Алабуга нуры

Гади генә кагыйдәләрне үтәү дә мөһим

Янгыннар турында әледән-әле матбугат битләрендә язып, радио-телевидениедән сөйләп торуларына карамастан, бу хәвеф-хәтәр очраклары кеше уяулыгын сынаудан туктамый.

Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе инспекторы Евгений Нагорных хәбәр итүенчә, үткән елда районда теркәлгән 79 янгынның 80 проценты торак секторында килеп чыккан. Бу афәттән 4 кеше һәлак булган һәм 10 кеше травмалар алган, уттан алган зыян 3 миллион сумнан артык дип исәпләнгән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгәндә, ут белән саксыз кыланганда, электр һәм газ приборларыннан дөрес файдаланмаганда, янгын чыга һәм ул беркемне дә аямый.

Торак йортларны янгыннан саклау, йорт эчендә янгын очракларының санын киметү максатында, Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге тарафыннан бу ел башыннан кисәтү операцияләре оештырылды. Күп балалы гаиләләргә, ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручыларга карата махсус игътибар күрсәтелә. Җирле үзидарә башлыклары халык җыеннарында торак йортларда янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен аңлату эшләре алып барды.

Торак йортларда гади генә кагыйдәләрне үтәү бик әһәмиятле: мич якканда һәм электр җиһазларыннан файдаланганда, аларны караучысыз калдырмаска, мичне карауны балаларга тапшырмаска; төзек булмаган җайланмаларны кулланмаска; алюминий һәм бакыр электр үткәргезчләрен кушмаска; эшли торган электр лампаларын һәм яктырткычларны кәгазь, тукымага төрмәскә. Шулай ук газ җиһазлары белән сак эш итү сорала.

Телевизор яна башласа

Телевизор яна башласа, агулы төтен эчендә бер-ике тирән сулыш алу кешенең үлеменә китерә. Янгын хезмәте инженеры Сәүдия Нуруллина киңәш итә:

Исән калырга биткә юеш бәйләвеч салу һәм өстән-өстән генә тын алу булышачак. Гадәттән тыш хәлләр вакытында, экстремаль очракларда кешенең үзен саклау инстинкты эшли башлый. Андый чакта, куркуыннан кеше суламаска да мөмкин. Тик шулай бөтенләй өнсез калу ярамый, юкса, тораташтай катып, кеше тормышын саклап калу сәләтен югалта.

Чыгу юлы саналган ишек янгын вакытында, киресенчә, үлем чыганагына әйләнә ала. Мәсәлән, подъездда ут дөрләгәндә яисә төтен булганда, ишгекне юрганнар белән томалап, юыну бүлмәсенә кереп качарга кирәк. Янгынчылар ваннаны су белән тутырып, ишек һәм стеналарга душтан су сиптерергә киңөш итә.

Тәрәзәне ачсагыз, ялкын тышкы якка ыргылачак. Мөстәкыйль рәвештә янгыннан котылырга керешкәнче, иң беренче эш итеп янгынчыларны чакыртырга кирәк. Аннан соң янгынны сүндерү чараларын күрергә була. Тәрәзә пәрдәләрен алып ташларга кирәк, шулай эшләсәң, ут стеналарга тиз генә үрмәли алмас. Яна торган предметларны одеял белән каплау хәерле.

Кием яна башласа, йөгерергә ярамый, ялкын дөрләячәк кенә. Яна башлаган киемне җирдә аунап сүндерәләр.

Йортта янгын сүндергеч тоту мөһим. Ул уңайлы һәм шул ук вакытта күренеп тора торган урында булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: