Алабуга нуры

Эшмәкәрләр коррупция турында ни уйлый

Алабугада коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды.

2016 елның ноябрь-декабрендә социаль-икътисади тикшеренүләр институты тарафыннан "Коррупция проблемалары һәм эшмәкәрлек өлкәсе" дип аталган социологик тикшеренү үткәрелгән. Шундый тикшеренү 2012 елда да уздырылган. Аның нәтиҗәләре турында безгә институт директоры Галина Калашникова сөйләде. Барлыгы 114 кече һәм урта эшмәкәр җәмгыятьтә коррупция фактлары таралуга бәя биргән. 2012 елда сорашуда катнашучыларның яртысыннан артыгы (55 процент) коррупция һәм ришвәтчелек очраклары еш күренеш дип санаган булса, 2016 елда андый фикердәгеләр саны ике мәртәбә ким, аларның өлеше 27 процент тәшкил иткән.

Проблеманың үзенә карата да мөнәсәбәт үзгәргән. 2012 елда чарада катнашучыларның 22,6 проценты "проблемаларны хәл итүдә ришвәт бирү яшәүнең мөһим өлеше, аннан башка берни эшләп булмый" дип белдергән булса, 2016 елда алай исәпләүчеләр саны өч тапкыр диярлек кимегән - 8 процент булган. 2016 елдагы сорашу нәтиҗәләре буенча, респондентларның 61,4 проценты катгый рәвештә "ришвәт кулланырга кирәк түгел, чөнки коррупция безне һәм безнең хакимиятне тарката" дип белдергән. 2012 елда андый вариантны 35,5 процент эшмәкәр сайлаган булган.

Коррупция очракларына эләккәне булган, ләкин мәсьәләне ришвәт биреп хәл итүдән баш тартучыларга моның сәбәбен күрсәтергә тәкъдим ителгән. Ришвәттән башка да проблемаларны чишеп була дип уйлаучылар 2016 елда 61,5 процентка кадәр арткан (чагыштыру өчен: 2012 елда - 21,5 процент).

Ришвәт бирүгә этәрүче сәбәп итеп, 5 кеше вазифаи затларның аяк чалуыннан туйганлыкны күрсәткән, 2 эшмәкәр - вакыт булмау яисә закон юлы белән хәл итеп булмаганлыкны атаган, 1 кеше эшне сыйфатлырак башкарып чыгарга теләгәнлеген әйткән. Коррупцияле килешүгә барган 6 эшмәкәрнең 5е хакимият органнарында документларның каралуын тизләтү өчен, законсыз бүләк бирүләрен күрсәткән, һәм 1се - автоиминиятләштерү полисы алу өчен, дип белдергән.

Муниципаль хаҗәтләр өчен товар (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алган вакытта, коррупция дәрәҗәсен киметүгә булыша торган чаралар турында Социаль икътисадның перспектив үсеш палатасы рәисе Денис Хәмидуллин сөйләде.

- Сатып-алулар өлкәсендә, кызганычка, коррупция яңа күренеш түгел. Бу проблеманы һәрьяклап чишүдән башка, аның белән көрәшү мөмкин түгел. Сатып-алу гамәлен регламентлаучы төп документ булып "Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товар, эш, хезмәт күрсәтүне сатып-алулар өлкәсендә контрактлы система турында" Федераль Закон тора, - ди ул.

Ул шулай ук бу өлкәдә коррупцияне кисәтү ысулларын аерып күрсәтте:

- сатып-алу эшчәнлегенең бар этапларында мәгълүмати ачыклык - сатып-алуның гомуми кагыйдәләрен нигезли торган хокукый актларның кул астында булуы; сатып-алу эшчәнлеге өлкәсендә ярдәмче документларны (локаль актлар, методикалар, инструкцияләр) ачык карау мөмкинлеге; сатып-алуны башкарган вакытта, бәйсез мониторинг һәм җәмәгать контролен җитәрлек дәрәҗәдә тормышка ашыруда барлыкка килгән мәгълүмәткә рөхсәт булу; килешү һәм түләүләр һәм алар буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында белешмәләрнең ачыклыгы; сатып-алу эшчәнлеге нәтиҗәләренә дәгъва белдерү рәвешенең ачык булуы. Сатып-алуларның үтә күренмәлелеген тәэмин итә торган уңышлырак чара булып мәгълүмәтне "Интернет" челтәрендә урнаштыру тора;

- сатып-алуда катнашу шартларының нәтиҗәле көйләгече - үз эченә сатып-алуда катнашучыга, товарга, эшкә, хезмәт күрсәтүгә таләпләрне, заявкаларны һәм контракт рәсмиләштерү турында карар кабул итүне бәяләүне үз эченә ала.

- 2006 елның 1 гыйнварына кадәр сатып-алулар өчен җаваплы вазифаи затлар товар китерүчеләргә, башкаручыларга, подрядчыларга ирекле таләпләр куйды. Шул рәвешле, эшмәкәрләрнең торгта катнашуын чикләп һәм "үз" компанияңнең контрактын тәэмин итеп булыр иде. Бүген сатып-алуда катнашучыларга карата документлар тәкъдим итүдә таләпләрнең ачык исемлеге бар. Ирекле яки өстәмә таләпләр куюны закон тыя. Катнашучыларның квалификациясе икътисади яктан һәркемгә аңлаешлы критерийлар буенча үткәрелә, һәм шундый эшләр башкаруда тәҗрибә булуын күздә тота. Бүген без электрон аукцион кебек андый механизмны кулланабыз, алар бюджет акчаларын нәтиҗәле файдаланырга гына түгел, техник яктан алга китүгә дә булыша. Электрон төрдәге аукцион эшмәкәрләрнең аноним рәвештә катнашуын тәэмин итә. Хәзер заказ бирүче аларга катнашу шартлары куеп һәм субъектив таләпләр белән тәэсир итә алмый. 2006 елның 1 гыйнварына кадәр, килешенгән контрактларның теләсә-кайсы шартын, шул исәптән бәяне һәм эш күләмен дә үзгәртү мөмкинлеге булды, бу үзе үк коррупциягә алшарт булып тора иде. Хәзер гамәлдәге контрактка үзгәртү кертү очракларының чикләнгән исемлеге билгеләнгән. Закон контракт бәясен, эшне үтәүнең вакытын, хезмәтләр күрсәтүне, китерү һәм башка күп нигезләмәләрне ирекле үзгәртүгә юл куймый, бу исә коррупциячел схемаларны тормышка ашыру мөмкинлеген сизелерлек чикли. 2011 елның язына кадәр заказчылар контрактның беренчел (максималь) бәясен ирекле билгели торган иде. Болай эшләү бәяләре базарныкыннан күпкә артык булган кыйммәтле җиһазлар сатып алуга китерде. Хәзер заказчылар куелган бәяләрне нигезләргә һәм базарны өйрәнергә, шуңа охшаш товарлар, эш, хезмәт күрсәтүгә килешенгән контрактларга мониторинг үткәрергә мәҗбүр, - дип аңлатты Денис Хамидуллин.

Сатып-алулар өлкәсендә нормаларны бозган өчен, "Контрактлы система турында" Законның 30 маддәсендә күрсәтелгәнчә, административ җаваплылык каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: