Алабуга нуры

Гаилә нык булса, ил дә нык

Бүген Поспелово авылыннан Кучиннар гаиләсе Казанга бара. Аларны Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше - Рөстәм һәм Гөлсинә Миңнехановлар - кабул итәчәк.

Анатолий һәм Татьяна 1982 елның 17 сентябрендә өйләнешкәннәр. Анатолий агач эшкәртү предприятиесендә кисүче, Татьяна - өстәмә белем мөгаллимәсе. Анатолий Кучинның тамырлары авылда булганга, ул кечкенәдән агач эше белән кызыксынган. Олыгая төшкәч, күршеләренә йортлар салган, авылда балалар бакчасы һәм клуб төзегән. Үзенең бар белемен ике улына - Евгений һәм Алексейга тапшырган, алар Поспеловода агач эшкәртү буенча үз предприятиеләрендә эшли.

Татьяна Леонидовна кияүгә чыкканнан соң бу авылга күчеп килә, авыл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. 90нчы елларда декоратив-кулланма иҗат белән мавыга башлый. Шуннан алып бүгенге көнгә кадәр аның төп эшчәнлеге: тал чыбыгыннан, тукымадан һәм агачтан эшләнмәләр ясау. Үзенең һөнәренә Поспелово һәм Гари балаларын өйрәтә.

Татьяна Леонидовна - декоратив-кулланма сәнгать буенча республика, ил күләмендә һәм халыкара конкурсларда даими катнаша. Ул 50 мактау грамотасы һәм төрле дәрәҗәдәге дипломга ия. Ел саен Спас ярминкәсендә авыл йортлары оештыруда катнаша. Безнең районнан республика Президенты белән очрашуга Кучиннар гаиләсе бара һәм ни өчен аларны сайлаганнарын алар үзләре белми дә, чөнки бик тыйнак кешеләр. Безнең хәбәрчегә дә аларны район башлыгы белән очрашуда гына күрергә мөмкин булды. Әйтергә кирәк, Геннадий Емельянов алар белән бергә тагын шәһәр һәм районның 27 гаиләсен кабул итте.

Очрашу Россия Федерациясе Дәүләт Флагының 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Нык гаилә - нык ил" девизы белән үтте.

- Татарстан Президенты шундый кабул итүләр оештырырга карар кылды, алар һәр ел булачак, - дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов.

Татарстанның икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин һәм республиканың Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Күңел ачу комплексларының берсендә ямьле залда чәй янында ирле-хатынлы парлар, балалы гаиләләр җыелды. Алар арасында - ветераннар һәм "сугыш балалары", хезмәт династияләре, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә алынган һәм гарип балалы гаиләләр, яшь гаиләләр, авыл кешеләре.

Иң өлкән гаиләләрнең берсе - ирле-хатынлы пар Мелкумянц Герман Тигранович һәм Валентина Георгиевна. Гаилә башлыгы - "Мактаулы алабугалы". Аның тормыш иптәше - менә дигән әни, искиткеч әби. Валентина ханым - Алабугадагы әллә ничәмә йөзләгән гаиләнең тууына шаһит. Һәр гаилә өчен истәлекле булган вакыйгалар - бала туу, язылышу, аерылышу, якыннарның үлеме - аның куллары аркылы үткән. Алабуга загсы башлыгы булып Валентина Мелкумянц 19 ел диярлек эшләгән.

Чәй янында теләге булган һәркем Геннадий Емельяновка сораулар бирде.

- Кызганычка, безнең шәһәрдә лаеклы спорт заллары җитми. Алабугада белемле инструкторлар эшләрлек фитнес-клуб булдыру турында нәрсә уйлыйсыз? Фитнес-инструктор буларак, мин шундый проблемага юлыктым - бер бинада да урын юк, - дип мөрәҗәгать итте Лилия Тунгускова район башлыгына.

Геннадий Емельянов, безнең район спорт корылмалары белән яхшы тәэмин ителгән дип җавап бирде, фитнеска килгәндә, бу сорауны карарга вәгъдә итте.

Күп балалы гаиләләрдән Әхмәтҗановлар гаиләсе игътибарга лаек. Эльмира ханым Татар халык театры режиссеры, театр коллективларының "Идел йорт-2014" Төбәкара фестивале Дипломанты, күп санлы Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, бүләкләр иясе, "Бөтендөнья татар конгрессы"ның Алабуга бүлеге әгъзасы, быел августта булып узган татар яшьләренең Бөтендөнья Форумына Алабуга районы вәкиле булып, иҗат проекты белән катнашты. Милли бәйрәмнәрне татарча алып баручы да, шәһәр һәм районда социаль-мәдәни биналарны тантаналы ачучы да ул. Быел апрель аенда Эльмира Әхмәтҗанова Туфан Миңнуллин әсәре буенча эшләнгән спектаклен сәхнәгә куйды. Тормыш иптәше Ирек "Татбурнефть" оешмасында эшли. Кызлары мәктәптә бары тик "яхшы" билгеләренә генә укыйлар, "Фиеста", "Сәйлән" хореографик ансамбльләренә, "Салават күпере" вокаль ансамбленә йөри. Өлкән кызлары Аделина татар теленнән шәһәр һәм республика конференцияләрендә даими катнаша.

Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Илмәт авыл җирлегендә тора. Аларның бергә тормыш итүенә инде 46 ел. Башкаларга үрнәк булып, бер-берсен аңлап һәм яратып, хезмәт сөеп яшиләр. Икесе дә төзүче булган. Хәзер алар лаеклы ялда. Кызлары Гөлназ Мәскәүдә юрист булып эшли.

Иске Юраш авылында Сираевлар гаиләсе нык гаиләләрдән санала. Рафил белән Зәлиянең бергә торуына 26 ел. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Хөрмәткә лаек бердәм гаиләләр Дөм-Дөмдә дә бар. Мәсәлән, Әмирхановлар гаиләсе. Мәҗит һәм Рәхилә 4 бала тәрбияләп үстергән. Өлкән кызлары Рузия Морт авылында, Резеда Лекаревода укытучы, Рамилә Казанда ветеринар табиб булып эшли. Уллары Марсель дә югары белем алган. Морт МЧСында коткаручы. Гаилә башлыгы гомер буе "Яшь көч" колхозында механизатор булып эшли. Кыр эшләрендә күп тапкырлар бүләкләнә, "Бишьеллыкның яшь гвардиячесе" күкрәк билгесенә, "Хезмәт батырлыгы" медаленә лаек була. Ялда булуына карамастан, ул әле дә агрофирмада эшләвен дәвам итә. Моннан 40 ел элек бирегә Зәй районыннан килгән яшь укытучы белән язмышын бәйләгән ул. Рәхилә ханым башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, зур уңышларга ирешкән, "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Хәзер лаеклы ялда, әмма җәмәгать тормышында актив катнаша. Рәхилә Әмирханова авыл җирлегендәге Ветераннанр советы сәркатибе. Мәдәни чаралардан да читтә калмый: "Умырзая" ансамблендә җырлый, III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә лауреат исеме яулады.

Хезмәт династияләре гомер-гомергә мактауга лаек. Олы Шүрнәктә яшәүче Захаровларның укытучылар династиясе Василий Захаровтан башлана. Ул 1925 елда биредә туган, җидееллык мәктәпне бетергәч, Алабуга педагогия училищесына укырга кергән. Сугыш башланганда аңа 17 яшь кенә була, шуңа күрә бер ел башлангыч мәктәптә эшли, Сарапул хәрби-пехота училищесында алты ай укыганнан соң, кече лейтенант Василий Захаров 1943 елда сугышка китә. Воронеж фронтында взвод командиры була. Берлинны штурмлауда катнаша. Сугыштан кайткач, 1947 елда Олы Шүрнәк мәктәбендә укыта башлый. 1951-1954 елларда Морт районында халык мәгариф бүлеген җитәкли. 1954-1965 елларда Олы Шүрнәк мәктәбенең директоры була. Шул арада читтән торып укытучылар институтын, аннары Казан педагогия институтын тәмамлый. 1964-1975 елларда "Правда" колхозы (соңыннан "Киров" совхозына үзгәртелгән) рәисе һәм 1976-1987 елларда яңадан Олы Шүрнәк мәктәбендә балаларга белем бирә.

Василий Захаров дүрт тапкыр Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1948 елда Василий үзенә тормыш иптәше итеп яшь укытучы Мария Лопанованы сайлый. Мария ханым 30 ел башлангыч сыйныф балаларын укыта. Авылда яшәүче һәр икенче кешене ул укырга, санарга һәм язарга өйрәтә. Бу гаиләдә укытучы һөнәренә мәхәббәт балаларга да күчкән. Моннан 30 ел элек Шүрнәк мәктәбен аларның улы Борис кабул итеп ала. Аңа кадәр ул инде Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, армия сафларында хезмәт иткән һәм күрше Иске Күклүк авылында ике ел укыткан була. Борис, әтисе кебек үк, укытучы кызга өйләнә. Борис һәм Равилә Захаровлар өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкән уллары Руслан АДПИ тәмамлап, Алабуганың 2нче гимназиясендә эшли башлый. Кызлары Лариса да шушы уку йортында белем ала һәм шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә укыта. Кече уллары да алар эзеннән китеп, шул ук институтта югары белем ала. Борис Васильевич 40 ел хезмәт дәверендә "СССР халык мәгарифе отличнигы", "РСФСР халык мәгарифе отличнигы" исемнәренә, Татарстан Президентының Мактау грамоталарына лаек була. Равилә Бәхрәм кызы балаларга 40 елдан артык белем биреп, "Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Бу гаиләнең гомуми укытучылык стажы 475 елдан артык исәпләнә.

Рәхмәтуллиннар гаиләсе - янгын сакчылыгында хезмәт куйган династия. Нуретдин Нәфыйк улы тумышы белән Баулы районыннан. Ульяновск өлкәсендә хәрби укулардан соң, Көнчыгышта НКВД гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәтен ефрейтор дәрәҗәсендә 1951 елда тәмамлый һәм 1967 елга кадәр Коми АССРда янгын бүлеге командиры, аннан соң лагерьларда каравыл башлыгы булып эшли. 1963 елга кадәр Баулыда, 1963-1977 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгының янгын частьларында кече инспектор була. Эшен эчке хезмәтләрнең өлкән сержанты булып тәмамлый. "Сугышчан батырлык өчен", "Мактаулы хезмәт өчен" I, II, III дәрәҗәдәге һәм юбилей медальләре, "1941-1945 фронтовигы" билгесе белән бүләкләнә. Улы Равил Рәхмәтуллин эчке хезмәтләр подполковнигы, республика буенча МЧС федераль янгынга каршы хезмәтенең 12 отряд башлыгы урынбасары. Янгын сүндерү һәм коткару эшләрендә аның тәҗрибәсе зур. "Күрсәткән хезмәтләр өчен", "Янгын сакчылыгының иң яхшы хезмәткәре", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" күкрәк билгесе һәм бик күп медальләргә лаек.

Авыл аксакалы Расих Хисаметдинов гаиләсе Морт җирлегендә һәм район җитәкчеләре тарафыннан хөрмәт казанган. Расих Борханович җитәкчелегендә биредә мәдәният йорты төзелә (хәзер анда күп функцияле үзәк торгызылды), мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары өчен практика базасы булдырыла. Күп еллар колхозда партия җитәкчесе булып тора. 1992 елда лаеклы ялга китүенә карамастан, мәдәният һәм җәмәгать эшләрен ташламый. 1996 елда аңа "Мактаулы алабугалы" исеме бирелде. Расих Хисаметдиновка "ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре", "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәренә ия. Бу гаиләдә һәркем сәләтле. Анна ханым республиканың атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы. Алар өч бала тәрбияләп үстергән һәм балалары оныклары белән дус, тату яшиләр. Бу гаилә быел "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Олеся СМИРНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: