантасына йортта булган бар әйберне тутырып, тарантас артына сыерны бәйләп колхозга илтеп бирде. Ә өйдә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала утырып калды. Әнисе бик авыр кичерде сыеры белән аерылышуны, тик дәшмәде, ара-тирә яулык очы белән күз яшьләрен генә сөрткәләп ала иде.

Әтисе бик намуслы hәм гадел кеше, шул ук вакытта бик коры да. Шәмсия 7 нче классны тәмамлагач, Казан педагогия техникумына документларын илтеп тапшырды, имтиханнарны да бик яхшы бирде. Студент булучылар списогында үзенең фамилиясен күргәч, сөенече эченә сыймады, тизрәк авылга, әтисе белән әнисенә хәбәр итәргә булды, телефоннан чылтыратты. Әтисе кызының сөенечен уртаклашмады: «Укытучы буласы түгел, рөхсәтем юк! - дип телефон трубкасын куйды. Алар гаиләсендә әти сүзенә каршы бару дигән нәрсә юк иде. Шәмсия педагогия техникумыннан документларын алып химия-технология техникумына илтеп бирде.

Техникумны тәмамлап, технолог профессиясе алды, аны Горький шәhәренә кием фабрикасына эшкә җибәрделәр. Тик озакламый сугыш башланды. Фабрика фронт өчен снарядлар ясауга җайлаштырылды. Станоклар артына хатын-кызлар, 13-15 яшьлек кызлар, малайлар басты.

Фабриканың бер цехында машина йөртүчеләр hәм шәфкать туташлары хәзерли торган курслар эшли башлады. Шәмсия дә машина йөртүчеләр курсларын бетерде.

1941 елның көзе hәм кышы коточкыч авыр булды. Ирләр фронтка китеп беттеләр. Шәмсияне фабрика директоры итеп билгеләделәр. Цехларда салкын, хатын-кызлар, балалар көнне төнгә ялгап эшлиләр. Ачлык. Станок артында ачтан егылып үлү очраклары артканнан арта. Шәмсия машинага утырып якын-тирә авылларга чыгып китә, хатын-кызлар җыеп биргән кием-салымны ипигә, бәрәнгегә алыштырып алып кайта. Тик болар гына аз, бик аз. Ә фронтка снарядлар кирәк, фашистлар Мәскәүгә якынлаша.

Шәмсия фронтка җибәрүләрен сорап гариза артыннан гариза язды. Ниhаять, военкоматка чакыру кәгазе килде. Менә ул 90 нчы зенит-артиллерия полкы сугышчысы. Фронтта машина йөртүчеләр җитми иде. Полк командиры 20 яшьлек япь-яшь кызга карап торды, кашларын җыерып башын чайкады, тик башка чарасы юк иде, кызны машинага утыртты.

Менә ел ярым инде ул vзенең «полуторка»сының руле артында, алгы сызыкка снарядлар ташый, ә алгы сызыктан госпитальгә яралылар. Ничә мең чакрым юллар узылгандыр, ул юлларда күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, үлем. Күпме яндырылган шәhәрләр, авыллар аша узды ул, ничә тапкыр немец самолетларының бомбалары астында калды, ничә тапкыр фашистлар артиллериясе утына эләкте, үлем белән күзгә-күз очрашты, күпме дусларын югалтты. Моңарчы аңа язмыш мәрхәмәтле булды, үлем аны читләтеп узды.

Ниндидер ят тавышлардан Шәмсия сискәнеп китте, урман караңгылыгына текәлде. Юк, берни күренми. Бәлки аңа ярдәмгә килүчеләрдер бу, ә бәлки… немецлар. Ул куллары белән мылтыгын тагын да катырак кысып тотты. Тавышлар тынды, күпме генә тыңласа да урман шаулавыннан башка берни дә ишетмәде. «Әгәр дә бу немецлар булса, исән килеш бирелмәячәкмен», - Шәмсия мылтыгының тимер көпшәсен күкрәгенә терәде, уң кулының баш бармагын әкрен генә мылтыкның курогына куйды. Юк, үләсе килми аның, ул үләргә тиеш түгел, аңа бит әле 22 генә яшь. Язмыш бу юлы да аны мәрхәмәтеннән ташламас, әнисенең догалары ярдәм итәр.

Шулай бик озак утырды Шәмсия, ә ярдәмгә ашыгучы солдатлар hаман күренми. «Сугыш бара, ә сугышта берничә минут та бик күп кешенең язмышын хәл итә», - Шәмсия таң атканчы көтәргә, ә аннары сакланып кына кайтыр юлга чыгарга булды. Бераздан караңгылык сыегая төште, таң атарга күп калмаган иде. Аның күз кабаклары авырайды, мылтык көпшәсе кулыннан ычкынып аска таба шуышты. Тик ул салкыннан өшегән куллары белән көпшәне эләктереп алып, күкрәгенә терәде, бөтен ихтыяр көчен җыеп күзләрен ачты. Инде шактый яктырган урман юлыннан аңа таба 5-6 солдат йөгерә иде…

Бу Шәмсия әбинең сугыш елларының бер өзеге генә. Алда әле аны тагын да зуррак сынаулар, югалтулар, авыр сугыш юллары көтә.

1944 нче елның язында Шәмсия әби үзенең күпне күргән «полуторка»сын немец трофей «Мерседес»ына алыштыра. Дивизия командиры, карт кына генерал, япь-яшь кызны жәлләгәндер күрәсең, үзенең «Мерседес»ы руле артына утырта. Шәмсия әби Җиңү көнен Польша җирендә каршылый, ә туган авылына 1945 нче елның көзендә генә кайтып җитә.

Шәмсия әби 30 ел туган авылында балалар укыта, авылның иң ихтирамлы, иң хөрмәтле кешесе була. Менә бик күп еллар Шәмсия әби безнең арабызда юк инде. Авылларының hәр кешесе хәзер дә аны зур ихтирам белән искә ала. Аның фотографияләре, хатлары, орден hәм медальләре авыл музеенда саклана.

Рәйхана Бәхтегәрәева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: