Алабуга нуры

Ике куян койрыгы яки чүплек оясында яшәү рәхәтме?

Алабуганың төп проблемасы булган чүп өемнәре көнләп түгел, сәгатьләп арта. Контейнерлар көнкүреш, төзелеш калдыклары белән тулган, ә савытка эләкми калган чүп-чар тирә-якка очып, шәһәрнең кыяфәтен бөтенләй боза.

Еш кына әлеге контейнерга бөтенләй чит-ят, ягъни чүп чыгарган өчен килешү төземәгән затлар килеп, капчыгы-капчыгы белән чүп ташлап китә. Әле ярый да контейнерга эләксә, тик бу "чисталык яратучылар" 2-3 метр араны барырга иренеп, чүпне еш кына җиргә аударып китә. Ә ПЭК (Идел буе экологик компания) хезмәткәрләре контейнерны бушатсалар да, гадәттә тирә-юньне чистартып тору белән вакланмыйлар.

Шәһәрнең акрынлап чүплеккә әверелүендә кем гаепле? Гади алабугалылар белән беррәттән бу эшкә үзләренең саллы өлешләрен "ПЭК" ААҖ белән чүп чыгару өчен килешү төземәгән предприятиеләр дә кертә. Күпмедер акчаны янга калдыру максатыннан алар бу проблеманы шәһәр халкы хисабына хәл итәргә омтыла. Тик ике куянның койрыгын тотып булмаган кебек, бу кыңгыр эштә дә аларга уңыш елмаймас дип уйлыйм.

Шәһәрнең 1190 оешмасы чүп чыгару өчен килешүне бөтенләй төземәгән, ә 150 оешма килешү төзесә дә аны үтәргә ашыкмый һәм барлыкка килгән калдыкларны җәмәгать контейнерларына илтеп ташлауны мәгъкуль күрә. Башкалар хисабына яшәргә яратучыларны җаваплылыкка тарту өчен чүпнең аларныкы булуын дәлилләргә кирәк бит әле. Бу очракта чүп-чар белән бергә ташланган чек яки оешма исеме язылган башка кәгазьләр дәлил була ала.

Шәһәрнең акрынлап чүп-чар өеменә әверелүенә алабугалылар да җитәрлек өлеш кертә.

  • Көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен алабугалыларның "ПЭК" предприятиесенә ике миллион сумнан артык бурычы бар, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, шәхси секторда яшәүчеләрнең күбесе көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен квитанция буенча түләүдән баш тарта. Алар моны йорт-җирләрендә чүп булмау белән аңлата. Шәхси секторда яшәүче халыкның нибары 49 проценты каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләп бара, калганнары килешү төземәгән килеш чүп-чарларын бункерга ташлавын дәвам итә.

Вакытында бушатып-чистартылып торган контейнерлар да картинаны яхшырта алмый. Чөнки аеруча хәйләкәр кешеләр аларны төн чыкканчы янәдән тутырып куя.

Күренгәнчә, чүп-чар да көндәлек, йортта җыелган чүп түгел, ә предприятие, кибет һәм оешманыкы булуы күренеп тора. Шишкин, Горький, Спас, Лесная, "Радуга" поселогы һәм Колосовка саласына бара торган юлдагы чүп-чар өемнәре әнә шул турыда сөйли. Тик уңай мисаллар да юк түгел: Болгар урамындагы контейнер үз вакытында бушатылып тора. Моңа кадәр "кара исемлек"тә булган башка контейнер мәйданчыкларында да уңай якка үзгәрешләр сизелә.

Фәридә Әскәрова

Алия Сираева фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: