Алабуга нуры

Ел саен бүләк ала

“ТАТМЕДИА” АҖ газетага язылучылар арасында призлар уйнатты.

Татарстанның төрле почмакларыннан 64 кеше җиңүче булды. Алар арасында Алабугада яшәүче Рафис Заһидуллин, иң актив язылучы буларак,  конференц-сумкага ия булды. Аның газетага язылу квитанцияләре иң зур суммалык булган. Даими укучыбызны җиңүе белән котлыйбыз.

Рафис Заһидуллин “ТАТМЕДИА”нең әлеге чарасында һәр ел катнаша. Кешеләрнең Интернет белән кызыксынуына карамастан, ул бүген дә газета дөрес яңалыкларның төп чыганагы булып кала дип саный.

“ТАТМЕДИА” АҖ бүләкләренең иң зурысы – телевизор – Мамадыш районында яшәүче кешегә эләккән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    97
    0
    0
Ночной режим