Алабуга нуры

Илгиз Гыйльмуллин: “Тәҗрибәне миңа еллар алып килде”

Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч я сабырлык. Сиздермичә ярдәм иткәнсез, Сез иң сабыр кеше икәнсез! Әлеге сүзләр сабыр, ярдәмчел, игътибарлы укытучы турында. Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иябез. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Бу айда без, 40 ел элек Олы Шүрнәк мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар, Алабуга районы Дөм-Дөм авылында яшәүче хөрмәтле укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Илгиз Шәрип улы Гыйльмуллинны олы бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котладык.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Еллар узган саен, адәм баласы туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып карадың исә, узган гомер юллары күз алдына килә. Алар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме - әкрен генә барлый башлыйсың. Ильгиз Шәрип улының менә шундый матур чоры! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз. Әйе, 75 ел аз гомер түгел, шуңа күрә истәлекләр дә күп җыелган.

Тормышында уңышларга ирешүдә өлеш кертеп, арып-талып кайткан чакларында кем жылы каршы алган, кем хезмәткә һәм яшәүгә дәртләндергән? Барыбызга да билгеле булганча, Илгиз абыйның җан яртысы - Алсу апа! Яшьлек елларына кире кайтып, Илгиз абый белән беренче очрашкан көннәре турында искә алды алар.

Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
Илгиз абый һәр укучысына шәхес итеп карады. Аларның үз-үзенә ышанычын үстереп, өмет хисе тәрбияләп, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышты. Беренче тапкыр аяк атлап кергән мәктәп баскычлары, кызыксыну тулы күз карашлары, саф күңелле балалар турында искә алып сөйли ул бүген:

- Кырык елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында. Күңелне: "Мин башкарып чыга алырмынмы? Бу балаларның, аларның әти-әниләренең йөзләренә туры карый алырдай итеп белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?" кебек сораулар борчый иде. Таныш булмаган авыл, ят кешеләр. Әмма юкка. Тора-бара бер гаиләдәге кебек шау-гөр килеп, мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә, "булдырасың" дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем. Ярый әле уңган, булган авыл халкы кешелекле дә, ярдәмчел дә булды. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәл сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.

Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, күңелендә йөрткән хис-тойгылары да күз алдында. Һәр йортта аның укучысы яши.

- Күп еллар эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым, - ди Илгиз Шәрип улы. - Мәктәпкә беренче адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөлгә бит, матур булып үссен өчен, җылылык, яктылык, су - бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк. Тәҗрибәне миңа еллар алып килде.

Мәктәпкә үз фәнен яхшы белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен аңлаган, һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ачарга омтылган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып, читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән, бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин.

Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк Илгиз Гыйльмуллин укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьлеләр. Тормышта үз урыннарын тапкан, намуслы, игелекле хезмәт кешеләре. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да. Белем һәм тәрбия биргән балаларның аны якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торуы, аларның уңышына сөенеп яшәү - укытучыбызның гадел һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсе.

Роза НУРМӨХӘММӘТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: