Алабуга нуры

Гөлфия

Шундый кешеләр була, андыйлар белән аралашкан саен аралашасы, озаграк яннарында торасы, ихлас әңгәмә алып барасы килә. Мондый кешеләрдән таралган эчке бер җылылык тирә-юньдәгеләргә уңай аурасын бирә һәм аларны үзенә тарта. Гөлфия Галимҗан кызы Мөхәммәтҗанова әнә шундыйлардан.

1981 елда туган авылы Иске Юрашта эшли башлап, 33 ел дәвамында өзлексез бер урында (әүвәл "Ленин" исемендәге колхоз, аннары "Юраш" авыл хуҗалыгы ширкәте һәм соңрак "Яңа Юраш" агрофирмасы) хезмәт куючы бу ханым тормыш иптәше Раиф әфәндегә ышанычлы хатын, улы Илфир һәм кызы Илсирәгә яраткан ана булу өстенә хезмәттәшләренә һәрчак хәерхаһлы иптәш тә.

Гаиләдәге 5 баланың өлкәне булып 1958 елның декабрь ахырында дөньяга килгән ул. Ул заманнарда туу турында таныклык рәсмиләштергәндә датаның төгәллегенә әлләни әһәмият итмиләр иде әле. Гөлсәри апа ниндидер 3-4 көн өчен кызын бер елга "карт" булып йөрмәсен диптер инде, 1959 елның беренче гыйнварында туды дип яздыра. Хәер, моннан берни үзгәрми: кыз үз ишләре белән вакыты җиткәч беренче сыйныфка укырга керә (тәүге укытучылары Саимә апаны бүген дә сагынып искә ала Гөлфия).

"Башлангыч"тан соң төрле фәннәрдән төрле мөгаллимнәр белем бирүе һәммәбезгә мәгълүм, ә менә Гөлфия Мөхәммәтҗановалар классында класс җитәкчесе элекке фронтовик, һәрчак җор телле һәм гаять киң күңелле Тимерхан ага Сабиров булуын күпләр, бәлки, белмиләрдер. Минем моны язма героеның киң күңелле һәм һәрчак ачык йөзле калуының сере кайбер яклары белән Тимерхан Сабир улы укучыларына карата кулланган тәрбияви алымнарга барып тоташа торгандыр, дигән уйдан чыгып әйтүем. Әлбәттә инде балага холык-фигыль, характер үзенчәлекләренең саллы өлеше ата-анадан - әтисе Галимҗан һәм әнисе Гөлсәридән - бирелә. Әнә ич, Гөлсәри апа ире белән уртак мәхәббәт җимешләре булган 4 кызы (Гөлфия, Әлфира, Фирдәүсә, Венера) һәм 1 углы (Илсур), багалмаларын төрле җиргә таратасы килмичәдер инде, "мин исән вакытта авылда яшәсәгез икән", дип әйтеп куйган. Һәм, Гөлфия, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь-җилкенчәкнең матур тормыш эзләп шәһәргә китү шаукымына ияреп, беренче мәлдә Түбән Каманың ГПТУ-53енә кереп һөнәри белем эстәгән. Аннары өч ел дәвамында торак йортларның эчке диварларына (кухня, ванна бүлмәсе, туалет) плиткалар ябыштыру-беркетү хезмәтендә тырышлык куйган. Шул вакытта ул әнисе әйткәннәрне еш кына исенә төшергәндер, мөгаен. Югыйсә, бөтен уңайлыклар тудырылган тулай торакта яшәп, кичләрен татар яшьләре җыелып күңел ача торган "пятачок"ка җае булганда чыккалаучы кыз торган саен күбрәк туган авылына кайту турында уйланмас иде. Авылга кайтуны күңеленә кертүнең янә бер сәбәбе була, ул да булса - авылдаш егете Раиф Мөхәммәтҗанов белән якыннанрак танышу (алар мәктәптә укып йөргән елларыннан бер-берсен беләләр, тик бу әле читтән генә күреп белү), аралашу. Раиф та гаиләләрендә өлкән бала, Гөлфия дә. Ә өлкән балалар, кагыйдә буларак, өнлерәк һәм күп нәрсәләрне үзбаш хәл итүчәнрәк булалар. Кем әйтмешли, егетнең дә, кызның да тормышка карашларында, характер үзенчәлекләрендә уртаклыклар күп анысы. Шуңа да аларның күңелләре бер-берсенә тартыла, ике яшь йөрәк арасында барлыкка килгән хисләр кайнарлыгы олы мәхәббәткә алып килә. Җәйге төннәрдә тын авыл урамнары буйлап бергәләп үтүләр, су буйларында бакалар бакылдавын, таллыкларда сандугачлар сайравын тыңлаулар, гөнаһсыз беренче үбешүләр. Яшьлегендә һәркемнең башыннан үтә торган гомернең андый илаһи мизгелләре хәтер сандыгында онытылмас истәлек булып саклана бит ул. Гөлфия белән Раиф та еллар катламы астында калган тормышларының якты сәхифәләрен кайчагында искә төшереп елмаялар булыр. Ә аңарчы... Хәер, аңа кадәр туган авылына кайту юлын Бөгелмәдәге хисапчылар курсы аша уздырырга карар кыла Гөлфия Галимҗан кызы. Ни дисәң дә, калада яраган плиткалар ябыштыру осталыгы салада бик үк ярап бетми шул. Шуңа күрә икенең берсен сайлыйсың: туган нигезгә кайткач, ата-ана җилкәсендә әрәмтамак булып ятмас өчен, фермага эшкә чыгасың яисә һөнәри белемеңне арттырып, колхоз конторасының хисап бүлегенә урнашу җаен карыйсың. Гөлфия соңгысын сайлый.

1981 елда ул күмәк хуҗалыкның хисапчылык бүлегендә механизация буенча исәпләү-чутлау эшләренә керешә. Үзенә йөкләнгән вазифаны ошата кыз, хезмәтенә күңелен биреп, канатланып бара. Өлкән коллегалары да күрәләр аның тырышлыгын һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итүне үзләре өчен артык йөккә санамыйлар. Эш - эш белән, шәхси тормышны көйләү дә кирәк бит әле. Җырда да бит әнә: "Әллә чыгып калыйм микән алучысы булганда", - дип җырлана. Бусы шаян такмак кына, әлбәттә. Ә чынлыкта, аның күңеленә хуш килгән егете - Раифы бар, һәм ул инде: "Әйдә, өйләнешик!" - дип ашыктыра. Ризалаша Гөлфия, 23 яше тулган көннәрдә авылда тырышлыклары белән аерылып торган биш бертуган (алтынчысы кыз) Мөхәммәтҗановларның өлкәненә кияүгә чыга. Тиешле вакыты җиткәч, шул елның ахырында уллары Илфир туа. Малайларына 3 яшь тулып килгәндә, әти-әнине генә түгел, әби-бабайны да сөендереп, кечкенә кызчык дөньяга аваз сала. Илфиргә аваздаш һәм сирәк очрый торган исем сайлыйлар балага - Илсирә.

Гөлфиянең хисап бүлегендә эшли башлавына 10 ел тулганда ревизия комиссиясе әгъзаларының тәкъдиме белән, колхоз хакимияте бүлектә бушаган кассир урынына яңа кеше алмаска дигән карарга килә. Бу вазифаны яшь хатынга йөкләүне кулай дип табалар. "Ах, бигрәкләр дә җаваплы эш инде", - дип уйлый җитәкчелекнең катгый тәкъдимен ишеткәннән соң берникадәр каушап Гөлфия Мөхәммәтҗанова. Шуңа күрә ире белән киңәшләшмичә тора салып ризалыгын да бирми. Раиф та беренче мәлдә аптырауда кала: булдыра алырмы, акча эшендә буталып, җитмәүчелеккә тарымасмы? Баш тарту да максатка ярашлы булмас, бусы инде күмәк хуҗалык рәисенең гозер-тәкъдимен санламауга керә. Алай иткәндә идарә ишегенең кайсы якка ачылуын онытып, өскә телогрейка кияргә һәм ферма тарафларына төшәргә генә кала. Бергә эшләп ияләнгән коллегаларыннан һәм яратып башкарган хезмәтеннән аерыласы килмәү хисе көчлерәк була, Гөлфия ир-канаты белән бөтен плюс һәм минусларны исәпкә алганнан соң, кассирлык вазифасын да башкарырга ризалаша...

Гөлфия Галимҗан кызы куркып кына керешкән хезмәтенә тәмам ияләнеп, кассага кергән-чыккан акчаны исәпләү, һөнәр ияләренә хезмәт хаклары түләү һ.б. операцияләрне дә инде агрофирманың механизация тармагына караган исәпләүләр кебек җиренә җиткереп һәм вакытында башкара. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә (шуның 23 елы касса эшен дә чиратлаштырып) хезмәтендә тәртип кысасына сыймаслык бер генә ЧПның (гадәттән тыш хәл) да чыкканы юк әле. Коллегаларын һәм хуҗалыкның һөнәрмәндләрен һәрчак сабыр елмаеп, тигез-тыныч тавыш белән каршы алучы, озатып калучы ошбу ханымны җитәкчелек тә ярата һәм хөрмәт итә. Шулай булмаса, быелның 1 гыйнварында пенсиягә чыккан Гөлфия Мөхәммәтҗанованы һаман да шул вазифаларында калып хезмәт куюын сорамаслар иде. Бер уйласаң, сау-сәламәт, егәрендә булганда нишләп эшләмәскә ди. Хәзерге катлаулы заманда беркемгә дә тормыш алып барулары җиңел түгел, яшьләргә бигрәк тә. Уллары Илфир моннан 3 ел чамасы элек башлы-күзле булып, бүгенге көндә хатыны Гөлназ белән кечкенә кызчык үстереп яткан көннәре. Торак мәсьәләсе элек тә авыр чишелә торган проблемаларның берсе иде, хәзер фатирлы булу тагын да авыррак хәл ителүен һәркем белә. Кредит алмыйча вәзгыятьне үзгәртү чынлыкта мөмкин түгел. Балаларга кулыннан килгән ярдәмне ата-ана күрсәтмичә кем күрсәтсен инде. Ирле-хатынлы Мөхәммәтҗановлар ул һәм киленнәренә кредит йөген җиңеләйтергә ярдәм итәргә тырышалар,әлбәттә. Быелның августында гына Ирек исемле егетнең яры булган кызлары Илсирәгә дә ярдәм итәргә тырышалар алар. Ире белән кызлары, гаиләсе белән Илфир углан да Яр Чаллы каласында төпләнеп яшәп калуны кулай күргәннәр. Ялларда, бәйрәмнәрдә, еш булмаса да, Юраш якларын урап, әти-әнинең хәлләрен белешү, кайбер йорт-кура арасындагы эшләрне башкаруда булышлык күрсәтүне дә авырыксынмыйлар яшьләр. Аларның уңышларына куанып, аралашып һәм ярдәмләшеп яшәүләргә ни җитә. Дөньялар имин булып, тынычлыкта-татулыкта дәвам итә күрсен гомерләр берүк.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: