Алабуга нуры

Федераль күләмдә эш яки дәүләт акчаларны кая кертә

Яңа мәктәп, авыл клубы, фельдшер-акушер пункты, юл һәм башка күп нәрсәләр... Бүген Алабуга районы территориясендә милли проектлар буенча тормышка ашырыла торган юнәлешләр аз түгел. Алар сәламәтлекне саклау, экология, мәдәният, мәгариф кебек төрле өлкәләрне үз эченә ала.

Алабугадагы сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпкә соңгы мәртәбә кайчан яңа җиһаз китергәннәрен биредәге хезмәткәрләр хәтерләми дә инде. Һәм менә, ниһаять, быел яңа уку елы башланыр алдыннан, уку бинасының матди-техник нигезе ныгытылды. Анда яңа сенсор-бүлмә барлыкка килде, тестлар һәм ачык дәресләр үткәрү өчен интернетка чыгулы интерактив смарт-панель, баланың психофизик халәтен бәяләргә мөмкинлек бирә торган аппаратлы-программалы комплекс, мөгаллимнәр авазлар, сулыш, тыныш өстендә эшли торган “лого” программалы-индикаторлы комплекс, ишетү сәләте бозылган балаларга аваз көчәйткеч сурдотренажер урнаштырылды – барысын да санап бетерерлек түгел.

– Менә, мәсәлән, балаларның тоемын үстерү өчен тактиль шарлар, бу бик тә мөһим, чөнки бөтен мускул-сөйләм хәтере бармак очларында урнашкан, – дип сөйли укытучы-дефектолог Наталья Селиванова, – яисә менә авазларны дөрес әйтергә өйрәнү өчен интерактив өстәл. Бу ике проблема, аваз һәм сөйләм кыенлыгы, һәрвакыт кулга-кул бара. Шулкадәр яңа җиһаз алуыбызга, без бик шат, хәзер эшебез нәтиҗәлерәк булыр, – ди мөгаллим.

Бүген интернат-мәктәптә 60 бала укый. Яңа җиһазлар кайтаруга федераль бюджеттан 4 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк, Алабуга интернат-мәктәбе – республикадагы шундый мәктәпләрдән матди-техник базасы ныгытылган 17 мәктәпнең берсе. Моңа “Мәгариф” милли проект аркасында ирешергә мөмкин булды. Шушы проект кысаларында шулай ук Танайка урта мәктәбе, Алабуга политехник көллияте, “Юлдаш” балалар һәм яшүсмерләрнең экскурсияләр һәм туристлык үзәге яңа уку елына җиһазлар алды.

“Имин һәм сыйфатлы юллар” проекты быел “Алабуга-Лекарево-Олы Армалы” юлын яңартырга мөмкинлек бирде. Трассаның бу өлешендә 3 километрдан артык ара төзекләндерелгән.

Әлеге проектның беренче этабы тормышка ашырылды, безнең тикшерү төркеме урынга чыгып карады инде, проектның кайсыбер җирендә үзгәрешләр кертергә карар кылынды, анык әйтсәк – куркынычсызлык турында сөйлибез икән, анда җәяүләп чыгу юлы урнаштырырга кирәк, дип сөйләде райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, хәбәрчебез белән әңгәмәсендә. – Ремонтка барлыгы 21,6 миллион сум акча бүленде, бу юл төбәк әһәмиятендә, ул авыл җирлекләребезне шәһәр белән, шулай ук Татарстанны Удмурт республикасы һәм Киров өлкәсе белән тоташтыра, ягъни бу Россия Федерациясенең башка субъектларына чыгу дигән сүз.

 Тикшерү төркемен Людмила Рыбакова юкка гына телгә алмады. “Бердәм Россия” партиясе башлангычы белән, милли проектларның тормышка ашырылуын урыннарда тоташ тикшерү оештырылган. Татарстанда милли проектларга 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Республикада 127 сәламәтлек саклау объектын яңадан үзгәртеп коруга һәм төзүгә 5,7 миллиард сум тотарга ниятлиләр, мәгарифнең 151 объектына, балалар бакчаларын санамаганда, милли проектлар буенча 6 миллиард сум диярлек акча үтә. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү “Демография” дип аталган аерым милли проектка чыгарылган, анда яңадан үзгәртеп кору һәм төзүгә, гомуми бюджеты 8,2 миллиард сумлык булырлык, 114 корылма күздә тотыла. Иҗтимагый программаларны тормышка ашыруда мондый эш күләменең безнең республикада совет чорында да, аннан соң да, әле булганы юк иде. Өстәвенә, 44,6 миллиард сум – Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруның беренче этабына гына. Проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, һәм киләсе елдан сумма артачак. Программа башланган гына вакытта, төбәкләр шундый сорау күтәрде: эшләр исемлеген халык теләкләрен искә алып киңәйтергә мөмкинме? РФ хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев “әйе, мөмкин – хәтта 2020 елда ук”, дип җавап бирде. Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстанның “Бердәм Россия”се республикадагы милли проектларны тормышка ашыруны тикшерүгә кушылган.

– Беренчедән, бу кайда тоткарлыклар барын күрү өчен кирәк, – дип аңлата Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруны тикшерү буенча эшлекле төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Икенчедән, һәр проектның җирлекләр тормышына тәэсир итүен, һәм алга таба милли проектларга халыкка кирәкле корылмаларны кертү мөһимлеген аңласыннар өчен, тикшерү кирәк. Шуңа да без партиялеләргә генә түгел (республикада алар 128 мең кеше), Татарстанда яшәүчеләрнең барысын тикшерүгә актив катнашырга чакырдык: шушы мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм спорт объектларыннан сезгә файдаланасы бит. Әгәр дә республиканың бар халкы, дүрт миллион пар күз дияргә була, һәр төзелешне карап тора икән – барысы да сыйфатлы һәм вакытында эшләнәчәк.

Алабугага килгәндә, Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, безнең район 17 корылмасы булган 11 проектта катнаша. Аларның һәрберенә куратор беркетелгән. Мәсәлән, Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников “Сәламәтлекне саклау” юнәлешен җитәкли, “Алабугагаз” директоры Фавис Төхфәтуллин “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышу” проекты өчен җавап бирә. Әлеге проектта “АлАЗ” җитештерү берләшмәсе актив катнаша. Аның кысаларында предприятиегә 1 миллион 113 мең сум акча бүлеп бирелгән булган, аны хезмәткәрләрне укытуга һәм яңадан әзерләүгә тотарга ниятлиләр. Проектның максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү

– Бу программа буенча тагын ике оешма бар: 3 миллион 200 мең сумлык грант алуга дәгъва белдергән Алабуга аккумулятор заводы, алар 151 кешене укытып һәм яңадан өйрәтеп чыгарырга тели, – дип сөйли Людмила Рыбакова, – Тагын “Алабуга” МИЗының берничә предприятиесе 300 кешене яңадан укытырга гариза бирде.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары әйтүенчә, август ахырында проект кураторлары җәмәгатьчелек каршында хисап бирәчәк. Нәкъ шул көннәргә милли проектларны тормышка ашыру буенча халык тыңлаулары билгеләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: