Алабуга нуры

Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев

Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде.

Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде.

"Кооперацияләр совет заманында берникадәр кысырыкланган булса да, чүпрәк, сөяк, бәрәңге, суган җыя һәм дистәләгән әйберләрне үзе аша уздыра иде. Һәм бу кооперацияләр бүгенге көндә, Экология елында, бигрәк тә кирәк. Чөнки кәгазь, батарея, пыяла, полиэтилен һәм дистәләгән төрле әйберләр, икътисад һәм экологияне генә берләштерә торган әйбер түгел. Кооперацияләр берләшеп, оешып, боларны зур күләмдә оештырган очракта, әлбәттә без күп проблемалардан китә алабыз. Президентыбызның "яшел" икътисад дигәнен дә мин шушы экология кысаларына кертер идем: без бу мәсьәләгә дә бик игътибарлы булырга тиеш", - диде Таһир Һадиев.

"Бездә бүген бара торган инновация һәм алдынгы технологияләрнең без ахырын уйлап бетермибез. Шул ук батареяны гына карыйк: утны да яндыра, пультларны да эшләтә, бөтен җиргә кирәк. Без шушы батареяны көче беткәннән соң каядыр ташлыйбыз икән, ул табигатькә зур зыян сала. Шуның өчен без өстәл, урындык, телевизор, фотоаппарат, гомумән, нәрсә генә ясалса да, аның ничек итеп яңадан эшкәртеләчәген уйларга тиеш. Һәрбер программаның, һәрбер әйбернең башы һәм ахыры бар. Бу әйберне ясап чыгарганнар икән, ахыры кая барып тоташуын уйларга кирәк", - диде Таһир Һадиев "Татар-информ" агентлыгына.

tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 20:21
    Без – Хәния кызлары Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша.
    5
    0
    0
  • 23 ноября 2017 в 08:09
    Яшел гармунлы талант иясе! Видео Баянчы, композитор Айдар Илдус улы Сәләхов инде 3 яшендә үк зур сәхнәдә чыгыш ясап, лауреат булган!
    25
    0
    2
  • 22 ноября 2017 в 16:17
    Әниләр көнен каршылап Бүген, 22 ноябрьдә шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче санлы “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әниләр көне”нә багышланган кичә узды.
    8
    0
    1
  • 22 ноября 2017 в 16:10
    “Иң мөһиме – гомерне саклау” Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне алдыннан Алабуга ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев журналистлар белән аралашты. Очрашу барышында мөһим сораулар яңгырады һәм кайбер нәтиҗәләр ясалды.
    13
    0
    0
  • 22 ноября 2017 в 15:59
    Гомеренең бәхетле еллары безнең шәһәрдә үткән Хәбибрахман Габдрахманов (Хәбра Рахман) 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый, беренче шигыре “Ялчы” дип аталган крестьян газетасында дөнья күрә. Көн кадагына язылган хикәяләре басыла. 1936 елдан аның тормышы Алабуга белән бәйләнгән.
    18
    0
    0
  • 22 ноября 2017 в 09:11
    Авыл төзеклеге өчен тавыш бирделәр Үткән ялларда Алабуга районының барлык җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар үтте.
    13
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    25
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 08:58
    Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты “Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.
    29
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 14 ноября 2017 в 14:27
    Алабугада яңа мәдрәсә булачак
    Алабуга шәһәренең “Шатлык” мәчете янында төзелеш эшләре бара. Биредә төзеләчәк күпфункцияле үзәк үз эченә мәдрәсә, ашханә һәм спорт залын алачак.
    85
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    25
    0
    0
  • 23 ноября 2017 в 08:09
    Яшел гармунлы талант иясе! Видео Баянчы, композитор Айдар Илдус улы Сәләхов инде 3 яшендә үк зур сәхнәдә чыгыш ясап, лауреат булган!
    25
    0
    2
  • 22 ноября 2017 в 15:59
    Гомеренең бәхетле еллары безнең шәһәрдә үткән Хәбибрахман Габдрахманов (Хәбра Рахман) 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый, беренче шигыре “Ялчы” дип аталган крестьян газетасында дөнья күрә. Көн кадагына язылган хикәяләре басыла. 1936 елдан аның тормышы Алабуга белән бәйләнгән.
    18
    0
    0