Алабуга нуры

Гыйбрәт алыр өчен, үткәннәргә карыйк

90нчы елларга таба, азык-төлек талоннары чыгачак икән дигәч, сугыш вакыты түгел бит дип, мин баштарак ышанмадым.

Ит, май, шикәр комын гына түгел, балалар колготкиларын да талонга гына бирә башладылар. Су буе чиратларга ияләндек.
Бер очрак нык истә калган: ниндидер белешмә алырга дип, иске шәһәргә төштем. Бинага кергәч, күрәм: төзекләндерү эшләре бара. Стеналарга уклы күрсәткеч ябыштырып, кая барырга кирәге күрсәтелгән. Бара торгач, коридор ахырындагы эскәмиягә килеп төртелдем. Аның артында урнашкан ишектә эленеп торган белдерүдә кабул итү фәләненче бүлмәдә дип язылган. Теләсә кайсы хәлдән чыгу юлы бар, дип өйрәткән әтиемнең сүзләре искә төште дә: "Чыгу юлы бар, керү юлы - юк!" - дип уйлап куйдым. Кире чыгып, бинаны әйләнеп уздым, теге бүлмәне табу өчен, икенче яктан керәсе икән. Күрсәткечләрне алмаштырырга онытканнар.
"Без әле кая барабыз?" дигән гыйбарәне ишеткән саен, шул мизгелләр хәтергә килә. Ә әтиебез, тирә-яктагы хаосны күреп, бар нәрсәдән өметен өзгән иде. Шундый оптимист кешенең, гомере ахырында, төшенкелеккә бирелүен күрү бик авыр булды.
1990 елда акча бәяләре төште, эшсезлек чәчәк атты. Базар мөнәсәбәтләре турында сөйли башладылар. Тагын ике елдан кем нәрсә булдыра ала, шуның белән сату итте. Илдә тирән үзгәрешләр башланды. Хәерчеләр күбәйде. Халык катлауларының полярлашуын, ягьни милек тотучылар белән ярлылар арасында аерманың арта баруын өстәгеләр күрмәмешкә салышты.
Шул елларда бәйсезлек юлына баскан Татарстанның суверенитеты халык референдумы һәм Татарстан Конституциясе белән беркетелде, Россия Федерациясе һәм республика арасында вәкаләтләрне җайга салу буенча төзелгән килешү нигезендә, дәүләт планнары тормышка ашырыла башлады. Россия белән бер үк социаль-икътисади тирәлектә урнашкан Татарстанда халыкны социаль яклау юлларын эзләргә кирәк иде. Республикада пәйда булган азык-төлек чеклары шул максатны күздә тотып чыгарылган дип уйлыйм. Аның бер-икесе миндә әле дә саклана. Түләү чарасы буларак, алар аз керемле гражданнарга бирелә иде. Чекларның төсе ай саен үзгәреп торды. Бер айныкын шул вакыт эчендә тотып бетерергә кирәк булды. Хезмәт хаклары тоткарланган вакыт. Чеклардан тыш, икмәккә, коммуналь хезмәт өчен түләүгә аерым жетоннар булуын хәтерлим.
Бәяләр үскәч, нульләр өстәп, яңа акчалар чыккан иде, 1998 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр Россиядә тагын яңалары кулланылышка кертелде. ... Шунысы кызык, 2008 елда, Америкада истәлекле сувенир итеп, Татарстан сумнары белән акча чыгарылган булган.
90нчы елдагы бәяләрне телгә алып, чагыштыра башласам, оныкларымның исе китә. Утыз тиен акчаң булса, 1 литр сөт, 18 тиенгә кара ипи сатып алырга мөмкин булуы алар өчен сәер тоела. Хәзерге тиеннәргә берни дә тими бит.
Соцгы вакытта халыкны кризис белән куркыталар. Минемчә, барын да төзәтеп була, тик югалтуларны кайтарып алып булмый. Ә без инде, күп нәрсәләрдән коры калдык бугай. Һәрхәлдә, даими хезмәт хакы алып, дәүләт фатирларында көн күргән, бушлай белем, медицина хезмәтенә күнеккән, совет чорында тәрбияләнгән кешеләргә шулай тоела.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: