Алабуга нуры

Гасыр яшьтәше

2 февральдә Сталинград сугышына - 70 ел. Гомерендә әллә ниткән вакыйгаларда кайнап, тормышның ачысын-төчесен дә, кайгы-михнәтен һәм шатлыгын да күп татуга карамастан, яшәү мәгънәсен һич югалтмыйча, күңеле белән һаман оптимист кешеләр бар бу дөньяда. Минемулла Сабир улы Нәҗипов әнә шундыйлардан.

Туксан биш яшен тутырып килүче әлеге затның боегып фатирында бикләнеп утыруын һич күрмәссең. Бер караганда аның үзенә кирәкле көндәлек азык-төлек җыелмасын хәстәрләп базар вә кибетләргә сугылуын һәм таныш-белешләре белән җанлы әңгәмә коруын күрсәң, икенче очратканда кая ашыгуы белән кызыксынсаң, җә үзеннән ерак түгел яшәүче кызы Нурсаба белән кияве Илдарга хәл белешергә яисә Чаллыда яшәүче төпчек улы Урал янына ук ниятләп чыгуын беләсең. Яз дип тормый, көз дип тормый (җәй турында инде әйткән дә юк) еш кына "тып" итеп туган авылы Ядегәргә дә кайтып төшә өлкән яшьтәге агаебыз. Монда аның калага китеп төпләнгәнче әллә ничә дистә еллар яшәгән йорты һаман да исән. Туган туфрак тарта торгандыр шул, ни әйтсәң дә гомеренең саллы өлеше биредә үткән, тормыш иптәше Нурания апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр (хатыны 2000 елның маенда вафат булды, авыр туфрагы җиңел булсын), аларга аң-белем биреп, һәркайсын зур тормыш юлына озатканнар. Аллаһ кемгә күпме гомер биргән, аны сорап озайтып булмый диләр. Кызганычка, биш балаларының өчесе - Фаиз, Ринат, Разиф - якты дөньядан иртәрәк китеп бардылар. Ә менә әтиләре Минемулла ага, угланнарының үлүенә нык уфтанса да, Бөек Тудыручыга шөкер итеп үзенә тиешлесен яши бирә. Һәм без - аны күреп белүчеләр -якташлары буларак моңа чын күңелдән куанабыз, чөнки районыбызда андый кеше булуы үзе зур горурлык. Минемулла ага Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды гына түгел, ә Сталинград "җәһәннәмендә" катнашучы да бит әле. Быелның 2 февралендә Паулюс гаскәрләренең Сталинград астында тар-мар ителүенә 70 ел тула.

Тактик өйрәнүләрдә

Минемулла Нәҗипов Кызыл Армия сафларына 1940 елның гыйнварында чакырыла. Аңа кадәр 1935 елда ук Алабугадагы тракторчы һәм комбайнчылар әзерләүче курсларда укып, башта Бондюг районының Абалач авылында, аннары, Морт МТСы оешкач, берничә ел МТСта эшләп ала. Чыгышы белән Иске Юраш авылыннан булган Нурания исемле чибәр дә укый курсларда. Шул чагында кызга тартылу хисләре тоя башлаган Минемулла, берничә сезонда аның белән бер үк басуларда комбайннары белән иген суктыртып, тракторларда туңга сөрүләрдә катнаша торгач, коллегасына чынлап торып гашыйк була. Әнә, ул үзе кебек үк егетләр белән эшелонга төялеп Лубнодагы хәрби өйрәнү лагерьларына бара, ә колагында Нураниясенең: "Исән йөреп, сау кайт, мин сине көтәрмен!" - дип, аерылышканда әйткән сүзләре яңгырый. Өйләнешеп, ике генә атна бер гаилә булып яшәп калырга өлгерәләр шул алар.

Лубнодагы өйрәнүләрдә чагында стройга тезелгән гаскәриләргә командирлары: "Кемнәр армиягә кадәр шофер булып эшләде?" - дигән сорау бирә. Минемулланың бер генә тапкыр да машина руле артына утырганы булмаса да, берничә курсант белән беррәттән ул да строй алдына чыгып баса. Никтер беркемнән дә машина йөртү таныклыгы сорамыйлар. Шулай итеп бернәрсә алдында да туктап калмый торган татар егете һич көтмәгәндә "полуторка" машинасының "хуҗасы" булып куя. Аның инде трактор, комбайн ише замана казанышларын иярләгәне бар, агач кабиналы, агач әрҗәле техниканы гына тыңлата ала ул. Одесса шәһәрендәге 154 нче укчы полкның ПВО (һава һөҗүменнән саклану оборонасы) ротасына туры килүе начар түгел болай. Ротада тугыз машина, һәркайсының әрҗәсенә бер-берсенә беркетелгән дүрт эре калибрлы пулемет урнаштырылган. Көннәр күбесенчә тактик өйрәнүләрдә уза. 1941 елның 21 июне дә шундый көннәрнең берсе була. Кич белән арып-талып казармаларга кайткач, рота командиры капитан Прутасовның "машиналардан пулеметларны һәм сугыш кирәк-яракларын бушатырга!" - дигән әмерен ирештерәләр. Әмма соңгы мәлдә, ниндидер сәбәпләр белән, әлеге әмерне кичектерәләр.

Беренче орыш

Юкка булмаган икән. Икенче көнне, төш туры алдыннан, бөтен полк белән тетрәнеп радиодан СССР хөкүмәте рәисе һәм тышкы эшләр министры Молотовның илебезгә фашистлар Германиясенең мәкерле рәвештә басып керүе турындагы белдерүен тыңлыйлар. Йөз илле дүртенче полкны ашыгыч төстә Бессарабиянең Румыния чигенә күчерәләр. Минемулла беренче сугыш чирканчыгын шунда ала. Монда инде сиңа бәреп төшерү өчен тәгаенләнгән макет-очкычлар гына түгел, монда пулеметларыннан һәм пушкасыннан очкан шәпкә ут бөркүче румын самолетлары. Алар тышкы күренешләре белән безнең "кукурузникларга" охшаган. Шундый ук җимерү көче: җиңел бомбалар, пехотага ату өчен көйләнгән пулемет һәм авто-мототехникага һөҗүм итәргә җайлаштырылган кече калибрлы пушка.

Румын авиациясе ударына полк 27 июньдә тап була. Әле юньләп окоплар казып-ныгып урнашырга өлгермәгән батальоннарга дошман "козгыннары" ябырыла. Эскадрилья арты эскадрилья түбәннән генә килеп пушка һәм пулеметлардан ут оча, әле анда, әле монда шартлаган бомбалардан балчык катыш техника калдыклары, теткәләнгән гәүдәләр чәчелгәне күренә. Тик һава һөҗүменә каршы торучы авторота да йоклап ятмый, сугышчан позицияләргә урнашып эре калибрлы зенит пулеметларыннан ут оча. Әнә, инде бер-ике очкыч артларыннан кара төтен эзе калдырып читтәге калкулыкка төшеп шартлыйлар. Минемулла машинасының әрҗәсендәге пулеметчы Александр да самолетларга төбәп прицеллы ут ача. Ул - беренче номер, икенче номерлы - патрон ленталары биреп торучы да бар. Машина йөртүче запаста санала. Бу беренче сугышта Александр һәлак булгач патроннар биреп торырга Минемулла алына. Ә инде икенче номерлы - төп пулеметчы урынын ала. Күп булса ярты сәгать дәвам иткән атыш, шартлау, улау авазлары Минемуллага мәңге туктамас кебек тоела. Ниһаять, бар да тынып кала. Минемулла Нәҗиповлар расчеты исәбендә ике бәреп төшерелгән самолет. Югалтулары да сизелерлек: пулеметчы Александр (бәреп төшерелгән очкычларның берсе "аныкы") һәм яраланып лазаретка озатылган икенче номерлы сугышчы. Полк өчен бәреп төшерелгән дистәләп дошман очкычы аз булмаса да, җанлы көчтә югалтулар да зур шул. ПВО авторотасы да тугыз машинасының дүртесеннән колак каккан. Ә иң күңелгә тигәне: шуннан башлап бер-бер артлы эреле-ваклы авыл һәм шәһәрләрне дошман кулына калдырырга туры килә. Котовский, Николаево, Херсон кебек калалар шуларның кайберләре. Ниһаять, дошман белән бәрелешләрдә катнаша-катнаша Нәҗиповлар полкы Севастопольгә килеп урнаша. Нишләптер монда да озак тотмыйлар, Мелитопольгә күчерәләр, ә аннан - Луганскига.

Чигенү ачылары. Сталинград казаны

Инде көз узып, кыш айлары якынлаша. Минемулланың көннәре күбесенчә алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары һәм провизия ташу белән үтә. Андый көннәрдә йөрәген уч төбенә кысып бара егет, чөнки дошманның артиллерия яисә миномет уты астына эләкмәгән көннәре сирәк. Кайчагында һавада фашист самолетлары пәйда булып тылдан алгы сызыкка йөк ташучы машиналарга чын-чынлап ау башлыйлар. Безнекеләр рейдтан әйләнеп кайтканда еш кына машиналарын санап җиткермиләр. 1941 елның 27 ноябрендә Минемулла яраланып күчмә кыр госпиталенә эләгә. Монда уйланырга вакыт күп, авылдан килгән хатларга да җавап язарга мөмкин. Үзеннән ике яшькә кече игезәк энеләре Гали белән Хәсән дә җәйге айларда ук фронтка озатылганнар икән, бернинди хәбәрләре юк ди. Абыйсы Әхмәт һәм энесе Тимерхан да каядыр янәшәдәге армияләрдә сугышып йөриләр, тагын бер энесе - Хөсәен - чигенгәндә Полтава җирләрендә башын салган. Хәтта 1908 елгы иң өлкән абыйлары Шамилгә дә хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килгән.

Аяктагы һәм кулдагы яралар артык катлаулы булмый, рядовой Нәҗипов ике ай дигәндә кабат элек хезмәт иткән частенә әйләнеп кайта. Гитлерчылар бу вакытта Мәскәү астында зур җиңелүгә очрап, әллә ничә дистә километрларга артка алып ташланганнан соң, фронтларда кайбер локаль бәрелешләрне санамаганда, чагыштырмача тынлык урнаша. Тик бу тынлык - яшен алды тынлыгы гына булып чыга.

1942 елның май башларында немецлар берьюлы берничә юнәлештә һөҗүмгә күчәләр. Карт фронтовик сугыш эпизодларының инде күбесен хәтерләми (ни әйтсәң дә җитмеш ел вакыт үткән, һәм йөз яшькә якынлашып килгәндә моны гаепләп тә булмый), ә шулай да 14 май көне хәтеренә тирән уелып калган.

- Немец самолетлары безнең чигенә башлаган частьләрне иртәнге сәгать өчтә үк көчле бомбага тота башладылар, - дип сөйли ул. - Буталчыклыкта мин ничектер үзебезнең батальоннан аймыр булдым. Аптырап машинам янында басып торганда, янәшәдән узып баручы артдивизион командиры йөгереп килде дә кайсы гаскәри берләшмәдән булуым белән кызыксынды. Мин әйтеп бирдем. Капитан миңа үзләренең штабларын төяп күчерергә боерды. Каршы килеп авызымны ачкан идем, ул: "баскан урыныңда атып үтерәм!" - дип, маңгаема пистолетын төбәде, буйсынырга туры килде. Яңгыр явып үткән иде, бара торгач су белән тулган снаряд чокырына машинамның бер көпчәге төшеп, батып калдык. Капитан да, башкалар да каядыр китеп күздән югалдылар. Якыннан узып баручы колоннага игътибар белән карасам - үзебезнең полкныкылар, араларында полк командиры подполковник Мясников та бар. Ул да мине күреп алган икән: "Нәҗипов, нишләп торасың анда?" - дип кычкыра. Аңлатып бирдем. Ул миңа носилкаларда күтәреп баручы яралыларны төяп Камышинога юл тотарга кушты. Берничә сугышчы килеп машинамны этеп тә чыгардылар. Һәм мин санитарлар озатуында Камышинога исән-имин барып җитә алдым...

Минемулла Нәҗипов Сталинград астындагы тиңе булмаган канкойгыч сугышны төштәге кебек кенә хәтерли. Шулай булмыйча ни: ут белән төтен, су белән кан, күк белән җир, төн белән көн барсы бергә буталып җәһәннәмнең үзенә охшап кала. Кайчагында монда вакыт бер ноктада туктап калгандай кебек тоела, бары тик йөзләгән самолетларның иләмсез үкереп бомбалар коюы, меңләгән туп һәм минометларның туктаусыз гөрселдәве тоташ гүләүгә әверелеп котны очырудан җан менә-менә гәүдәдән очып чыгып китәр кебек тоела. Хәер, һәлак булучылар янәшәдә йөзләгән-меңләгән. Мондый мәхшәргә түзмичә акылдан шашучылар да аз түгел. Минемулланы шулай да күпмедер дәрәҗәдә язмыш аяды: ул Иделнең аргы ягында машинасы белән яралыларны кыр госпиталенә ташып торды. Көне-көне белән рейслар санын да югалта, йокысызлыктан, ару-талчыгудан күз алдында аклы-каралы боҗралар биешә. Кулы-аягы хәрәкәтләнсә дә зиһене каядыр эчкәредә сүлпән генә лепелди. Аны әйләнә-тирәсендәге шартлаулар, үлем куркынычы гына туктаусыз алга куалый бугай...

Утлар-сулар кичеп

Фашист гаскәрләре Сталинград астындагы зур җиңелүдән соң йөзләрчә километр артка алып ташлана. Бу вакытта минемуллла нәҗипов кораллануга яңа алынган "студебеккер" машинасы белән 144 нчы махсуслаштырылган аерым күпер салучы (мостостроительный) батальонга билгеләнә. 1943 елның 15 мартында аларның батальонын эшелоннарга төяп Курск-Орел якларына озаталар. Шул елның июлендә Курск дугасындагы хәлиткеч җиңүләрдән соң Белоруссия җирләрен дошманнардан чистартып, 1944 елда Кызыл Армия Польша территориясенә аяк баса. Төп көчләргә Висла елгасын кичү өчен Минемулла хезмәт иткән 144 нче батальон 1200 метр озынлыктагы понтон күпер салуда актив катнаша. Өлгер һәм тырыш татар егетен штаб начальнигы майор (кызганычка, фронтовик аның фамилиясен хәтерләми) шәхси шоферы итеп ала. Авыр һәм күләмле йөк ташуга көйләнгән "студебеккер"дан соң "виллис" белән идарә итү уен гына булып тоела әлбәттә.

Инде 1945 елның апреле җитә. Һавада яз исе катыш җиңү исе аңкый. Совет гаскәрләре гитлерчыларның соңгы табигый форпосты - Одер елгасын кичәләр. Шул чагында якында гына мина шартлап Минемулла аңын җуя. Ул әллә ничә тәүлектән соң госпитальдә генә күзен ача. Каш өстендәге тирән җәрәхәткә күп мәртәбәләр операцияләр ясыйлар. Тугыз ай дигәндә савыгып кабат сафка баса. Шулай да аңа туган-үскән авылына 1946 елның 6 октябрендә генә кайтып керү насыйп була...

Сугышчан эзләр буйлап

"Кызыл йолдыз", I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен", "За боевые заслуги" һ.б. күпсандагы медальләр белән бүләкләнгән карт фронтовик 2013 елның 30 гыйнварында кайбер башка "сталинградчылар" белән бергә махсус поездга утырып Казаннан Ворлгоградка юнәләчәк. (Сталинград эпопеясында катнашучылар бөтен Русия буенча биш меңләп кенә калган диләр), алар 70 ел элек булып узган мәхшәр урыннарында кабат булачаклар, сугышта һәлак булган һәм инде тыныч тормышта якты дөньядан киткән полкташларын искә салачаклар һәм алар рухы алдында баш иячәкләр. Ә без - исәннәр - аларның барсы алдында баш ияргә тиешбез, чөнки Җирдәге җәннәттә яшәвебез белән алар алдында мең мәртәбәләр бурычлыбыз.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!