Алабуга нуры

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сулыкларында суның биеклеген күзәтүен дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән. Хәзер ул 52,64 метр тәшкил итә, бу критик күрсәткечтән ике метрга диярлек азрак.

Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 63,46 метр тәшкил итә.

Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә суның биеклеге 52,75 метрга кадәр кимегән, бу критик күрсәткечтән җиде метрга азрак.

Тольятти (Жигулевская ГЭСы) янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге - 52,41, Яңа Чабаксар (Чабаксар ГЭСы) янында 57,2 метр тәшкил итә.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/02/161141/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    97
    0
    0
Ночной режим