Алабуга нуры

Фермер – һөнәр түгел, яшәү рәвеше

Бөртеклеләрне җыеп алу гадәттән тыш шартларда башкарылса да, ярыйсы гына уңыш алынды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында безнең район терлек азыгы белән тәэмин ителеш буенча да яхшы исәптә. Җирле аграрчылар гадәттәгечә үз продукцияләренә бәя күтәрелгәнне көтә.

Алабуга районында бу өлкәдәге кыенлыклар һәм көтелгән нәтиҗәләр турында без АМР авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа башлыгы Руслан Сафин белән сөйләштек.

– Хәерле көн, Руслан Әлфирович, быел сентябрьдә сез яңа вазифага керештегез. Сер булмаса, әйтегез әле, кайда укыдыгыз, эшләдегез, авыл хуҗалыгы өлкәсенә ничек килеп эләктегез?

– Мин үзем Алабуга кешесе, АДПУның технология-икътисад факультетын тәмамладым. Хезмәт юлымны икмәк кабул итү предприятиесендә комбайнчы булып башладым. Аннары 2012 елда ТР дәүләт техкүзәтчелеге органнарына эшкә кердем. Үзйөрешле һәм башка машиналарның торышын күзәтә торган бу идарәдә 6 ел Алабуга бүлеге җитәкчесе вазифасында булдым. Шул рәвешле, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән мин яхшы таныш идем. Бер ел “Алабуга” МИЗында эшләдем. Шуннан мине районның авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләргә чакырдылар. Үзем турында кыскача гына әйтсәм, мин өйләнгән, ике балабыз бар.

– Авыл кешесенә быел һава торышы җайлы булмады. Көтелмәгән көйсезлекләргә карамастан, район бөртеклеләрне ничек җыеп алды?

 – Чыннан да, быелгы урып-җыюга табигать комачаулыклары булды. Башта яңгырлар яуды, бу кыр эшләренә киртә булды, әмма август урталарыннан һава яхшырды һәм икмәкне тиз арада җыюга ирештек. Бездә барлыгы 25 000 гектар чәчелгән иде, без 67, 3 тонна ашлык җыйдык. Район буенча уңыш бер гектардан уртача 27 центнер тәшкил итте. Бу республика буенча уртача нәтиҗә.

– Хәзер кышка әзерлек, терлек азыгы әзерләү белән хәлләр ничек?

Безнең авыл хуҗалыгы берләшмәләре кышка әзер дияргә була. Терлекләр кышлатуга куелган. Азыкка килгәндә, районда 12 мең тонна печән (планнан 164 процент), 45 мең тонна сенаж (100 процент) һәм 9 мең тонна силос әзерләнгән. Бүген бездә шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә 29 центнер терлек азыгы туры килә.

– Татарстанның башка районнары арасында безнең район торышы нинди?

Республика буенча алганда, Алабуга районы авыл хуҗалыгы торышы уртача. Без алда бара торган күрсәткечләр дә бар – бу, инде әйтеп үткәнемчә, терлек азыгы әзерләү. Әмма арттарак калу да күзәтелә, мисалга, мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерү буенча. Ниятләребез зурдан – бу күрсәткечләр буенча биек менү.

– Белгәнемчә, авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа башлыгы буларак, агропредприятиеләр белән танышып йөрисез. Кайларда булып өлгердегез?

– Күп кенә КФХ һәм хосусый хуҗалык предприятиеләре белән таныш идем инде, шуңа да карамастан, районның яңа җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән без авыл җирлекләрен, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне карап йөрибез. Юрашта, Мортта, Илмәттә, Яковлево һәм Еловода булдык инде. Күптән түгел пестицидлар җитештерелә торган “Август-Алабуга” заводында булдык. Шулай ук әлерәк кенә, мөстәкыйль рәвештә, авыл хуҗалыгы тракторлары һәм башка җиһазлар җитештерелә торган “МТЗ Татарстан” Сәүдә-җитештерү компаниясе”н карадым. Безнең арада техника яңарту өчен гаять зур мөмкинлекле росагролизинг программасы кысаларында яңа техника сатып алу уңаеннан билгеле бер килешүләргә ирешелде.

– Ягъни сез район авыл хуҗалыгы торышына яңа караш белән күз салдыгыз. Беренче кичерешләрегез нинди?

– Эшләр нәрсәләр күп. Әйтеп үткәнемчә, кайбер күрсәткечләр буенча республиканың башка районнарын куып җитәсе бар әле.

– Районда терлекчелек һәм сөт җитештерү белән хәл ничегрәк? Сөт сату бәяләре нинди?

– Безнең районда барлыгы 8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән савым сыерлары – 2300. Тулаем сөт күләме 12 мең тоннадан артык. Нәтиҗәдә ахыргы сату бәясе сөтнең майлылыгыннан һәм сөттәге аксымнан тора. Җирле җитештерүчеләр үзләренең продукциясен башлыча “Алабуга сөте” заводына тапшыра. Сату бәяләре бүгенгә уртача бер литрга 25 сум тәшкил итә.

– Алабуга районы территориясендә нинди дәүләт программалары тормышка ашырыла? Бездә грант алучылар күпме?

 – Дәүләт программалары бүген бик күп. Мәсәлән, “Сыер абзарларын тулысынча төзекләндерү”, “Ашлык ындырлы хуҗалыкларны төзекләндерү”, “Гаилә терлекчелек фермасы” һ. б. Әйтергә кирәк, безнең быел 3 фермер грант алды – “Фалалеева Ольга” КФХ сарыкчылыкны үстерүгә 20 миллионлык грант алды, ул зур ферма төзи. Шулай ук “Шамаров Альберт” КФХ “Гаилә терлекчелек фермасы” программасы буенча 1, 5 миллион сумлык грант алды. Җирле фермер Павел Кувайсов яшелчәчелекне үстерүгә “Агростартап” программасы буенча дәүләттән 3 миллион сум күләмендә ярдәм алган.

 – Районда дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуына үрнәкләр бармы?

– Һичшиксез, бу “Нократ таңнары” агрофирмасы. Алар яшелчә саклау урыннары төзүгә грантларны бер генә тапкыр алмады, анда бик олы эш башкарылды. Без Рөстәм Мидхәт улы белән күптән түгел генә аларда булдык. Анда яшелчә саклау өчен яңа ысуллар куллана, барысы да автоматлаштырылган, яшелчә саклагычлары зур. Якын тирәдә андые бөтенләй юк. Шулай ук бездә “Нурлыгаянова Людмила” КФХ бар, алар ирле-хатынлы икесе мөгезле эре терлек үрчетәләр, аларның гаилә фермасы зур, савым сыерлары да бар.

– Фаразлау – саваплы эш булмаганын аңлыйм, шулай булса да, киләсе елга Сез, эш буенча алдан ук берәр юнәлешне күздә тотасыздыр?

 – Безнең ниятләр зурдан. Авыл хуҗалыгында бер көн эчендә берни дә эшләп булмый – барысына да вакыт кирәк. Киләсе елга максат – чәчү мәйданнарын саклау, яңа фермалар төзү бәрабәренә терлекләрнең баш санын арттыру. Безнең фермерлар “Эш башлаучы фермер”, “Гаилә терлекчелек фермасы” программаларында актив катнашырлар дип өметләнәбез. Безгә шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яшь белгечләрне күбрәк җәлеп итәргә һәм аларга лаеклы эш шартларын тәэмин итәргә кирәк. Фермер – ул бит һөнәр түгел, ә күңел халәте.

– Әңгәмә өчен рәхмәт һәм бар башлангычыгызда уңышлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: