Хезмәт пенсиясе артачак
2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе күләме арта. Пенсия турындагы законда үзгәрешләр турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.
Бүгенге көндә республикада пенсиянең уртача күләме 7 мең 898 сум тәшкил итә.
2012 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе 7 процентка, ә 2012 елның 1 апреленнән 2,4 процентка индексацияләнәчәк.
Шулай ук 1 апрельдән башлап бердәм түләүләр (ЕДВ) күләме 6 процентка, ә дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 14,1 процентка индексацияләнәчәк. Бу - социаль пенсияләр.
2009 елның 24 июлендә кабул ителгән иминият взнослары турындагы 212 нче Федераль законга кертелгән үзгәрешләр 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип сөйләде Марсель Имамов.
Түләнгән һәм исәпләнгән иминият взнослары буенча исәп-хисапны вакытында тапшырмаган өчен йөз сумнан мең сумга кадәр штраф каралган. Исәп счетын ачу яки ябу турында мәгълүматны вакытында тапшырмаган өчен иминият взносларын түләүчеләргә 5 мең күләмендә штраф салыначак.
Закон буенча пенсияләренең тупланма өлешен алырга хокуклы пенсионерлар, 2012 елның 1 июленнән башлап, пенсия тупланмаларының тиешле акчаларын ала башлаячак.
- Закон пенсия тупланмасы акчаларын түләүнең берничә төрен билгели. Тупланма өлеше картлык буенча хезмәт пенсиясенең (иминият һәм тупланма өлешләрен дә кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданнар барлык пенсия тупланмасын бер тапкыр ала.
Бу категориягә, беренче чиратта, 1953-1966 елгы ирләр һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар эләгә, 2002-2004 елларда алар өчен хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә иминият взнослары түләнде.
Акчаларын бер тапкыр алуга шулай ук кирәкле иминият стажы (биш елдан да ким түгел) булмау аркасында хезмәт пенсиясенә хокукы булмаган, тик пенсия яшенә җиткән (ирләр - 60 яшь һәм хатын-кызлар - 55) һәм социаль пенсия яки инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле хезмәт пенсиясен, шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы гражданнар исәп тота ала,- дип аңлатты Пенсия фонды идарәчесе.
2015 елга кадәр картлык буенча пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүз алып барылмый, ләкин, иртәме-соңмы, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертү актуальлеге калкып чыгачак, дип саный М. Имамов.
Моннан тыш, киләсе елдан ана (гаилә) капиталы күләме арта һәм аны файдалануның яңа мөмкинлекләре барлыкка килә.
Үзгәрешләр һәм яңалыклар турында тулырак гыйнвар чыгарылышларында укый аласыз.
Барлык сораулар буенча Пенсия фонды идарәсенә, Стахеевлар урамы, 10 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Алия СИРАЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачакБәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.6600
-
22 май 2022 - 16:30Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.12000
-
22 май 2022 - 15:00Мең елдан соң да татар булып туачакбыз 2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды.11800
-
23 май 2022 - 12:08Алабугада бер атнада 2 янгын килеп чыккан Сәбәбе — янгын кагыйдәләрен бозу.10500
-
24 май 2022 - 16:39Алабугада юл фаҗигасендә үсмер егет һәлак булган Мотоцикл автобус белән бәрелешкән.10300
-
22 май 2022 - 10:00Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте.9500
-
22 май 2022 - 08:50Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.9400
-
24 май 2022 - 16:13Алабугада Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 9 һәм 11нче сыйныфын тәмамлаучы 1260 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.9100
-
22 май 2022 - 11:23Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.9000
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от! Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.8500
-
23 май 2022 - 10:17Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.7900
-
23 май 2022 - 09:07АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры — Клин через реку Волга в Республике Татарстан.7600
-
24 май 2022 - 13:17Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты булачак Төзелеш эшләре бу елның апрелендә башланды.7300
-
23 май 2022 - 08:11Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.7000
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачак Бәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.6600
-
24 май 2022 - 14:14Синоптик: җәй соңарып киләчәк Май аенда Татарстан территориясендә озакка сузылган салкыннар күзәтелә.6500
-
24 май 2022 - 12:00Алабугада «Игътибар — балалар!» профилактика чаралары оештырыла Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр үтә.6400
-
24 май 2022 - 09:40АО «Транснефть — Прикамье» выбрало победителей конкурса профессионального мастерства АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги ежегодного корпоративного конкурса профессионального мастерства «Лучший по профессии».6000
-
24 май 2022 - 10:52Татарстанда газлаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак Ул 27 майда үткәрелә.5900
-
23 май 2022 - 17:02Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы сабан культураларына янаучы корткычлар турында кисәтте Зыян күргән үсемлекләр үсүдән туктый яки бөтенләй үлә.5100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.4700
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.3300
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.3200
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».3100
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.3000
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.2300
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.2000
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала1900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика