Гомер бәйрәме дә, Халыкара хатын-кызлар көне дә!
Халыкара хатын-кызлар көнендә гүзәл затлар, традиция буенча, җылы сүзләр, чәчәкләр, бүләкләр кабул итәләр. Ә бит шушы яз бәйрәме белән беррәттән туган көннәрен дә билгеләп үтүчеләр бар.
Адилә Гыйбадуллина:
— Мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең музыка-сәнгать белгечлеге бүлегендә 3нче курста белем алам. Чынлап та, туган көнем — 8 Март! Бу көн минем өчен икеләтә бәйрәм. Танышларым, дусларым арасында төрле бәйрәмнәрдә туучылар бар, ә 8 Мартта туган көн уңаеннан котлауларны мин генә кабул итәм. Нәкъ менә бу көнне дөньяга аваз салуыма бик сөенәм, һәм әниемә, Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Минемчә, шушы язгы бәйрәмдә туган кыз бала, һичшиксез, бәхетле була. Мин 2001 елның 8 мартында Красный бор хастаханә бала тудыру йортында бердәнбер бала булып көндезге 12.00дә, пәнҗешәмбе көнне туганмын. Әнием бу көнне бик матур итеп искә ала. Нәкъ менә хатын-кызлар бәйрәмендә ул беренче тапкыр ана булу бәхетен татыган. Мине беренче тапкыр кулына алган мизгел аның әле дә хәтерендә. «Кочаклап, бәхетемнән елый-елый Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым», — ди ул. Бүгенге көндә дә ул бу хакта зур горурлык белән әйтә: «Минем кызымның туган көне 8 Мартта!». Бу көнне безне җил-яңгырдан саклап, бөтен назын, күңел җылысын биреп тәрбияләгән әнине гүзәл затлар бәйрәме һәм үземнең туган көнем белән котлап, бүләкләр бирәм.
Җәмилә Ибәтуллина:
— Шундый матур язгы бәйрәмдә дөньяга килүем белән мин бик бәхетле. Һәркемгә дә мондый бәхет елмаймый (көлә). Әле шунысы да рәхәт — 8 Март һәрвакыт ял көне. Туган көнем быел ял көненә туры килми дип күңелсезләнеп утырасы юк. Бу көнне гаиләм мине иң элек туган көнем белән котлый, ә аннары инде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итәм. Якыннарым — тормыш иптәшем һәм кызым Лиана минем өчен бер көнне ике бәйрәм оештырырга тырыша. Әлеге бәйрәмне үземнең яраткан һәм якын кешеләрем белән үткәрәм. Бу көнне әти-әниемә, якыннарыма үземнең яратуымны, рәхмәт хисләремне җиткерергә тырышам. Минем сеңлем дә бәйрәм көнендә дөньяга аваз салды. Ул 30 августта — Республика көнендә туды.
Айгөл Мөхәрләмова:
— Мин 1988 елның 8 мартында 15 сәгать 30 минутта дөньяга килгәнмен. Туган көнем 8 Мартка туры килү сәбәпле, әлеге язгы бәйрәм мохитен беркайчан да тоймам, мөгаен. Күп кеше мине туган көн белән котлаганнан соң, 8 Март бәйрәме белән котларга да оныта. Бер яктан караганда, шундый көнне дөньяга килү үзенчәлекле, бу сирәк күренеш, икенче яктан — моңсу. Кечкенә чакта 8 Мартны туган көнем генә итеп кабул итә идем, моңа бик игътибар бирмәдем. Яшем барган саен, нигә мин 9ы яки 10 мартта тумадым икән дим. Ә туганнарым, бигрәк тә тормыш иптәшем әйтүенчә, бүләк алганда җиңелрәк (көлә). Кыскасы, ике куянның койрыгын берьюлы тоталар. Ә әнием хәзер дә: «8 Мартка үземә бүләк ясадым», — ди. Әти-әнием мине язгы бәйрәмгә зур бүләк буларак кабул итеп алган һәм моның өчен Ходайга рәхмәтле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 11:43Алабугада Җиңү көненә әзерлек башландыМай башында бөтен шәһәр буенча ветераннар портретлары төшерелгән билбордлар урнаштырылачак.4300
-
17 апрель 2021 - 19:02Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 17 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 446 кешегә җиткән.11600
-
17 апрель 2021 - 13:54Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган Алабугада Сovid-19ны йоктыручылар теркәлмәгән.9700
-
17 апрель 2021 - 15:0030 апрельгә кадәр декларация тапшырырга онытмагыз 2021 елның 30 апреленә кадәр гражданнарга 3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга һәм салым органнарына тапшырырга кирәк булачак.9700
-
17 апрель 2021 - 13:44Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан прививка ясатты Бу хакта ТР Президенты шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.8700
-
17 апрель 2021 - 14:00Район газетасына языл һәм зәркән кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.8100
-
18 апрель 2021 - 16:001 апрельдән балаларны беренче сыйныфларга яздыру башланды Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башласа, хәзер гаризаларны 1 апрельдән генә бирергә мөмкин.7200
-
18 апрель 2021 - 12:15Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган Алабугада Сovid-19ны 1 кеше йоктырган.7100
-
17 апрель 2021 - 13:00Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан ветераннарның фатирларына ремонт ясалачак.6700
-
18 апрель 2021 - 14:00Район газетасына язылсаң, бүләккә орлык ал 12 апрельдә башланган «Һәр язылучыга — орлык» акциясендә катнашырга чакырабыз.6300
-
17 апрель 2021 - 08:55Алабугада Көмеш чишмә төзекләндереләчәк Әлеге мәсьәлә район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итүендә яңгырады.5600
-
19 апрель 2021 - 17:00Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 миллион сум акча алды Хәзерге вакытта 3 процентлы «ФОТ 3.0» яңа ташламалы программа буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларына 721,3 миллион сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.5000
-
19 апрель 2021 - 12:56Район газетасына языл һәм ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.4500
-
19 апрель 2021 - 09:41Алабугада юл-транспорт һәлакәте булган Чит ил машинасын йөртүче шофер район Үзәк хастаханәсенә озатылган.4400
-
17 апрель 2021 - 16:00Алабугада «Россия балалары» Бөтенроссия акциясе тәмамланды Акция балигъ булмаганнарның психоактив матдәләр куллану очракларын иртә ачыклауга юнәлдерелгән.4300
-
19 апрель 2021 - 11:43Алабугада Җиңү көненә әзерлек башланды Май башында бөтен шәһәр буенча ветераннар портретлары төшерелгән билбордлар урнаштырылачак.4300
-
19 апрель 2021 - 11:48Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.4300
-
18 апрель 2021 - 15:00«Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын» Күптән түгел Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Наилә Хәкимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны үзенең истәлекләре белән уртаклашты.4200
-
19 апрель 2021 - 14:05Алабугада ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче 5 шофер тотылган Закон бозучылар административ җавап бирәчәк.3800
-
19 апрель 2021 - 09:09Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала Табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 11 ел үткәрелә.3700
-
19 апрель 2021 - 15:24Алабугалылар өмәдә 100 капчык чүп-чар җыйды Өмәгә җыелучылар сугышчы-интернационалистларга куелган мемориал янындагы мәйданны тәртипкә китерделәр.3600
-
19 апрель 2021 - 09:15Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 миллиард сум тотылачак Татарстан Республикасы казансыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.3500
-
19 апрель 2021 - 16:46Алабуга җитәкчелеге өмәдә катнашты Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк.3400
-
17 апрель 2021 - 10:00Алабугада «Адымнар» торак комплексы булачак Алабуганың 4/5 микрорайонында Мәрҗани һәм Бакый Урманче урамнары чатында яңа торак комплексы төзеләчәк. Ул 4-5-6, 4-5-21, 4-5-8 адресы буенча арадаш кишәрлекләрдә урнашкан өч йорттан торачак.3100
-
18 апрель 2021 - 10:00Һәркемнең мөмкинлеге бар 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары булачак. «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Олимпиадага әзерләнүгә кереште.2900
-
19 апрель 2021 - 16:00Алабуга тхэквондочылары бүләкләр копилкасын тулыландырды Ярышлар Яшел Үзәндә узды.2900
-
19 апрель 2021 - 16:35Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе коронавирустан прививка ясатты Алабуга җитәкчеләре арасында #япривился челленджы дәвам итә.2600
-
18 апрель 2021 - 09:00Алабугада торак йортларны ремонтлауга керештеләр Быел Алабуга районында капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 26 торак йортны ремонтлау планлаштырыла.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика