Алабуга нуры

“Халык дошманы кызы”ның ачы язмышы

Тарихта бүгенге көннәргә кайтаваз булып, әледән-әле үзен искә төшереп торган кара даталар җитәрлек. Сәяси эзәрлекләүләр - әнә шундыйлардан. Гаепсезгә рәнҗетелгәннәрнең гаиләләре дә күпме газап кичергән...

Коммунистик террор корбаннары исемлегендә - Әюп Габдрахманов та бар. Аның кызы Нинэлла Зыбина әтисе һәм "халык дошманының кызы" кләймәсе белән узган коточкыч еллар турында сөйләде. Әюп Габдрахманов 1900 елда элекке Алабуга өязенең Черкас волостендәге Илмәт авылында крестьян гаиләсендә туган. 1919 елның җәендә комсомолга, 1920 елда - партиягә кергән. Алабуга шәһәр Советы рәисе булган. Гомеренең соңгы елларында Әюп Габдрахманов "Яңа Кама" газетасының корреспонденты булып эшләгән.

Әтине кара машина алып китте

Нинэлла Зыбина 1926 елда Алабугада туган. Гаиләдәге биш баланың өченчесе була ул.

- Гаиләбез Чистайда яшәгән чак иде. Кулга алулар турында беренче тапкыр мин 1937 елның февралендә ишеттем - икенче сыйныфта укый идем. Яныма иптәш кызларым килеп, әти-әниләрен алып китүләре турында сөйлиләр. Безнең гаиләдә тыныч иде әле. Февральдә әти белән әни хәтта Кисловодскига ял итәргә барып кайттылар, сизгәннәр, диярсең… - дип сөйли Нинэлла Әюп кызы.

Нинэлла Зыбинаның әти-әнисе. 1937 ел.

Габдрахмановлар гаиләсе өчен куркыныч көн 1937 елның 9 сентябре була. Нинэлла өченче сыйныфка күчә.

- Хәтерлим, көн шундый кояшлы иде. Апам белән мәктәптән кайтып киләбез. Өйгә якынлашканда, тоткарланган кешеләрне алып китә торган өсте ябулы зур кара машиналарны башта ук абайламадык. Һәркайда милиционерлар. Әни бишенче балага авырлы иде. Өйгә кергәч, шаккаттык: безнең китапларыбыз, уенчыкларыбыз - бөтенесе бер күчкә өелгән. Мендәрләрне ерткалаганнар, күрәсең, бар җирдә мамык. Аш бүлмәсендә бөтен савыт-сабаның асты өскә китерелгән. Без залга кердек. Бүлмә уртасында әти тора. Аның иңенә инде кара плащ эленгән. Әни ачыргаланып елап утыра иде. Бер милиционер нидер яза. Әти-әни дә соңыннан нәрсәгәдер кул куйды, һәм әтине алып киттеләр… Кулларына богау кидермәделәр. Әни елый иде, һәм әти болай диде: "Еламагыз. Бу хата, тиздән кайтырмын". Бу "тиздән" уннарча елларга сузылды, - дип, күзләрендә яшьләр белән искә ала Нинэлла Зыбина.

Каңгырап йөрүле бала чак

- Тиздән кече энебез туды. Торган фатирыбызны бушатуны сорадылар. Шәһәрдә калырга ярамый иде. Без Аксубайга күчеп килдек, әни район мәгариф бүлегенә методик бүлмәгә эшкә урнашты. Хезмәт хакы аз. Ул вакытта заводлар төзелгән чак, эшче куллар кирәк иде. Әни колхозлар буенча йөреп агитация эшләре алып бара, ә мин кечкенәбез - күкрәк баласы белән утырам. Әни безне тимер юл станциясендә калдыра, үзе эшчеләрне төзелә торган заводка алып бара иде. Аннан соң безне алырга киләләр.

Әтидән бернинди дә хәбәр булмады. Аны атып үтергәннәр, дигән сүз йөрде. Әнинең йөрәк өянәге башланды. Авылда табиблар юк иде. Әни үлеп китте. Бер апабызны татар гаиләсенә, икенчесен рус гаиләсенә алдылар. Энебезне әнинең бабасы үзенә алды. Мин һәм иң кечкенә энебез калдык. 1942 ел. Сугыш. Олы апабыз очраклы рәвештә әтинең тумышы белән Алабуга районындагы Илмәт авылыннан икәнлеген белеп алган. Мине 3 яшьлек энем белән шунда җибәрделәр.

Авылда беркем дә русча сөйләшми, ә мин татарча белми идем. Авыл советы рәисенә мин әтинең фотографиясен күрсәттем. Ул шунда ук аның кемлеген аңлап алды. Бер татарның рус кызына өйләнгәнен авылда барысы да белгәннәр. Ул вакытта бу гадәттән тыш хәл саналган. Безне әби белән бабай яшәгән ниндидер бер йортка алып килделәр. Алар рус телендә сөйләшмәделәр. Дөрес, безне ашаттылар, калырга рөхсәт иттеләр, тик бер генә төнгә. Иртә белән без әтинең өч туганы яшәгән Свердлов өлкәсендәге Серовка киттек. Тик ул абыйларның берсенең дә безне үзендә калдырасы килмәде, хәтта кунарга да кертмәделәр. Без Свердловскида әнинең абыйсы яшәгәнлеген белеп алдык, әмма ул төрмәдә булып чыкты. Аның хатыны, Дуся түти, үзенең ике баласы булса да, безне жәлләде. Шулай итеп без анда бөтен кышны һәм язны яшәдек. Ләкин аңа кыен икәнлеген аңлаганга, кире Илмәткә кайтып киттек. 1943 елның көзендә бабай безне Мортка алып килде. Ул биредә балалар йорты бар, диде. "Син инде зур. Балалар йортында идән юарсың һәм бәрәңге әрчерсең", - диде ул. Ә мин ул чагында тегесен дә, монысын да эшли белми идем - юарлык җир, чистартырлык әйбер юк. Тик бу балалар йорты түгел, эвакуацияләнгән ленинград интернаты булып чыкты, анда 250 бала яши иде. Шушы интернат нигезендә Мортта рус мәктәбе ачтылар. Безне алмадылар, әмма җылы киендерделәр. Тау өсте урамыннан бабай безгә зур булмаган йорт тапты. Хуҗалык буенча мин бер эш белмим. Күршеләр булышты - савыт-саба, ашамлыклар бирделәр, утын әзерләргә һәм мичкә ягарга өйрәттеләр. Аннары белдем, алар үзәк район сырхауханәсенең баш табибы Шәүкәт Әхмәтҗановның әбисе белән бабасы булган икән. Ул үзе соңыннан минем укучым булды.

Гаепсез хөкем ителгән

- 1943 ел ахырында төнлә ишек шакыдылар. Тупсада бабай басып тора, аның артында - әти. Әтине азат иткәннәр, ә ул безнең кайдалыкны белмәгән, әнинең үлгәнен дә белмәгән. Әтине туган җире буенча җибәргәннәр икән, Илмәткә, һәм бабай аны безгә алып килгән. Тормыш җайлана башлады. 1945 елның маенда сугыш бетте, ә 1946 елның февралендә әтине яңадан утырттылар. 1952 елның мартында гына ул иреккә чыкты.

Укуым турында уйларга кирәк булды. Биш сыйныф кына бетергән идем, классташларым инде сигезенчедә, шуңа карамастан, мин күп укый идем, язуым грамоталы. Мине сигезенче сыйныфка билгеләделәр. Сыйныфташлар һәм укытучылар булышты.

Мәктәптән соң мин тарих факультетына укырга керергә теләдем, чөнки халык дошманнарының кемлеген беләсем килде.

Реабилитация

СССР да сәяси эзәрлекләү корбаннарын тормышка кайтару 1954 елда башланды. 60 еллар уртасында бу эш тукталып торды һәм 80 нче еллар ахырында гына яңадан керештеләр.

- Әтиебез әнинең төрмәдә утырган апасы белән бергә, аның иренең туган көнендә кайтты. Әтине 1959 елда реабилитацияләделәр. Аның өстеннән бу хурлыкны алып, партбилетын бирделәр.

Яратканга күрә

- Беркөнне мин Серовка кече энемнең хәлен белергә киттем. Юл буе елап бардым - әтидән элеккечә хәбәр юк иде. Пароходта баручы хәрбиләр күп. Бер егет әйтә: "Кызчык елый - сөйгәне ташлаган, күрәсең". Янымда утыручы хатын, әтисе төрмәдә булганга елый, дип җавап бирде, ә мин аңа барысын да сөйләгән идем. Егетнең исеме Алексей иде, тумышы белән Яр Чаллыдан. 1950 елда без өйләнештек. Ирем партиягә кергәндә (мине алмадылар), аннан: "Хатыныгызның "халык дошманы" икәнен белдегезме?" - дип сорадылар. "Әйе", - диде ул. "Алайса ни өчен өйләндегез?" - "Яратканга күрә". Ирем белән без өч бала тәрбияләп үстердек.

Олеся СМИРНОВА

Автор фотосы

Тарихтан

1928-1933 еллардагы беренче репрессия дулыкынында 58 нче маддә ("революциягә каршы җинаять") буенча 368 кеше хөкем ителгән. Алабуга районында 1600дән артык кеше репрессия корбаны булган, шуларның 135ен атып үтергәннәр. Бүгенге көндә социаль яклау бүлегендә исәптә реабилитацияләнгән 69 кеше исәптә тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: