Алабуга нуры

Хәтер сандыгы

Әти-әни йортындагы иске андыкны ачам. Биредә һәр нәрсә - истәлек әйберсе, һәммәсе белән нинди дә булса вакыйга бәйләнгән, һәрберсенең үз тарихы.

Сандыкның яше дә минекеннән күбрәк. Аңа кәләш бирнәсен салып, булачак ирнең йортына барганнар, кәләшнең иптәш кызлары, бу байлыкны кыйммәтрәк сату өчен, кыю сатулашкан. Бала чагымда андый сандыкларның һәр авыл өендә булганын хәтерлим, мин аларның бизәкләрен карарга ярата идем. Бездәге сандык хәзерге җиһазларга ярашмый билгеле, әмма чыгарып ташларга кул бармый.
Анда сакланган байлык ни тора! Менә әнинең куе зәңгәр шәле, читләре чуклы, чәчәкле бизәкләренә заман чибәрләре дә көнләшерлек, бизәәнү әйберләре тулы шкатулкасы…
Бәләкәй генә төргәкне аеруча зур дулкындану белән кулыма алам. Өйдә тукылган чигүле тастымалга дәү әбиемнән калган догалык һәм дисбе төрелгән. Битләре саргайган, таушалган, аны күп укыганнары, әмма кадерләп тотканнары күренеп тора,
Дәү әбиемне мин әни сөйләгәннәрдән генә беләм, чисталыгы, күбесенчә ак киемнәрдән генә йөргәне өчен аны авылда Ак әби дип йөртәләр иде. Үзе дә, балалары да укымышлы булган, укый-яза белгәннәр, яшелчә бакчасы тотканнар. Помидор һәм кыярга кадәр үстергәннәр, ул вакыттагы татар авылларында бу әле сирәк күренеш булган.
Әйтергә кирәк, дәү бабам, әтисе ягыннан әниемнең бабасы скрипкачы булган. Уен коралын үзе ясаган, ноталарны яза белмәсә дә, көй чыгарып, үзе уйнаган. Кызганыч, аның инструментлары сакланмаган.
Бу әйберләрне саклап, әби-бабамнарны хәтерендә тоткан өчен, әниемә бик рәхмәлемен. Алар безне уннарча ел аркылы бәйләп торган уртак бер җеп кебек, мин шуны тоям. Дәү әбием исән чагында, аның сөйләгәннәрен язып алмаганмын, хәзер исә андый ниятем бар - балаларым укыр, дәвам башлангычларын белеп, хөрмәт итәр. Үткәннәрнең истәлеген саклагыз, хәтерегездә барын киләсе буыннарга тапшырыгыз.
Гөлшат МУЛЛАГАЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: