Алабуга нуры

Габделнур Вәлирахманов

Тормышын гомере буена туган авылы, аның табигате һәм кешеләре, ата-баба тире сеңгән туфрагы белән бәйләгән кешеләр була.

Андый кешеләр үз яшәеш-көнкүрешләрен кендекләре береккән тирәлектән, җир тирәнлегеннән тибеп чыккан саф сулы чишмәләреннән, инеш буе тал-тирәкләрендәге сандугач сайравыннан, кояшның ел әйләнәсе (болытсыз көннәрдә) һәр иртәдә нәкъ менә ул яшәгән йортның мәгълүм бер урынына нурларын сибеп чыгуыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Габделнур Тимерхан улы Вәлирахманов та әнә шундый затларның берседер. Тимерхан агай белән Зәйнәп җиңгинең төпчекләре Габделнур - өченче бала булып былбыллар чутылдап табигатьне хушландырган июнь аенда дөньяга килә. Әллә шуңа инде кечкенәдән җырлы-моңлы булып үсә ул. Хәер, моңа апасы Нәсимәнең мәктәп елларында ук төрле үзешчән түгәрәкләрдә катнашып, район смотр концертларында дипломант, лауреат исемнәренә лаек булуы, инде бераз соңрак (Ядегәр авылы егете Өлфәткә тормышка чыккач) ир канаты белән Казанда уздырылучы үзешчәннәр фестиваль конкурсларына бару мәртәбәсенә ирешүе һәм анда да еш кына җиңү яулаулары да сәбәп булгандыр. Өлфәт җизнәләренең гармуны ирле-хатынлы Габделнур һәм Розалия Вәлирахмановлар дуэты башкаруындагы җырларга да авыл һәм район сәхнәләрендә, Сабан туе мәйданнарында кушылып өздерә. Нигә дип ашыгам соң әле мин? Бусы бит соңрак. Аңа кадәр кечкенә Габделнурның Зиңгәр урамының башка малайларына ияреп, "чебиләп" беткән ялантәпиләре белән тузан туздырып йөгерәселәре; еш кына бер-ике иптәше белән әтисе ясап биргән кармакка балык чирттерәселәре; кояшта каралган тәннәре тирләп пешсә, болганчык инеш сайлыгында чупырдап йөзәселәре; кышларын исә таудан чаңгы-чана шуасылары һәм карыны ачыгып кайткач, әнисе кыздырып куйган кечкенә бер таба бәрәңгене "эх" тә димичә сугып куясылары бар әле (ул бәрәңгенең тәмлелекләрен хәзерге ризыклар белән берничек тә чагыштырырлык түгел, дип искә ала язма героебыз).

Вакыты җиткәч Габделнур букчасын күтәреп мәктәпкә укырга бара. Зиһен вә белем ягыннан ул уртача укучылардан әлләни аерылып тормый. Хәер, монысы да җиткән, бөтен кешегә дә зур дәрәҗәләргә ирешергә димәгәндер. Кемгәдер механизатор һөнәрен үзләштереп басуларда җир сөрергә, кемнәргәдер терлекче яисә төрле эшләргә йөрүче булып илне-көнне туендырырга да кирәк ич.

Унике яшендә - инде Иске Юраш мәктәбенең бишенче сыйныфында укып йөргән чагында - сентябрь аеның ямьле бер көнен мәңге онытасы юк Габделнурның. Ул ямьле көн бик тә ямьсез, фаҗигале тәмамланыр дип беркем башына да китереп карамагандыр, мөгаен. Хәлләр болайрак була. Ярты гасырлар элек, урып-җыю эшләре тәмамланып, басулардан чөгендер, бәрәңге ише тамыразыклар да җыеп алынгач, колхозчыларны күңелле ял иттерү - җыеп сыйлау гадәте бар иде. Һәр урамда күршеләр булып яшәүче берничә гаиләне билгеләнгән бер кешегә җыялар да итле шулпасын, бәлешен авыз иттереп рәхәт чиктерәләр (өстәлдә хәмере дә була әлбәттә). Татарга ят шайтан суы кемнең дә күңелен иләсләндерә инде ул. Габделнурның сугышка кадәр үк туган баһадир гәүдәле абыйсы Хәмит колхозда эшләр идарәчесе булып йөри һәм аның кешеләр арасында абруе ифрат зур; төз буйлы, чибәр егет кызларның гына түгел, теләсә кайсы инсани затның игътибарын җәлеп итеп, әллә күпме вакытлар нинди дә булса кызыклы вакыйга турында бәян итәргә мөмкин. Әнә шул Илмәт тарихында кара көн булып халык хәтеренә уелачак, кояшның баю ноктасына авышып килгән бер мәлендә мәҗлестән кызып чыккан бертөркем дуслар җитәкчеләре Хәмитнең ниндидер кызык вакыйга сөйләвенә мөкиббән китеп аңа бакканнар да дөньяларын онытканнар. Никтер шунда арадан берәү үпкәләп читкәрәк киткән һәм кызулык белән кулына кирпич кисәге алган. Эх-х, язмыш диген, тәкъдирне үзгәртеп булмыйдыр шул инде аны: башка берәүгә үч алу нияте белән ыргытылган таш (шунда "Хәмит!" дип кычкырмаган булсачы таш ыргытучы) әле яңа гына иптәшләрен авызына каратып көлдергән яшь ирнең (күптән түгел малае туган) нәкъ чигәсенә барып тия һәм аның шул мизгелдә үк үлеме белән тәмамлана. Бу коточкыч хәлләрнең барысы да Габделнурның күз алдында булып уза. Әлеге вакыйга авылда гына түгел, район буенча (ә, бәлки, республикадыр?) киң резонанс алды. Ирексездән кеше үтергән иптәшне авыл клубында ачык суд ясап (язмыш шаяруы димичә ни диярсең: җинаятьченең кулларына богау салган көнне аңа кияүгә чыгарга дип читтән яшь, чибәр кәләш әйберләрен җыйнап килеп төшә һәм шушы хәлләрне белгәч яшь коеп кайтып китә) 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ошбу вакыйгалардан соң колхозчыларны җыеп сыйлау гадәтен бетерделәр.

Сүзем бераз читкәрәк китте бугай. Төп шәрехләнүчем Габделнур иде бит, тагын аңа әйләнеп кайту кирәктер. Юраш мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлаганнан соң Габделнур кая да булса китеп һөнәри белем алуның кирәген тапмый, ә туган авылында калып төрле эшләргә йөри башлый. Улларының бу адымын әти-әнисе дә хуплый: бердән, төпчекләре үз яннарында, икенчедән, "иш янына куш" дигәндәй, гаилә бюджетын тулыландыру өчен дә берникадәр ярдәм ич. Аннары балигълык яшенә дә әле кереп кенә килә, кем әйтмешли: читкә җибәреп аздырып-туздырып йөрткәнче, аз булса да үз яннарында торыр, кавырсынын да ныгытыр, иншалла. Ул арада Армия хезмәте килеп җитәр, сәламәт егет-җиләнгә анда барып тормыш мәктәбе үтү бер дә артык түгел.

1972 елның ноябре. Габделнурга хәрби комиссариаттан повестка килгән. Иптәшләре, дус-ишләре һәм күрше-күлән җыелып егетне Армия сафларына озатуны билгеләп үтә. Исән-сау йөреп кайтуын теләп берсеннән-берсе матур тостлар әйтелә. Кайберәүләр икенче көннең иртәсендә дә саубуллашып калу өчен килгән әнә, якын дуслардан кемнәрдер Габделнур янәшәсенә, машинаның бөркәүле әрҗәсенә үрмәли. Өлфәт җизнәсе үзәкләрне өзәрлек итеп гармунында "Шахта" көен сыздыра, Нәсимә апасы моңлы тавышы белән җырлап җибәрә, аңа башкалар кушыла:

- Басу капкасын чыкканда

Күтәрелде тузаннар.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар...

Казахстанның Гурьевск өлкәсе, Шевченко каласы. Габделнур Вәлирахманов хезмәт иткән төзелеш гаскәрләре батальоны шунда урнашкан. Көннәрне атналар алыштыра, ай арты ай үтә. Вакыт үткән саен төзелеш батальоны күтәргән объектлар саны арта, яңартылган-буяган диварларның матурлыгын күреп күңелләр хушлана. Карале, монда да сандугачлар Татарстандагы кебек сайрыйлар икән, бер генә дә бездәгеләрдән аерылмыйлар. Әнә ич, әллә инде Габделнур һәм аның хезмәттәшләренең хезмәт җимешләренә сөенеп, чутылдап туя алмыйлар.

1974 елның көзендә хәрби хезмәт срогын тутырып кайтканда Габделнурның касса хисабында хәйран гына сәмән яклары тупланган була. Әлбәттә инде моңа яшьләре олыгаеп килүче ата-ана да нык сөенә. Өстәвенә, угълан, тиешле өч ай ялын да ял итеп бетерми, авылда калучыларга колхоздан тәгаенләнгән 300 сум акчасын әнисе кулына алып кайтып тоттыра да, Алабуганың механизаторлар әзерләүче училищесына барырга теләген белдерә. Барсын, әйдә, теләге булгач, алсын һөнәрен. Габделнур, тракторчы таныклыгы алганнан соң, өч ел дәвамында язын-көзен басуда кыр эшләрендә, ә кышларын бульдозер тагып юл һәм ферма тирәләрен кардан арындыру, салам эскертләре тарттыру белән мәшгуль. Тик күңеле җырга-моңга, табигатькә тартылган егет трактор гөрелтесен, тимер чыңын барыбер өнәми һәм ул 1978 елның язында кулына көтүче чыбыркысы ала. Сөтлебикәләрнең тезелешеп җәйләүдән көтүлеккә юл тотуларын тамаша кылу үзе бер хозурлык. Чыбыркыңны фасон өчен генә булса да бер шартлатып "Һәй, малкайлар!" - дигәннән соң ничек инде җыр сузмыйсың:

- Җәйләүләргә көтү куды Гөлмәрьям,

Матурлыкны үзенә җыйды гөлләрдән...

Ул көннәрдән соң да 36 ел гомер узган инде, шуның өч дистәсе эссе кояш, коеп яуган яңгырлар астында печән үскән чокырлы тау битләрендә, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчелгән кишәрлекләрдә көтүләр көтеп (терлек-туарны люцерна басуында утлату аеруча җаваплылык таләп итә: тиешле вакытыннан күбрәк тотсаң, малларың күбенеп үлә башларга да күп сорамый). Кышларын Габделнур Тимерхан улы, фермаларга кышлатуга күчерелгән шул ук сыер һәм таналарын кулына сәнәк алып туйдыру, кыргыч белән асларын чистарту хәстәренә керешә. Һәм менә быелның 24 июнендә лаеклы ялга чыкканчы бу эш шулай дәвам иткән. Әле киләчәктә дә хезмәтен ташларга җыенмый ул, чөнки, күбесенчә саф һавада булганлыктандыр инде, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый өч бала атасы, хатыны Розалиягә ышанычлы терәк - Габделнур Вәлирахманов.

Балалар димәктән, ике кыз һәм бер угълан әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәделәр, һәркайсы тормышта үз урыннарын тапты. Кызлары Гүзәлия һәм уллары Инсаф югары белем алып, яраткан һөнәрләре буенча эшләп ятмакта (Инсаф Алабуга делегациясе составында Питерда уздырылган Сабан туен оештыруда да катнашты). Раушанияләре исә медицина көллиятен тәмамлап, үз профилендәге хезмәттә иҗтиһат итеп яткан көне, ире белән икәүләп кыз һәм малай үстерәләр. Язмабызның башында Вәлирахмановларның гаилә дуэты турында искәртеп киткән идек, алар репертуарындагы иң яратып башкарган җыр "Мин сине шундый сагындым" дип атала һәм алар аны һәр чыгышларында башкармыйча калмыйлар:

- Мин сине шундый сагындым,

Сизәсең микән шуны.

Ак бураннар урап алса,

Табарсың микән юлны...

Бер-берегезне, балалар һәм оныкларыгызны сагынып яшәүдән беркайчан туктамагыз, берүк ак бураннар адаштыра күрмәсен юлыгызны дигән теләктәге аккорд белән төгәллисе килә әлеге тату һәм музыкаль гаиләгә багышланган язманың соңын.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: