Алабуга нуры

Ике кулың ни эшләсә, иңең шуны күтәрер

Июль аеннан бәяләр күтәрелүгә, кайберәүләр кишер дип авыз суларын корытты.

Гади халыкка очын-очка ялгап яшәү кыен бит. Балалы гаиләләргә дәүләт акчалата ярдәм чаралары түләүгә игътибар күрсәтә, чираттагысы киләсе дүшәмбедән бирелә башлаячак. «Августта дәфтәрләрнең күпме торачагын кем белә? Портфельләр дә кыйммәтләнер. Мәктәп формасын әйткән дә юк», — дип, кайгыртучан ата-ана уку кирәк-яракларын алып куя башлаган иде. 
Шулай да, укучыны мәктәпкә әзерләп кенә түгел бит әле, балаларны ашатасы-әчертәсе, тормыш шартларын яхшыртасы.
Россиянең статистика хезмәте мәгълүматына күз салсаң, баласы булган яшь гаиләләргә кимендә аена 80,9 мең сум, инвалид балалы гаиләләргә 88,4 мең сум акча кирәк икән. Быел яшәү минимумы бер кешегә 11 мең 650 сум исәпләнә. Шуннан чутлыйсың инде...
Кайбер ашамлыкларның бәясе төшә дисәләр дә, былтыр пандемия вакытында нәрсәгә ихтыяҗ зур булды, шул кыйммәтләнде. Ахырда, иң күп сатыла торган токмачка да, шикәргә дә, сыек майга да бәяләр барыбер арта. 
Ашамлыклар бәясе артуны бөтен дөньядагы инфляция белән бәйлиләр. Барыннан да бигрәк, бөтен дөньяга таралган пандемия гаепле, диләр. Ил эчендәге сәбәпләр дә тәэсир итә, билгеле. Мисалга, бюджет дефициты. Аны тулыландыру өчен керткән салымнар бәяләрне арттыра. Тәмәкегә, мәсәлән. Экология өчен җыемнар, сөт ашамлыкларын, суны маркировкалау таләбе һәм башкалар шулай ук товар кыйммәтләнүгә китерә. Йөк ташучылар өчен яңа кагыйдәләр кертелүгә, транспорт чыгымнары 5 процентлар тирәсе арта. Билгеле булганча, теләсә кайсы товар бәясенә аны кайтару кыйммәте дә өстәлә һәм анысын да кулланучы түли. Дөнья базарында нефть бәясе күтәрелгәнгә, мотор ягулыгы ел ахырына 3-6 процентка үсәчәк. Димәк, гамәлдә бөтен товар кыйммәтләнә дигән сүз. 
Бәяләр үсү — яңалык түгел, аларның артмый торганы юк. Татарстан статистикасы мәгълүматына караганда, республикада 2021 ел башыннан ашамлык бәяләре 5,1 процентка, сәнәгать товарлары 5,3 процентка арткан. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә бу күрсәткеч 2,2 процент тәшкил итә. Шул рәвешле, Татарстанда инфляция быел ел башыннан 4,4 процент булган. Татарстанда бәяләр ни өчен арта, дип сорасагыз, Россиядә артканга, диярләр. Россиядә нигә арта, дисәгез, дөнья икътисады һәм кыенлыклары белән бәйләрләр. Хөкүмәт исә һәр сорауга аңлатма биреп, тынычландырып тора, бу вакытлыча хәл дип, яисә озакламый халыкның кереме артачак дип ышандыра. РФ Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, илдәге гражданнарның айлык хезмәт хакы 5 мең сумга диярлек, ягъни былтыргы дәрәҗә белән чагыштырганда, 9,1 процентка артачак. Керемнәр 56 мең сум күрсәткеченнән артыр дип өметләндерәләр. 2022 елда айлык хезмәт хакының минималь күләме 2,5 процентка үсеп, 11 мең 950 сум буласы.
Кыскасы, ике кулың ни эшләсә, иңең шуны күтәрер. Сәламәтлек булсын.
Өй янындагы кибеттә 26 июльдә кишер бәясе 79 сум 99 тиен иде (чистасы). Ә кичә аның бәясе — 89 сум 99 тиен иде, юылмаганы — 62 сум тирәсе. Бәяләр үзгәреп тора. Бүген исә, Татарстанның статистика мәгълүматына караганда, карабодай ярмасы һәм алма бәясе арткан, балалар өчен сөт катнашмалары да кыйммәтләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: