Алабуга нуры

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә

2019 елның 8 ноябре Илмәт авыл китапханәсендә Зиннур һәм Рәмзия Сәгыйровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел туу уңаеннан уздырылган чарасы белән истә калыр мөгаен. Бәйрәм барышында юбилярлар үзләренең яшьлек хатирәләрен искә төшереп, тормыш юлы турында сөйләп киттеләр.

Югарыда күрсәтелгән исем астында кызыклы итеп сценарий язган китапханәче Гөлнара Әхмәтшина кичәне ачык дип белдерде, һәм юбилярларны котлап, чыгышын: “Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен бергәләп тату – олы бәхет. Авылыбызда яшәүче Сәгыйровлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Парлы гомер – Аллаһ бүләге ул,озак еллар тигез гомер итү бөтен кешегә дә тәтеми” – дигән сүзләр белән башлады. Аларның килешеп һәм тату яшәүләренә күпләрнең соклануы, хөрмәт белән караулары турында әйтте. Гадәттә 50 ел ныклы гаилә корып яшәүчеләрнең бу чорын алтынга тиңләүләрен һәм, әлбәттә инде, ирле-хатынлы Сәгыйровларның яшәешләрендә үзләренең алтын көзләренә аяк басуларына игътибарны юнәлтте. Сценарийда каралганча алып баручы, Рәмзия Әбелхан кызыннан үзенең яшьлек хатирәләрен искә төшереп, тормыш юлы турында да сөйләп китүен сорады. Мин, аның бертуган сеңлесе, апа турында күп нәрсәне белсәм дә, кичәдә үз авызыннан кайбер тормыш бормалыкларын ишетү барыбер кызыклы тоелды. Әйе,гаиләбездәге 8 бала арасында абыйдан соң (Рәшит абый 10 класс тәмамлагач КАИга укырга керде) иң өлкәне буларак, Рәмзия апага 15 яшеннән колхозга савымчы һөнәренә керешергә туры килде. Чөнки әти-әнигә үзләренә генә шулкадәр зур гаиләне яшәтү җиңел түгел иде. Апа сыерларын да сауды, бозау фермасында да эшләде. 1969 елның 11 октябрендә Илмәт авылының түбән очында яшәүче булачак җизнәбез –Зиннур Багданур улы – апаны йөк машинасында килеп алды. Безгә кызык(апаның эне һәм сеңелләренә), машинага утырып барырга мөмкинлек бар ич...

 Китапханәче Гөлнара Рәшид кызы кичә барышын апага һәм җизнәбезгә сораулар белән үрелдереп тагын да кызыклырак итте. Андагы: “Егет һәм кыз булып очрашуда йөргәндә аеруча истә калган берәр эпизодны сөйләп китсәгез икән” диюгә, Рәмзия апа: “Ядегәр ягындагы Кызылъяр тавы өстендә күк капусы ачылганын күрдек”, – дип җавап бирде һәм аның ничек булуын бәян итте. Бу безнең өчен яңалык иде. Апа җизни белән икәүләп яшьлекләрендә (1969елда) Себер якларына эшкә чыгып китүләре, аннары дүрт елдан соң кабат Илмәткә әйләнеп кайтулары турында сөйләде.Чөнки моны әниебез бик теләде, хат саен кайтуларын сорап, гозерләп яза иде. Себердән кайткач апа белән җизни кабат колхоз эшенә җигелделәр: апа лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә,ә Зиннур җизни әүвәл машинада – шофер, аннары кирәк чагында тракторчы, кирәк чакта исә комбайнчы булып эшләде. Алар хәзер икесе дә лаеклы ялда инде, кызлары Фәридә һәм кияүләре Алексей, оныклары Виктория белән бергә тату гомер кичерәләр.

Рәмзия апа сөйләвенчә, тормышта бер-береңне мактап һәм сөешеп кенә тормыйсың, аның кытыршылыклары, сүзгә килгән чаклары да була. Иң мөһиме – кирәк чагында бер-береңә юл кую, үпкә-сапкыларны бер читкә этәрә белү, шулай иткәндә барысы да җайлана.

 Оныклары Виктория әби-бабасына багышлап шигырь укыды. Китапханәнең уку залына җыелучылар Сәгыйровларның яшь чактагы, балалары туып, аны сөю мизгелләрен, төрле елларда хезмәттәге вакытларын һәм соңгы елларда объективка алынган фотоларын экранда күрү мөмкинлегенә иреште. Кунак сыйфатында чакырылган авылдашлары язучы Фирдәвес Хуҗин ирле-хатынлы Сәгыйровларның илмәтлеләр өчен һәрчак ачык күңелле булуларын, элек бер йортта әби-бабай, әти-әни (өстәвенә Зиннур җизнинең сеңелләре дә) белән сыешып яшәсәләр, хәзер үзләренең кызлары, оныклары, кияүләре белән килешеп яшәүләре турында сокланып сөйләде. Боларга өстәп, Рәмзия апа ягыннан туганнарыбызның (безнең ягъни) еш кына төп йортка җыелып (анда хәзер ире белән Розалия апам Чаллыдан кайтып тора), якынлык җепләрен һаман саен ныгытырга тырышуыбызны бик күпләр өчен үрнәк булырлык дип бәяләде.

Баянчы-аккомпаниатор Илнар Хуҗин юбилярларны котлап махсус җыр башкарды. Аның моңлы тавышын тыңлап тәэсирләнгән кичәгә җыелучылар үзләре дә җырга-моңга сусаганлыкларын күрсәттеләр,баянга кушылып милләтебезнең күңелләрне җилкендерерлек борынгы һәм заманча көйләрен суздылар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән искитмәле чара (бу чыннан да шулай) өстәл артында Гөлнара ханымның күңел җылысын кушып пешергән тәмле өчпочмаклары, пироглары һәм кайнар чәе белән сыйланып тәмамланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: