Алабуга нуры

“Икмәк булса, җыр да була”

Була шундый кешеләр, кайсылардыр ки тормышның теләсә нинди катлаулы (яисә гадәти) мизгелендә дә каушап-югалып калмыйлар, хәлләр утырып еларлык булса да, елмая-көләләр, үзләрендә авырлыкны тыныч кына үткәреп җибәрерлек көч табалар. Әйләнә-тирәдәгеләр аларның күңел эчкәресендә ни барганын белми, әлбәттә. Бәлки эчләрендә “мәчеләр” тырнашадыр, ә ул – шаярта, шуның белән башкаларны да уңай энергиягә тарта. Андыйлар белән аралашырга рәхәт, сөйләшәсе килеп тора. Бу язмада шундыйларның берсе, 2017 елның 21 сентябрендә 60 яшен тутырган Хәйдәр Камил улы Шакиров турында сөйләнер.

Балачак хатирәсе

Элгәрләребез безнең замандашларыбыздан аермалы буларак, гаиләдә балаларны бер-икеләп кенә түгел, өч-дүрт, ә кайчагында – дүрт-биш һәм аннан да күбрәк тудырып-үстергәннәр. Иске Юраш авылының ирле-хатынлы Камил агай белән Фатихабану җиңги гаиләсе дә “җебеп” тормаган, әүвәл кызлары Фәридәне җиһанга яралтып, аннан соң Фәритне алып кайтсалар, угъланнары Хәмит өченче балалары булып туган. Хәмит өч яшен тутырган елны – кызлары Асия, янә өч елдан төпчекләре Хәйдәр дөньяга аваз салган. Гадәттә, төпчеккә игътибар күбрәк, иркәләү-назлаулар ата-анадан да, абый-апалардан да мулрак эләгә. Шунлыктан, нәселне дәвам итәргә тиешле, исемлекнең иң ахырында торучы кечкенә зат еш кына мут-наян, тиктормас вә башбирмәс “бөтерчек” булып үсә. Хәйдәр дә искәрмәдән чыгарылма түгел, аңа да Фәридә апасы һәм ике абыйсыннан шуклыклары өчен тәрбияви чара урынына күбесенчә яклау сүзләрен ишетергә туры килгәндер мөгаен. Ә бу аның саен сабыйлыктан малайлыкка чыгып килүче ир баланы үсендерә: аңа үзеннән өч яшькә өлкәнрәк апасы Асияне чәченнән тартып елату яисә урамда бергә уйнап йөргән ишләреннән берәрсенең (әгәр ошамаса) борынын канату берни тормый. Барыбер яклаячаклар ич. Шулай итеп, инде 8 яшен тутырып килгәндә беренче сыйныфка укырга кергән (элгәре елларда хәтта сентябрьдә туганнарны да, 7 яше тулмаган дип, укырга алмыйлар иде) Хәйдәр иптәшләре арасында шактый ук озын, хөр вә буйсынмас характеры, уенчаклыгы белән аерылып тора. Шуклыкларның байтагы урам вә өй шартларында кичерелсәләр дә, мәктәпнең билгеле бер тәртип кысаларыннан чыксалар, кичерелмиләр. “Бишбалта” малаеның (1971 елга кадәр Шакировлар гаиләсе авылның “Бишбалта” урамында яши) кыланмышларыннан туептырмы, укытучылары – Әминә апа– тиктормасны дәрес вакытында класс бүлмәсендәге мич артына бастыра. Ике дәресне шулай уздырганнан соң, укытучының озын тәнәфестә чыгып китүеннән файдаланып, укучылар арасыннан берәү (иптәшен кызганыптыр инде) Хәйдәргә букчасыннан коймак алып ашата. Кирәк бит: нәкъ шул чагында Әминә апалары килеп кермәсенме. Соңгы кабымлыкны йотып куйган баланың “ярамаган” эшен, бәлки, күрмәгәнгә дә салышыр иде, кызганычка, бая хәленә кереп коймак белән сыйлаган малай үзе үк: “апа, ул коймак

ашады”, – дип ярып сала. Нәтиҗәдә, ачуы чыкан педагог “гаеп”лене янә ике дәрес дәвамында почмакта басып торырга мәҗбүр итә. Андай нәрсә хәтергә тирән уелып кала бит ул: Хәйдәр әфәнде 50 елдан соң да ошбу вакыйганы онытмаган, хәтта укытучысының “2 дәрестән соң урыныңа утырырга рөхсәт итәрмен дигән идем, хәзер менә 4 дәрес буе басып торырсың”, диюенә хәтле хәтерли. Табигате белән уен-көлке яратучы ир затының бу хәлләрне искә алганда бер дә шаяртмавы, йөзенең җитди калуы, аның әлеге сабакны гомерлеккә хәтерендә калдыруын искәртә.

 

Саладан – калага

Хәйдәр Камил улының үткән тормыш юлы башка бик күпләрнекеннән әлләни аерылып тормый да кебек. Шул ук вакытта аның үзенә хас (хәер, һәр кешенең шулай инде ул) бормалары, нечкәлек вә үзенчәлекләре бар. Әйтик, ул да башкалар кебек унъеллык мәктәпне тәмамлаган. Ир-егетләрнең изге бурычы саналган Ватанны саклауга чакырылу вакыты җиткәч, Армия хезмәтенә алынган. 1975-1977 елларда хәрби хезмәтен Германиядә дислокацияләнгән гаскәри берләшмәдә үткән. Әйтүенчә, әүвәл 6 ай дәвамында махсус курсларда танкист-наводчиклыкка укырга туры килә үзенә, аннары мотоукчы дивизиянең аерым танк батальонына билгеләнә. Өйрәнүләр, марш-бросоклар белән ике елның үткәне сизелми дә, дип әйтү дөрес үк булмас иде, демобилизация вакыты якынлашкан саен, башка хезмәттәшләре кебек, ул да Ватанына кайтып китәсе көннәрне санап тора.

Ниһаять, килә ул көн. Егет инде көзге авыл урамнары буйлап атлый. Күрми торган ел эчендә нәрсәләрдер үзгәргән дә кебек, үзгәрмәгән дә. Ул укыган иске мәктәп биналары һаман шул икән – дәрес алып бару өчен яраклаштырылган дистәләп корылмадан торалар. Әнә, иң әүвәл башлангыч сыйныфларда белем алган бина, аңа карагач, күңел эчкәресендә Әминә апаларының тавышы баш калкыткан кебек; менә – ярымподвалда урнашканында икенче бер Әминә апалары (әле тагын Мәрьям апалары да бар) физкультура күнегүләре ясата; әнә теге корпуста югарырак сыйныфларда белем алганнар иде, һаман колак төбендә класс җитәкчеләре Мөршидә Хафизованың, аннары аны алыштырган Роза Мөбарәкшинаның тавышлары ишетелә кебек... Өйләр, ул авылдан чыгып киткән чакта тәрәзә пыялаларында да ут балкытып озатып калганнар иде, хәзер, көн яктысында болай гына елтырыйлар; ул чагында җиргә кар төшмәгән иде, хәзер исә аяк астында кар шыгырдый...

Хәйдәр әти-әнисе йортында озаклап ял итеп, йокы симертеп ятмады, колхозга эшкә чыкты. Мәктәптә укыгында Әнвәр абыйлары Газизуллиннан тракторчы һөнәренә өйрәнүләре ярап куйды тагын – менә хәзер “тимер ат” штурвалы артына утырып, рәхәтләнеп руль бора. Хәер, егет механизатор белгечлеге белән генә чикләнеп калырга уйламады, өйдәгеләрнең һәм күмәк хуҗалык җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән 1978 елда читтән торып Казан төзелеш техникумына укырга керде. Исәбе – прораб булу. Инде бу вакытта ошатып йөргән кызы да бар, Атау авылыннан, Рафилә исемле. Кызыгы шул: кызыкайның да фамилиясе Шакирова. Аларның танышулары да кызык кына,

Хәйдәрнең апасы Асиянең атау авылы егете белән үткәрелгән кызыл туенда булды. Шуннан башланды инде. Рафилә Чаллыдагы “КамАЗ” заводында эшләгән җиреннән ял көннәрендә авылларына кайткан чакларда егет көнозын эшләп арыганлыгын да, икенче көнне таң белән кабат хезмәтенә керешәсен дә оныта, тизрәк сөйгәне янына ашыга.

Инде кулында төзелеш белгечлегенә ия икәнлеген раслый торган диплом да бар. Шулай дип кенә сиңа авылда әлеге һөнәр буенча урын әзерләп куймаганнар шул – тракторда эшләвен дәвам итә. Башлы-күзле булырга да вакыттыр, яше бара ич, иптәшләренең дә күбесе өйләнгән. Кызы да риза, тагын ни кирәк. 1983 елның июнендә Хәйдәр һәм Рафилә Шакировлар (ике якның фамилиясе бер булгач, язылышканда бигрәк ансат икән) шаулатып кызыл туйларын үткәрәләр. Алдан сөйләшенеп куйганнар иде – өйләнешү мәшәкатьләре үтү белән, озакка сузмыйча, ир заты яшәргә Брежнев (ул чагында Яр Чаллы берара Брежнев дип аталды) каласына күченде. Эш урыны “КамАЗ” заводының кабиналар җыю цехында. Гади слесарь булып озак йөрергә туры килми Хәйдәргә, тырышлыгын күреп, җитәкчелек бригадир вазифасына билгели үзен. Бәхет димичә, ни диярсең, Рафиләнең заводта озак эшләвен исәпкә алып, ирле-хатынлы Шакировларга ярты ел эчендә малосемейкадан бүлмә дә биреп куялар, ә тагын ел ярымнан, күрше бүлмәдә яшәүчеләр башка торакка күченгәч, ике бүлмәле фатир аларга кала. 1984 елда яшь гаиләнең беренче балалары – Илнар, тагын ике елдан кызлары Гөлназ туа. Янәшәсендә яраткан хатыны бар, бүлмәләр буйлап балалар чабышып йөри. Кем әйтмешли, тамак тук, өс бөтен булып, баш өстен түбә капласа, бәхет өчен артыгы кирәкми дә кебек. Шунысы гына Хәйдәрнең күңеленә тыңгылык бирми – әниләре 1991 елда гүр иясе булды, авылдагы йортлары иясез калды. 1981 елның эссе җәендә әтиләре, 63 яшендә фанилыктан мәңгелеккә күчкән иде. Сугышта алган яраларыннан әй сызланды инде бахыр. Ут өермәсенең бигрәк үзәгенә – Сталинград тәмугына эләккән шул, уң кулының терсәгенә эләккән снаряд ярчыкларын госпитальдә табиблар чүпләп тә бетерә алмаганнар, явымлы көннәрдә, буранлы төннәрдә сызланудан нык интегә иде. 1918 елда дөньяга килгән әтисе белән әнисе бу тормышта нинди рәхәт күрделәр инде, күбрәк “балалар”, дип, алар өчен тырыштылар, биш баланы аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгардылар, урыннары оҗмахта булсын.

 

Туган нигез буш тормасын!

Алданрак та сүзләр булгалаган иде, беркөнне Казанда яшәүче Хәмит абыйлары телефоннан шалтыратты. “Авылдагы йортка кайтыгыз әле, туганнар бергә җыелып, яхшылап сөйләшәсе бар”, – ди. Инде болай да Юрашны төшләрендә еш күргән, аны сагынып яшәүче Хәйдәргә хатынын күндерү әлләни кыенлык тудырмады. Ике балаларын алып, тизгенә җыендылар да, авылга юл тоттылар.

Сөйләшү чыннан да җитди иде.

– Әти-әни яшәгән нигез буш торырга тиеш түгел, – ди Хәмит абыйлары, аңа башкалар кушыла.

– Кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырам, апа белән абый да каршы килмәсләр, аларга да исәп тота аласыз, шулай бит? – дип тә өсти. – Димәк, килештек, яшәргә бөтенләйгә монда күченеп кайтыгыз, – дип, әңгәмәгә нокта куя. Рафилә күңеле белән ни уйлагандыр, ә менә Хәйдәр кабат авылга әйләнеп кайтуына шат иде. Юрашта төпләнеп яши башлауларына ике ел тулганда, күңеле тарткан һөнәре – төзелеш буенча прораблыкка билгеләүләре аеруча күңеленә хуш килде. Ошбу белгечлектә 2007 елга кадәр хезмәт куйды. Кайберәүләр “төзелеш эшләре” дигәч, йортвә төрле корылмалар калкытуны күз алдына китерә торгандыр, алай түгел, һәр тармакның үзенә хас үзенчәлеге була. Авыл хуҗалыгында ул күбесенчә, эшләп торган терлекчелек фермаларында, ындыр табагында, җәйге лагерь, МТП һәм башка урыннардагы сипләү-ипкә китерү, яңартуга кайтып кала (кайчагында яңалары да төзелә, әлбәттә). Бу эшләрне башкару өчен, алдан ук хәстәрен күрү сорала: сайгагын-тактасын, комын вә цементын, кирпечен-ташын, кадагын һәм скобасын, кыскасы, йөз төрле төзелеш материалын ташытырга кирәк. Боларның барысы прораб вазифасына керә, һәм ул ел әйләнәсендә диярлек, иртәнге нарядтан үзенә бирелгән “КамАЗ”га яисә башка транспорт чарасына утырып, алдан сөйләшенеп куелган учреждение вә хуҗалыкларга чыгып китә, аннан төялеп кайта. Хәзер бартер заманы бит, төзелеш материалының саллы өлешен орлык вә фуражга алмашу бәрабәренә дә юнәтәләр.

“Яңа Юраш” агрофирмасы җитәкчелеге Хәйдәр Шакировның тырышлыгын күреп, берара аны эшләр идарәсе вазифасына да билгеләде. Ир заты шактый еллар басу-кырларда җир үлчәүче – учетчы хезмәтен башкарды, машина-трактор паркында диспетчер булып торды. Хәзер дә, лаеклы ялга чыгуына карамастан, гаражда мөдирлек итә. Һәрчак уен-еөлке белән сөйләшүче, җор телле, шат күңелле Хәйдәрне хезмәттәшләре якын итә. Ул якынлашуга, күпләрнең йөзенә елмаю чыга, чөнки, ияләнгән гадәт бкенча аның нинди дә булса төртмә сүз, кызык гыйбарә әйтмичә калмаслыгын алдан ук чамалыйлар.

– Элеккерәк елларда сабакташлар һәр елны мәктәпкә яисә Су башы дип атала торган урынга җыелып очраша, бер-беребезнең хәлен белешә һәм рәхәтләнеп сөйләшә идек. Соңгы вакытларда бу күркәм гадәтебезне оныттык әле, әллә картаябыз инде? – ди Хәйдәр әфәнде уенын-чынын бергә кушып, үзе елмая.

Авылга кабат әйләнеп кайтуына үкенми ул, төп нигез буш тормаска тиеш дип саный. Туганнары кунакка, болай гына да еш кайталар. Балаларның үз томышлары, угълан вә кыз Яр Чаллыда яши,алар да ата-ана йортына сукмакны суытмый. Янәшәсендә Хәйдәрне санлап вә кадерләп яшәүче хатыны – тугры Рафиләсе.

Адәм баласына бәхет өчен күп кирәкми бит ул, “икмәк булса, жыр да була”, - дигән кебек, Хәйдәр һәм РафиләШакирповлар гаиләсендә боларның һәммәсе дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: