Алабуга нуры

Хезмәт итәргәме, юкмы – җавап бер

Сорау: "Армия хезмәтенә бармый калу өчен юридик сәбәпләр табып буламы?" Россия Федерациясе законнарында армиядән калдыра торган бернинди "тишек" тә юк. РФ Конституциясенең 59 маддәсе нигезендә Ватанны яклау Россия Федерациясе гражданының бурычы булып тора.

РФ Җинаятьләр Кодексы 328 маддәсенең 1 өлешендә әйтелгәнчә, җитди нигез булмаганда, хәрби хезмәткә чакырылудан баш тарту өчен җаваплылык каралган: хәрби хезмәткә чакырылудан баш тарту 200 сумга кадәр штраф, яисә эш хакы яки хөкем ителүченең 18 ай эчендәге башка кереме күләмендә, яисә алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, яки ике елга кадәр вакытка ирегеннән мәхрүм итү.
Җитди нигез булмаганда, чакыру кәгазе буенча килмәү үзе үк хәрби хезмәт үтүдән баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту өчен сәбәп булып каралырга мөмкин.
Хәрби хезмәткә чакырудан баш тарту турыдан-туры яисә туры булмаган ният белән булганда, гаеп санала. Баш тарту ниятен ачыклау өчен, гражданның хәрби хезмәт белән бәйле чараларга чакыру буенча хәрби комиссариатка килмәве, килмәвенә җитди сәбәп булмау, аңа чакыру кәгазенең тапшырылган булуы расланырга тиеш.
Гражданның авыруы, хезмәткә сәләтлелегенә зыян килү; якын туганнарының (әтисе, әнисе, хатыны, улы, кызы, бертуганнары, әбисе, бабасының яки аны уллыкка алучының) авыр хәле яисә вафаты белән; шулай ук гражданнан бәйле булмаган башка каршылыклар; чакыру комиссиясе яки суд тарафыннан җитди дип табылган башка сәбәпләр, закон буенча, аның килә алмаганлыгына җитди нигез булып тора.
Соңгы ике-өч елда кайбер реклама басмаларында: "армия хезмәтеннән баш тарту ның законлы "юлын" табарга булышам" кебек белдерүләргә юлыгам. Шундый белдерүләр урнаштыруны, аларны бирүчеләрнең хезмәтеннән файдалануны хокук тәртибенә каршы гамәл дип саныйм. Безнең законда андый "тишек"ләр юк, һәм улыгызны яисә туганыгызны армия хезмәтеннән "азат" итәм, диюче алдакчыларга ышанмаска киңәш итәм.
Юрист булып эшләгән вакытымда, соңгы елларда ике шундый очрак булган иде. Берсендә улын армия хезмәтеннән йолып калырга теләгән ана "юрист" хезмәтләре өчен 50 меңнән артык акча тоткан. Ул - пенсионер, һәм бу сумма аның өчен бик зур, ә улы медицина күрсәткечләре буенча хәрби хезмәткә яраксыз иде. Икенчесендә шәһәрнең бер эшмәкәре шундый ук максат белән 100 мең сум акчасын бетергән. Ул миннән: "Мин юристтан акчаның алынуы турында документ сорарга тиешме?" - дип сорады. Мин аннан ни өчен алдакчыларга акча түгүен сорагач, ул улын армиягә алмаулары ышанырлык булсын өчен, диде. Ул егет тә медицина белешмәсе буенча хезмәткә яраксыз иде.
Россия Армиясендә хезмәт итү - гражданнарыбызның мактаулы бурычы. Иң яхшысы - Ватан алдында бурычны намуслы үтәү. Аны төрмә нарларына алыштырмаска, үз тормышың, булачак балаларыңның киләчәге бозылуга юл куймаска кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: