Алабуга нуры

«Finiko» ля комедия: алабугалылар финанс пирамидасы корбаны булган

Алабугалылардан 3 гариза алынган, болар 1975, 1964 һәм 1972 елда туганнар.

Финанс пирамидалары тарихы борынгыдан килә. Аларга ышанган кешеләрнең байлыгы тулысынча "янып беткән"гә мисаллар бихисап, шулай булса да зыян күрүчеләрнең ачы тәҗрибәсе күпләр өчен сабак түгел. 
Берничә атна элек Казандагы «Finiko» компаниясе җимерелде, алар 2019 елдан бирле үз кертемчеләренә аена 20-30 процент керем вәгъдә иткән булган. Аңа кадәр бераз алданрак Үзәк банк кисәтеп куйды: Finiko «финанс пирамидасы билгеләренә ия». Алар әйтүенчә, компания клиентлар акчасын җәлеп итеп, аларны «тар юнәлештәге профессионаллар командасына» тапшыра торган булган, алары көненә 3-5 процент табыш вәгъдә итеп, әлеге чараларны криптовалютага, валюта пары һәм нефтькә керткән. Россия Банкы билгеләп үткәнчә — бу оешманың яисә физик затлар төркеменең «финанс пирамидасы» булып торуының тышкы күренешләреннән берсе. Моннан тыш, аларның түбәндәге билгеләре бар:
- кертемдә катнашучыларга башка кертемчеләр керткән акчалардан түләү;
- акча чараларын җәлеп итү буенча эшчәнлек башкаруга лицензиянең юклыгы;
- табышны гарантияләү (кыйммәтле кәгазьләр базарында тыелган);
- югары табыш вәгъдә итеп гаммәви мәгълүмат чараларында, Интернетта рекламалау;
- оешманың финанс хәле хакында нинди дә булса мәгълүматның булмавы;
- үз мөстәкыйль чараларының, башка кыйммәтле активларның юклыгы;
- оешма эшчәнлегенең анык билгеләмәсе булмау.
Кызганыч, бу билгеләр күп кешене сагайтмады. Нәтиҗәдә — кешеләр миллионнарыннан колак каккан. Алар арасында алабугалылар да бар.
− Алабугалылардан 3 гариза алынды. Һәммәсе кайчандыр "Finiko«га акча керткән. Болар 1975, 1964 һәм 1972 елда туганнар. Гомумән алганда, алар 3 миллион сумнан артык акчаларын югалткан, − ди Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин.
Зыян күрүчеләр акчаларын кире кайтара алырмы — билгесез. Еш кына финанс пирамидаларыннан килгән зыянны кайтару мөмкин түгел, чөнки акча ил буйлап чәчелә, аларны тиз генә күчерәләр, өченче затларга беркетәләр. 
− Гражданнар хокук саклау органнарына иртәрәк мөрәҗәгать итсә, кертелгән акчаларның кире кайту мөмкинлеге зуррак. Шул чагында хокук саклау хезмәткәрләре оешма төзелешенә тизрәк төшенеп һәм халыкны алдау ысулын ачыклап, нинди генә булса да милекләрен һәм акчаларын тапкан очракта, аларны кешегә килгән зыянны каплауга тотарга була, − дип аңлата Семен Гришин.
Шундый финанс пирамидаларын булдыручыларга берәр җәза яныймы? Россия Федерациясе законнары буенча моның өчен РФнең ҖК 172.2 маддәсендә күрсәтелгән җинаять җаваплылыгы каралган.
Әлеге маддә нигезендә 1 миллион сумга кадәр, яки гаепләнүченең ике елдагы эш хакы яисә башка кереме күләмендә, яисә 1 елга иреген чикләп яки аннан башка 4 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Аеруча зур күләмдә, законсыз рәвештә акча җәлеп иткән өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы кулланылырга мөмкин. Зур күләмле дип ике миллион ике йөз илле мең сумнан артык акча, аеруча зур сумма дип — тугыз миллион сум акча таныла.
− Әгәр күрсәтелгән гамәлләр җинаять җаваплылыгына карый торган булмаса (ягъни китерелгән зыян күләме зур яисә аеруча зур дип танылмаса), физик затларга — 5 меңнән алып 50 меңгә кадәр, вазифаи затларга — 20 меңнән 100 меңгә, юридик затларга − 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф яный. РФ АХ Кодексының 14.62 маддә 2 өлешендәге нигезләмә буенча «финанс пирамидасы» эшчәнлегендә катнашуның кызыктыргыч булуы турында ачык белешмәле мәгълүмат тарату өчен дә җаваплылык каралган, − дип сөйләде прокурор ярдәмчесе.
Әйтергә кирәк, «Finiko» кебек пирамидалар Россиядә аз түгел. РФ Үзәк банкы мәгълүматына караганда, быелның гыйнварында 146 оешма финанс пирамидасы билгеләренә ия булган. Кешеләр җыйган акчаларын аларга бирә, һәм теләсә кайсы мизгелдә югалтасыларына шикләнми дә. Бу юнәлеш вәкилләре, акча кертсеннәр өчен, халыкны нык җәлеп итә. Шикле финанс оешмаларын алга этәрүчеләр арасында шактый абруйлы, кайчандыр түрә булып утырган гражданнар да булгалый. Әлбәттә, капиталыңны үстерү теләге — изге, ләкин акчаларны нинди оешмага тапшырырга җыенуыңны җентекләп тикшерергә кирәк, чөнки башкаларның ышануы аркасында табыш алырга теләүчеләр һәрвакытта да җитәрлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: