Алабуга нуры

Гали зат

“Кеше күңеле – кара урман”, диләр, Кемнәр белсен анда ни барын. Милләт өчен Юсуповлар кирәк, Алар саклый татарның җанын!

Татарстанда гына түгел, Русия һәм кайбер чит җөмһүриятләрдә дә киң танылган, күп дәрәҗәләргә һәм мактаулы исемнәргә ирешкән, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы, профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов турында (тәгаенрәге,  аның 80 яшьлеге уңаеннан) мәкалә язарга алынгач, дөресен әйтим, беркадәр каушап калдым. Булдыра алырмынмы, киң даирәләрдә билгеле шәхескә кагылышлы тормыш-яшәештәге вакыйгаларны, язма героеның эчке һәм тышкы халәтен, һәм гомумән, аның җәмгыятебезне тәрәккый итәр өчен кылган санап бетергесез игелекле гамәлләрен тиешле дәрәҗәдә калку итеп сурәтли алырмынмы дигән шик-шөбһә күңелдә баш калкытты. Шулай да олуг галим, шул ук вакытта гали дә, гади дә затка карата хөрмәтем көчлерәк булып чыкты – тәвәккәлләдем.

 

Башлангычы Кышкардан

“Октябрь революциясенә кадәр безнең авыл мәдрәсәсе белән данлыклы булган. Зур байлар салдырган Кышкар мәдрәсәсендә бик ераклардан, хәтта Оренбургтан, Казаннан, башка губерна шәһәр-авылларыннан килеп укыганнар. Монда Габдулла Тукайның атасы, Габделҗаббар Кандалый            кебек шәхесләр белем алган”, – дип яза Рузәл Юсупов үзенең “Уйларыма кайтам үткәннәремә” дип исемләнгән китабында. 2018 елның 14 сентябрендә 80 яшен тутыручы филология фәннәре докторының әүвәл дөньяга аваз салган, шунда тәпи киткән, вакыты җиткәч, элекке мәчет бинасында урнашкан мәктәптә (хәзер яңартылып, кабат мәчет) җиде класс белем алган туган төбәгендәге тормышы бер дә җиңелләрдән булмаган икән шул. Сугышка кадәр туган меңләгән үз ишләре кебек кечкенәдән кул аркасына керергә туры килә аңа. “Кышларын энем Әнәс белән салкын өйдә көннәр буе берүзебез ач килшеш туңып утырабыз. Ике абый – Равил белән Наил су буенда мичкә ягарга чи тал чыбыгы кисеп әзерлиләр, басуга барып, әрем җыялар, әвенгә менеп, качып, эскертләрдән салам йолкып алып, өйгә ташыйлар. Өйне җылытырга утын юк: салам ягабыз, пыскып утырган чи тал чыбыгын яки әремне. Алардан мич тә җылынып бетми”, – дип искә төшерә авыр сыгыш чорындагы үткәннәрне Рузәл ага. Әниләре көнозын бетмәс-төкәнмәс колхоз эшеннән кайтып керми, ике абыйсы өйләрен чак кына булса да җылыту өчен”ягулык” юнәтү белән мәшгуль; үзеннән ике яшькә кечерәк Әнәсне аннан башка кем баксын инде, Рузәл, әлбәттә. Күрәсең, киләчәктә кешеләрне кайгырту өчен кирәкле оеткы шул чагында ук салына башлагандыр. “Сугыш вакытында һәм аннан соң да күп еллар ашау ачтан үлмәслек кенә булды...”, – дип үткән гасырның 40-50нче елларындагы авыл тормышының бихисап җәфалы мизгелләреннән кайберләрен санап китә. Үзләренең җиде кешелек гаиләсендә  (әти-әни, биш малай) ипине бәрәңге кушып пешерүләрен шәрехли: “Һәр атнаны ипи салу өчен абый белән һәрберебез игәү белән тишеп ясалган угычта берәр зур чиләк бәрәңге уа торган идек. Абый миннән дүрт яшькә олы булганлыктан көче күбрәк, минем азрак. Көч җитмәгәч, басып уам: бармаклар угычка суелып, җәрәхәтләнеп бетә иде...”

Утыз ике яшендә фәннәр кандидаты, ә кырык дүртен тутырганда фәннәр докторы булу өчен нәкъ менә басып (баскач, көч арта бит) бәрәңге ууларның да кирәге булгандыр, мөгаен. Үҗәтлеккә тиң тырышлык белән алдына куйган теләсә кайсы максатын чынга ашыру өчен кечкенәдән “чиләнүләр” (монда һәммәсе: 9-10 яшеннән җәйге каникулларда колхозның ат көтүен көтү; ындыр табагында эшләү; җиде яше тулыр-тулмас беренче сыйныфка укырга кереп, җидееллык мәктәпне “отлично”га тәмамлау; йорт-кура арасындагы мең дә бер төрле эштә катнашу һ. б. керә) ахыр килеп фән, мәгарф-мәгрифәт, иҗтимагый гамәлият Олимпына күтәрелүгә китерә дә инде.

 

Юллар чатында: кайсын сайларга?

Ундүрт яшендә Казанга килеп өч ел кооператив техникумында һөнәри белем алу, аннан соң ике ел дәвамында Курган өлкәсенең ерак бер районында товаровед булып эшләү, гади авыл малаена тормышны танып белү, яхшылык белән янәшә әшәкелекнең яшәвенә бериш явыз бәндәләрнең, җае чыкса, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, синдәй беркатлыларны салып таптарга мөмкин икәнлекләрен аңлау өчен, шөкер, ярый әле рәхимле затлар да бар – кыен чагында алар булыша), зур иҗтиһад мәйданына чыгар алдыннан сабак булалар. Боларга Совет Армиясенең чик буе гаскәрләрендә өч ел хезмәт итү һәм физик, һәм рухи чыныгуны арттыру буларак өстәлә. Кечкенәдән татар рухы, Тукай рухы канына сеңгән туган төбәгеңнән читләргә китеп кара да, сигез ел төрле сынауларга дучар ителеп кара! Егерме ике яшен тутырган егетнең эчке дөньясы инде формалашып җиткән, ул бер нәрсәне яхшы белә: ничек тә белем алырга, укып, Кеше булырга. Һәм Рүзәл Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген сайлый, зур конкурсны уңышлы узып, беренче курс студенты булып китә. “Бик яхшы” билгеләренә генә укыганлыктан, Ленин стипендиясе ала; активлыгына күрә, тарих-филология факультетының комсомол оешмасы сәркатибе итеп сайлыйлар үзен. Биш еллык курсны дүрт елда тәмамлап, “филолог-тәрҗемәче” квалификациясе алган белгеч, әүвәл үзен радио-телевидение журналистикасында сынап карарга ниятли һәм башта тәрҗемәче, аннары мөхәррир вазифасында эшләп ала. Тик күңел дигәнең барыбер фәнгә тарта, өстәвенә профессор Мирфатыйх Зәкиев университетны тәмамлаган чагында ук аспирантурада калырга тәкъдим иткән була, шуларны да искә төшереп, булачак галим, элекке остазы кул астына Казан пединститутына аспирантурага күчә. Радио-телевидениедә үткән өч ел кебек, аспирантурада уку һәм диссертация язу, шул ук вакытта тәрҗемә эше белән шөгыльләнеп нәшриятта берничә китап бастыру белән мәш килә торгач (яшәргә кирәк бит), янә өч ел үтә. Кандидатлык диссертациясен якларга гына түгел, өйләнергә дә вакыт җиткән ич. Бу уңайдан да күңелгә хуш килә торган кандидат бар аның, ул – Казан авиация институты студенткасы Диләрә, чыгышы белән Олы Мәңгәр авылыннан (сүз уңаеннан: бүгенге көндә дә Рүзәл ага белән Диләрә апа тату гаилә булып бергә гомер кичерәләр). Яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар, вакыты җиткәч, әүвәл уллары Фәнис, аннары кызлары Диләфрүз туа.

 

Рүзәл Юсупов эшнең җаен, коллективның көен табучы

Бер мәкалә кысаларында әллә никадәр иҗтимагый, оештыру һәм җитәкчелек, сәяси һәм фәнни эшчәнлек алып барган шәхеснең барлык кылганнарын тулысынча яктырту берничек мөмкин түгел. Хәер, мин үзалдыма андый максат куймадым да. Хөрмәтле академигыбызга кагылышлы язмалар инде күп дистә еллар дәвамында вакытлы матбугат битләрендә дөнья күреп килә, аның хакында (әлбәттә инде эшчәнлеге турында да) сабакташлары, университеттагы курсташлары, КДПУдагы хезмәттәшләре, ул укыткан студентлар һ. б. даими язып тора; филология фәннәре докторы, профессорга багышланган китаплар басыла. Олуг галимебез үзе дә фәнни-педагогик, сәяси-иҗтимагый эшчәнлегеннән тыш, төрле республика һәм федераль гәзит-журналларда  бай эчтәлекле материаллар (күбесе тәрбияви- педагогик һәм гуманитар юнәлештә) язып бастыра; соңгы 10-15 ел эчендә төрле нәшриятларда үз акчасына нәшер иттергән китапларының саны дистәгә җыела. Болары сүз уңаеннан. Әйткәнемчә, галим 1986-2002 елларда Казан дәүләт пединституты (1994 елның 18 ноябреннән педуниверситет) ректоры вазифаларын башкарган олпат затның тәрҗемәи хәлен тулаем шәрехләмичә, аның кайбер эпизодларына гына тукталам.

Карьера баскычыннан чагыштырмача тиз күтәрелгән (бернинди блатсыз, бары тик үзенең тырышлыгы һәм уңганлыгы аркасында) Рүзәл Абдуллаҗан улы 1983 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә һәм КДПИның тарих-филология факультеты деканы итеп билгеләнә. Өч ел эчендә ни-нәрсәгә сәләтле булуын яхшы күрсәткәндер, күрәсең, тиктән генә 1986 елда башка югары уку йортына күчкән элекке ректор Мирфатыйх Зәкиев урынына тәкъдим итмәсләр иде. Баштагы мәлдә хәтта бераз югалып кала ир заты, ул моны һич көтмәгән була. Шулай да партия өлкә комитеты секретаре Рәис Беляевнең үгетләүләренә колак салып, соңрак ризалаша. Кемнәргәдер табигатьтән җитәкче-оештыручы яисә башка төрле сәләт бөтенләй диярлек бирелмәгән була, ә кемнәргәдер Бөек Тудыручы бөтенесен өеп бирә. Миңа калса, Рүзәл аганы һич икеләнмичә соңгылары рәтенә кертергә буладыр. Хәер, бу турыда фактлар үзләре сөйләп тора: Рүзәл Юсупов ректорлык дилбегәсен үз кулына алганда, кая карама – җитмәүчелек, ярымҗимереклек. Михаил Горбачев башлаган, аннары Борис Ельцин идәвам иткән илкүләм үзгәртеп коруларның җимешләре бу. Чынлыкта, федераль үзәктән финанслау туктала диярлек. Бу хакта “Уйларымда кайтам үткәннәремә...” дигән китабында автор: “Минем җитәкчелек чорында университетның материаль базасын ныгыту өчен күп нәрсәләр эшләнде. Хәлбуки, КДПУ финанс мәсьәләсендә бик авыр чор кичерде: биш-алты ел рәттән Мәскәү акчаны бары тик хезмәт хакы һәм стипендия түләү өчен чикләп кенә биреп килде. Башка максатларда миллионнарча сумны үзебезгә табарга туры килде. Һәм бу елларда, башка күп вузларның материаль базасы таркалып барганда, Казан педагогика университеты зарарланып калмады гына түгел, киресенчә, ныгый барды”, – дип яза. Бу сүзләрдә бернинди арттыру һәм масаю да юк. Бу – кырыс чынбарлык. Һәм шул аяусыз чынбарлыкта иң уңганнар гына үзләре җитәкләгән учреждениене яшәтеп калдырырга сәләтле. Һәм ничек итеп яшәтергә әле. Уйлап карасаң, исләрең китәрлек: Казан педагогика институты сугыш вакытында, элекке яхшы биналарны Суворов училищесына калдырып, үзе иске-москы, ярым-йорты биналарда төпләнеп калырга мәҗбүр булган. Вуз шәһәрнең төрле җирләрендәге унлап иске бинага урнашкан. Шуның өстенә, берничә тулай торагы, “Яльчик” спорт-ял базасы, Победилово авылы янындагы агробиостанциясе бар. Шундый зур хуҗалыкны тәртиптә, төзек итеп тотуның катлаулылыгын ректор үзе генә белгәндер. Җитәкче ничек итсә итә, күп санлы биналарны тәртиптә тоту өчен, мөмкинлекләр табып, даими эшләүче берничә бригададан торган эшче-ремонтчылар группасы һәм ике төзү-ремонт фирмасы оештыруга ирешә (аңлашыладыр, әлбәттә инде үзе җитәкләгән коллектив ярдәме белән). Нәтиҗәләр шатландырырлык була. Ремонт күрмәгән биналар, бүлмәләр калмый. Ике-өч, күп дигәндә, дүрт-биш ел саен һәр аудиториядә, лаборатория, кабинет, коридор һ. б. урыннарда матурлык таләпләре исәпкә алынып, заманча, зәвыклы ремонт ясала. Биш уку бинасының фасадларын шундый итеп буяталар ки, алар шәһәрдәге иң матур биналар исәбенә керә. Шәһәр мэры Камил Исхаков моның өчен аларны мактап, рәхмәт белдерә.

Матди базаның янә бер кирәкле өлешен үз күз уңыннан ычкындырмый ректор һәм аның командасы – уку-укыту җиһазлары, приборлар, инвентарь, уку әдәбияты юнәтү һәм яңарту хәстәрен дә кайгырта. Кризис елларында вузны укыту өчен кирәк булган техник чаралар, әдәбият белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү бик катлаулы эш була. Шулай да бу өлкәдә шактый алга китеш күзәтелә: физика факультетын, нигездә, барлык кирәкле укыту-фән җиһазлары белән тәэмин итәләр, математика факультетын да игътибардлан калдырмыйлар. Химия кафедрасы өчен заманча кыйммәтле лабораторияләр булдыралар. Күп кенә приборлар, укыту өчен техник чаралар һәм башка кафедралар өчен дә уку-кирәк-яраклары сатып алалар. Ул чагында замана казанышы саналган компьютерларын гына да йөзләрчә данәдә кайтарталар, аларның күбесе лазерлы принтер белән була. Интернетка да чыгалар. Һәр кафедра компьютер һәм ксерокслар белән тәэмин ителә (хәзер генә болар вак нәрсә буларак кабул ителә). Университетка дәреслекләр һәм матур әдәбиятны да күпләп алганнар, Рүзәл Юсупов җитәкчелек иткән чорда КДПУ  китапханәсендә миллион исемдәге әдәбият туплана.

 

КДПУ – белем һәм фән мәгарәсе

1986 – 2002 елларда (Рүзәл Юсупов ректорлык иткәндә) Казан педагогика институты (университеты) чын мәгънәсендә реформа кичерә. Вуз нык үзгәрә, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да күзгә күренеп үсә. Ул, рейтингы буенча йөз педагогика вузының беренче унлыгына кереп,Татарстанда гына түгел, Русия буенча әйдәп баручы вузларның берсенә әверелә.

Бу чорда факультетлар һәм кафедралар саны икеләтә арта: 6 факультеттан 12, 30 кафедрадан  60ка җитә. Студентлар һәм укытучылар контингенты да күпкә киңәя, яңа белгечлекләр кертелә. Педуниверситетның Яр Чаллы филиалы оештырыла, Казан педагогика югары уку йорты тарихында беренче мәртәбә вузның чит ил вузлары белән элемтәләре булдырыла һәм алар елдан-ел җәелдерелә, ныгый; докторлык диссертацияләрен яклау советлары ачыла, укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең тормыш хәлен яхшырту өчен күп тырышлык куела. Бу елларда вузның фәнни потенциалы нык киңәя:1986 елда фән докторлары һәм профессорлар саны 16 булса, 2002 елда алар 60ка җитә. Фән кандидатлары һәм доцентларының, мактаулы исемнәргә лаеклы укытучыларның, фәннәр академияләре әгъзалары, Сорос профессорлары һәм доцентларының саны нык арта.

Докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла димәктән, университет өч докторлык советында – гомуми педагогика, физиология һәм тел гыйлеме советларында  (рәисләре – профессорлар Җ. Нигъмәтов, Ф. Ситдыйков, Р. Юсупов) гыйльми педагогик кадрларны аттестацияләү белән нәтиҗәле шөгыльләнә. Бу советларда КДПУ, КДУ, КДМУ һәм ТР, Русия регионнарындагы башка вузларның галимнәре аттестация уза. 1986-2002 елларда гына да педуниверситет советларында 22 докторлык һәм 500 чамасы кандидатлык диссертацияләре яклана, һәм аларның барысы да РФның Югары аттестация комиссиясендә раслана (кызганыч ки, хәзерге вакытта барлык бу казанышларның башында фәнни даирәләрдә киң танылган олуг галим, талантлы оештыручы Рүзәл Юсупов һәм аның кул астындагы коллективы ирешкәннәрнең берсе дә юк инде, аерым структур берәмлек буларак КДПУ үзе дә юк, ул КФУ тарафыннан “йотылган”) ...

 

Иң мөһиме тәрбия

Педагогика уку йортының изге һәм төп максаты булачак укытучыларга белем бирү генә түгел, бәлки тәрбияләү эшен дә алгы планга куялар. Педагогика университеты коллективы үзенә йөкләнгән җаваплы бурычларын һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Ректорат, деканатлар һәм кафедралар 90нчы еллардагы демократлашу идеясе белән артык мавыгып китмичә, студентларны тәрбияләү эшенең заман тарафыннан сыналган ысулларыннан ваз кичмиләр. Киресенчә, университет җитәкчелеге тәрбия эшен тагын да ныграк яхшырту, камилләштерә бару, бу эштә таләпне укытучыларга да, студентларга да көчәйтә бару юлына баса.

КДПУ студентларын тәрбияләү эше максатчан, комплекслы һәм масштаблы итеп башкарыла. Һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, педагог-студентлар башка вуз студентларыннан тыйнаграк, әдәплерәк һм культуралырак булулары белән аерылып торалар. Ректоратның тәрбияви эшендә җитди чаралар күрүе нәтиҗәсендә Казан педуниверситеты студентларының мораль-этик йөзе яхшы якка нык үзгәрә. Әйтүләренчә, Рүзәл Юсупов ректор булып эшләгән елларда университетта наркомания күренешләренең бер генә очрагы да теркәлмәгән, коллективта яшәү кагыйдәләрен тупас бозулар да булмый диярлек. Һәркайда тәртип, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Студентлар укучыларга, хезмәткәр-эшчеләргә ягымлы һәм хөрмәт белән карыйлар.

Тәрбия эше – бик зур һәм киңкырлы өлкә. Аның бөтен үзенчәлекләрен тәфсилләп сөйләү мөмкин дә түгел. Шулай да педуниверситетта янә бер тармак – эстетик тәрбиягә зур игътибар бирелүенә киңрәк тукталырга кирәктер. Туксанынчы еллар азагын – икемеңенче еллар башын Казан педагогика университеты тормышында үзенә күрә бер культура революциясе чоры дип атарга ярый. Бу елларда студентларга эстетик тәрбия бирү киң җәелә һәм алар озак та үтми, күркәм нәтиҗәләрен дә бирә. Студентларның музыкаль-сәнгать иҗаты гомуми күренешкә әверелә, алай гына да түгел, сәнгать белән шөгыльләнү күпчелек студентларның көндәлек ихтыяҗына һәм рухи азыгына әверелә. Юктан гына педуниверситет “Студентлар язы” фестивалендәкүп еллар берече урынны алып килмәгән. 2000-2001 елларда исә Гран-прига лаек булганнар. Эстетик тәрбиянең тагын бер чагылышы – ректор инициативасы белән татар филологиясе факультеты бинасында беренче мәртәбә студентлар театры оештырылуын искә алу урынлы булыр. Аның режиссеры итеп ТРның халык, РФның атказанган артисты Марсель Җаббаров җәлеп ителә. Театр зур популярлык казана, аның спектакльләрен шәһәр сәхнәләрендә генә түгел, берничә мәртәбә телеэкраннардан да күрсәтәләр.

 

Киңкырлы фәнни эшчәнлек

Шулай да олуг галимебез Рүзәл Юсуповның 80 еллык үткән тормыш юлында 60 елдан артыгын үзен аямыйча иҗтиһад итүгә багышлап, шуның саллы өлешен фәнни эшчәнлек тәшкил итеп торуына аерым тукталмасак, язмабыз тулы булып бетмәстер. Уйласаң, хәйран калырлдык: академикның 1968- 2018 еллар арасында язып нәшер иттергән китаплар саны гына да (бирегә монографик хезмәтләр, дәреслекләр һ. б. керә) 65кә җыела. Аларның шактые тәрҗемә теориясе һәм практикасына багышланган; сөйләм культурасы, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем алучылар өчен дәреслекләр һ. б.лар – һәммәсе конкрет максатны күздә тотып язылган. Аның 1961 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр дистәләгән исемдәге вакытлы матбугат басмаларында дөнья күргән мәкалә, очерклары һәм публицистик язмаларының саны 400дән артып китә. Рүзәл ага урысчадан татарчага тәрҗемә итү җәһәтеннән дә зур активлык күрсәткән. Һәрхәлдә, Татарстан Фәннәр Академиясенең үз әгъзаларына багышлап (һәр академикка аерым)  2018 елда нәшер иткән библиографик белешмәдә язма героеның 10 исемдәге китапны тәрҗемә итүе күрсәтелгән. Шуларның икесе турыдан-туры В. И. Ленинның күптомлыкларына, икесе – К. Маркс, Ф. Энгельс, В. Ленин хезмәтләренә һәм икесе Л, Пинчук, Е. Степановның югарыда телгә алынган коммунизм идеологларына багышланган язмаларына карый. Тәрҗемә димәктән, фән өлкәсендә (урысчадан татарчага тәрҗемә итү күздә тотыла) иң беренчеләрдән булып тәрҗемә теориясен эшләгән кеше дә әле ул Рүзәл Юсупов. Аның әлеге махсус хезмәтен вузларда дәреслек буларак файдаланалар,  студентлар, галимнәр, һәм, гомумән, гуманитар һәм техник юнәлештә эшчәнлек алып баручылар үзләренә методик әдәбият итеп кулланалар. Рүзәл Абдуллаҗан улы КДПУда ректорлык иткән елларында тел гыйлеме советына рәислек итеп кенә калмый, үзе дә фән кандидатлары һәм докторларының диссертация эшләренә җитәкчелек итә, аларның саны 30га җитә. Ә инде фән кандидатлыгын һәм докторлыгын яклаучыларның оппонентлары булу – бусы күп дистәләгән.

 

Иҗтимагый-сәяси мәйданда

Рүзәл Юсупов табигате белән иҗтимагый актив кеше. Бу аңа мәктәп эскәмиясеннән хас, һәм аның әлеге сыйфат үзенчәлеге башта армиядә (хәрби хезмәттә комсомол секретаре һәм заставадагы стенгазетаның мөхәррире була), аннары Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында комсомол бюросы секретаре чагында тагын да ныграк чарлана. Казан дәүләт педагогия институтында эшләгәндә берничә мәртәбә тарих-филология факультетының партоешмасын җитәкләүгә сайлап куялар. Бу бит әле укыту эшләрен дә алып барган бер вакытта, җәмәгатьчелек башлангычында, ягъни. Моның өчен күпме көч таләп ителә, тик үзендә яшьтән ихтыяр көчен тәрбияләгән ир заты барысына да өлгерә.

1989 елда Казан шәһәр советына депутат булып сайлангач, андагы даими мәгариф комиссиясенең рәисе итеп билгеләнә, ә бер елдан Татарстан Югары Советына депутатлык мандатына ия булгач, парламентның милли мәсьәләләр, мәдәният буенча комиссиясен җитәкли, президиум әгъзасы итеп сайлана.

Нәкъ менә парламентта эшләгән елларында Рүзәл Абдуллаҗан улының эшчәнлек потенциалы тулы куәтенә ачыла да инде. Ул чын мәгънәсендә үзен гражданлык позицияләрендә нык торучы, сәяси өлгергән эшлекле, принципаль рәвештә халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәм яклаучы шәхес буларак таныта.

Үткән гасырның туксанынчы еллары Русиядә һәм  милли республикаларда социаль вәзгыятьнең кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә, халыкларның милли үзаңы кинәт күтәрелүгә китерде. Бу хәл, әлбәттә инде, Татарстанда да күзәтелде. Татарстанда яшәүче халыклар тигез хокуклык, мөмкин булган кадәр икътисадый һәм сәяси мөстәкыйльлек, дин иреге һәм демократик җәмгыятькә хас булган башка атрибутларны даулап чыктылар. Ошбу күренеш тора-бара массакүләм төс алды һәм халык массаларының мәйданнарга чыгып республика суверенитетын таләп итүенә китерде.

Мондый шартларда Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов парламент һәм аның президиумының әгъзасы, милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча комиссия рәисе буларак, берничек тә читтә кала алмый иде. Шунлыктан ул, Татарстан халыкларының киләчәк язмышын хәл итәчәк сорауларны чишәр өчен җиң сызганып эшкә алынды. Академиклар М. Зәкиев һәм Ф. Ганиевлар белән Татарстан халыкларының телләр турында закон проектын эшләүдә, аннары әдеге проектны Югары Совет сессиясендә тикшерүдә актив катнашты.

Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм республиканың Конституциясе проектларын әзерләүдә, аларны парламент сессияләрендә тикшерүдә катнашуда  даими  комиссия рәисенең өлеше шулай ук зур.

Татарстан Югары Советының 1990 ел 30 августындагы дәүләт суверенитеты кабул итү турындагы тарихи Декларациясен яклап ялкынлы чыгыш ясаучыларның иң беренчеләреннән Рүзәл Юсупов. Ул һәрбер сессиядә, кемнәргәдер яраклашмыйча, һәрчак үзенең туры сүзен әйтә, катгый фикерен белдерә. Намусына тугрылык саклап, дөрес дип тапкан позициясеннән беркайчан чигенми, ул моны принципиаль рәвештә, республика иминлеген, халыкның бөтенлеген кайгыртып эшли (тормыш хәле күздә тотыла, туры әйткән – туганына ярамаган, диләр, артык “дөрес” кешеләрне безнең җәмгыятьтә өнәмиләр – нәтиҗәдә, иң актив парламент депутатларыннан саналган Рүзәл Абдуллаҗан улы җитәкчелекнең “сөйкемсез сөягенә” әйләнә).

1995 елның мартында Югары Советның чираттагы чакырылыш депутатлар корпусына аның кандидатурасын тәкъдим итсәләр дә (Казанның югары уку йортлары иң күп урнашкан районыннан тәкъдим ителгәнлектән, Рүзәл аганың депутат булып сайлану ихтималы ифрат зур), билгесез сәбәпләр аркасында, уздырмыйлар. Ул чагында, “аңлашылмаган”  сәбәпләр аркасында

шактый санда лаеклы кандидатлар “сайлау” дигән серле сөзгеч иләгеннән уза алмадылар, һәм, миңа калса, республиканың сәяси-икътисадый үсеше, халыкның социаль хәле хәле яхшыруы шул чактан нык акрынайды. Тора-бара, Русия хакимиятендә власть вертикале урнаштырылып, төбәкләрнең вәкаләтләрен нык чикләгәч, милли республикаларның Конституцияләрен ифедераль үзәк Конституциясе белән “тәңгәлләштерә” башлагач, Татарстан суверенитетыннан һәм аның икътисадый “50гә 50”сеннән бернәрсә дә калмады кебек. Хәер, болары инде башка тема.

Рүзәл Юсуповның Татарстандагы Республика партиясен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булуын әйтеп китмичә булмый. 1992 ел ахырында оешып (партияне оештыру эшенең үтә катлаулы икәнен аны оештыручылар үзләре генә беләдер – ким дигәндә, республика районнарының яртысында башлангыч оешмалары булырга, әлбәттә инде программа һәм уставы кабул ителергә, юстиция министрлыгында теркәлү үтәргә һ. б. тиеш) 3-4 ел дәвамында республикада зур авырлык белән яуланган демократик казанышларны яклау һәм үстерү өчен ифрат зур тырышлык куя әлеге фирка. Зур вузның ректоры, парламенттагы даими комиссиясенең рәисе һәм янә әллә ничә юнәлештә  (җәмәгать башлангычында) иҗтимагый эшчәнлек алып баручы эре җәмәгать эшлеклесе булуына карамастан, бертавыштан сайлап куйгач, Рүзәл Абдуллаҗан улының Республика партиясенең рәислегенә ризалашудан башка чарасы калмый. Ул беркайчан, бернәрсәне дә ярты-йорты гына башкармый, аның яшәү принцибы: “эшлисең икән – үзеңне тулысы белән башкарган гамәлеңә багышлау тиеш”.  Ялганны, ялагайларны җене сөйми аның. Үзе алдашуны белмәгәч (калебе чиста булгач), башкаларны да шулай дип уйлый, һәм 2001 ел ахырында кайбер хөсетле бәндәләрнең югары оешмаларга шикаятьләр язып (койрык болгап ярарга тырышып йөрүчеләр, җае чыгу белән, аннан котылырга ниятлиләр), аны ректорлыктан алдыргач, бу хәерсез гамәлне бик авыр кичерә. Дөреслек, еш кына, ерак яшерелгән, тик тырышып эзләгәндә, кайчагында, аны табарга мөмкин. Хокук белгечләреннән бер рәхимле бәндәсе Рүзәл аганың “эше” белән танышкач, Мәскәү судына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый”, дисәләр дә, кайчагында ышана икән (хәер, бер гаепсез кешене гаепләүләре күз алдында ла) – урынсызга эштән азат ителгән олуг галимне кабат ректорлыкка кайтаралар. Гаделлек тантана итә. Бер елдан соң Рүзәл ага үз теләге белән эштән китә. Хәер, алтынга пычрак ябышмый торгандыр ул.

Кайбер нәтиҗәләр ясарга да вакыт җиткәндер, шәт. Мин, журналист һәм язучы буларак, төрле даирә кешеләре белән аралашам. Араларында бомждан башлап, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар, эреле-ваклы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, министр һәм хәтта элекке премьер-министрга кадәр бар. Премьер-министр дигәнем – Мөхәммәт Галләм улы Сабиров (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын). 2009-2010 елларда “Безнең гәҗит”тә үзхәбәрче булып эшләгәндә, кайбер иптәшләр әлеге гаҗәеп шәхес белән ике мәртәбә очрашу оештырырга ярдәм иткәннәр иде. Озын сүзнең кыскасы, 1995 елда, энергиясе ташып торган бер чагында, Мөхәммәт Сабировка премьерлыкны калдырып китәргә туры килә, үз теләге белән түгел, әлбәттә (миңа калса, ул әлеге постыннан киткәч, республикабыз бик күп нәрсәләрдән мәхрүм калды). Әйтүенә караганда, ул приватизация дигән хикмәткә гелән каршы булган. Табигатьтән бөтен халык өчен дип бирелгән урман, җир-су һәм табигый байлыклар нигә әле аерым кешеләргә генә баю чыганагы булырга тиеш, дип саный иде мәрхүм. Хаклык күп элекке премьер-министр сүзләрендә, бик күп.

Язмабыз герое Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповка әйләнеп кайтсак, мин дә аны үзем өчен гаҗәеп шәхес буларак ачтым (юкка гына аны 1997 елда Кембридждагы Халыкара биографик үзәк “Ел кешесе” дип исемләнгән халыкара мактаулы титул белән бүләкләмәгән). Чөнки ул менә дистә елдан артык инде хәләл пенсия акчасына фәнни-популяр, әдәби-публицистик һ. б. тематикаларны эченә алган төрле исемдәге китапларын нәшриятларда бастырып чыгара. Ул аларны чын күңеленнән, халык укысын, аз булса да уйлансын, татар милләте халык буларак киләчәктә юкка чыкмасын өчен яза. Бәгыреннән алып, җан ачысын ак кәгазьгә  салып, өзгәләнеп һәм шул ук вакытта якты киләчәккә өметләнеп.... Өметләр генә өзелмәсен иде берүк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: