Алабуга нуры

Эшебез дә, бәйрәмебез дә – горурланырлык

Алабугада халкыбызның яраткан һәм көтеп алган Сабан туе бәйрәме 8 июньдә үтте. Бәйрәмне ачу тантанасында Алабуга муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов, район җитәкчеләре, дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады, алар арасында Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова да бар иде.

Бәйрәм тантанасын ачу

Тантана көндезге сәгать 11дә башланып китте. Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын ипи-тоз һәм татар халкының милли ашы – чәкчәк белән каршы алдылар һәм котлауларга чират җитте. Район башлыгы Геннадий Емельянов барысын да бәйрәм белән тәбрикләде:

– Чын күңелдән сезне яраткан милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм!

Сабан туе бәйрәме татар халык традицияләренең иң яхшы якларын үзенә җыйды һәм бүген безнең барыбыз өчен дә бик якынга әверелде. Сабантуй Туган җирнең матурлыгы, яшәү билгесе булган икмәкнең чын кыйммәте белән дан тота. Бәйрәмне билгеләп үткәндә без Җир туендыручысын олылыйбыз, авыл халкын авыр, әмма намуслы хезмәте белән данлыйбыз. Чәчү эшләре уңышлы үтте, мул уңышка өмет итеп, халык күңел ача. Бүген без чын күңелдән бәйрәм итеп, туганнарыбызны һәм дусларыбызны сәламлибез. Сабантуй батырларына, меңләгән коллективның иң яхшы вәкилләренә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, бу бәйрәм белән бәйле барлык кешеләргә аерым хөрмәт. Алабугалыларның горурланырлык эшләре бар. Кыш көне авыл халкы әһәмиятле һәм нәтиҗәле эшләде. Язгы кыр эшләрен начар һава торышы шартларында алып барырга туры килде, әмма безнең механизаторлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һава торышының нинди булуына карамастан, үз тәҗрибәсен, белемнәрен, осталыкларын җигеп, кыска арада барлык язгы кыр эшләрен башкарырга өлгерделәр, 2019 ел уңышы өчен ышанычлы нигез салынды. Аларның актив эше нәтиҗәсендә Алабуга районы быел республикада иң яхшы унлыкта үз позицияләрендә тора: республикада сөт саву буенча 10 урын; мөгезле эре терлек ите үстерү буенча 6 урын; 100 баш сыердан алынган бозаулар буенча 2 урын. Савым сыерларының баш санын яхшырту һәм “Нократ таңнары”, “Яшь көч”, “Айсара” агрофирмаларының генетик потенциалын яхшырту максатларында Голштинофриц һәм кара-чуар токымлы 200 баштан артык нәселле тана сатып алынды. Бигрәк тә “Яшел үзән” агрофирмасы директоры Фиргать Исхак улы Сәлахов һәм “Яңа Юраш” директоры Хәлил Нуретдин улы Сабирҗанов кебек хуҗаларның җайга салынган эшен билгеләп үтәсе килә. Алар сөт җитештерүне 71,14 процентка арттырган. Безнең аграрчылар 40 мең гектарда бөртекле, азык һәм техник культуралар чәчте. “Яшь Көч” агрофирмасы җитәкчесе Рузилә Һадиуллина, “Нократ таңнары” җитәкчесе Сергей Полынкин, “Башак” җәмгыяте рәисе Павел Талапин зур нәтиҗәләргә иреште. Районның төп байлыгы – кешеләр. Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге сәясәт авыл халкының хезмәтен һәм тормышын уңайлырак һәм уңышлы итәргә мөмкинлек бирә. 2018 елда безнең районның крестьян-фермер хуҗалыкларында республика акчасына сыер абзарлары, силос-сенаж базлары, ашлык чистарту комплекслары, шулай ук гаражлар, ремонт остаханәләре һәм спорт парклары төзекләндерелде. Олы Шүрнәк, Илмәт, Олы Елово, Свиногорье, Покровка авылларында күпфункцияле үзәкләр, Иске Күклектә ФАП, Тарловка, Поспелово, Олы Шүрнәк, Яковлево, Илмәт һәм Хлыстово авылларында балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде. Наратлы Юраш, Олы Тарловка, Колосовка авыллары газлаштырылды, Илмәт һәм Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башкарма комитеты биналары төзекләндерелде. Лекарево мәктәбе, дистәләгән километр юллар төзекләндерелде һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Уртак көч белән туган районыбыз һәм һәр Алабуга кешесе өчен яхшы нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам. Бүгенге Сабан туе сезнең хәтерегездә якты онытылмаслык хис-кичерешләр белән истә калыр һәм яңа уңышларга һәм казанышларга рухландырыр, – диде үз чыгышында район башлыгы.

– Елдан-ел шәһәрегездә бәйрәм кызыклырак, ямьлерәк, матуррак уздырыла. Районыгыз да, райондагы кешеләрегез дә матур. Аерым рәхмәт сүзләрен, әлбәттә, авыл кешеләренә юллыйм. Алар – бүгенге бәйрәмнең геройлары. ТР Дәүләт Советыннан котлауларны кабул итегез, – диде Татьяна Ларионова һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.

– Хәерле көн, хөрмәтле алабугалылар! Республикабызның Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне барыгызны да  татар халкының көтеп алган иң күркәм, иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабан туебыз белән тәбрик итәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим. Сабан туйларыгыз мөбарәк булсын! – диде Айрат Шәмсиев һәм ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев исеменнән котлау укыды.

“Сабантуй – 2019” флагын язгы чәчү батыры “Яңа Юраш” агрофирмасы механизаторы Фәнис Галиев һәм 2018 елның абсолют батыры Азат Кавиев күтәрде.

Гадәт буенча бәйрәм ачу танатанасында чәчү батырларын һәм хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Быел бу исемнәргә “Башак” җәмгыяте сыер савучысы Земфира Грахова  һәм 879 гектар җир эшкәрткән механизатор Фәнис Галиев лаек булды.

Бәйрәм ачылганнан соң, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте театральләштерелгән бию композициясен куйды. Дәрәҗәле кунаклар һәм алабугалылар “Милли йортлар” мәйданчыгын карады. Алар районыбызда яшәүче милләтләр көнкүреше белән танышты.

– Без Сабан туена милли ризыкларыбызны районыбызның татар авылларында әзерләп килдек. Халкыбызның кунакларны каршы ала торган ризыкларын – чәкчәк, кош теле; балан, дөге һәм кабак бәлешләре, катык ясап, өчпочмаклар пешереп, үзебезнең бакчаларыбызда үскән җиләк-җимешләрдән ясалган кайнатмалар, тәм-томнар алып килдек. Алардан башка өстәлдә үлән чәйләре дә бар, – дип сөйләде Татар Дөм-Дөм авылы китапханәчесе Венера Ибниева.

Шулай ук “Милли йортлар” мәйданчыгында татар авылларыннан Морт, Иске Юраш, Илмәттән мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре катнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: