Алабуга нуры

Илмәт мәчетенә – 20 ел

Унҗиденче декабрьдә Илмәттә авыл мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. 1996 елның 13 декабрендә ул авылдашларга тәүге мәртәбә үзенең ишекләрен ачкан иде.

Дин йортын сафка бастыру өчен, ул чагында район хакимияте, Алабуга электр челтәрләре җитәкчесе Сирин Әмирҗан улы белән сөйләшенеп (гаделлек өчен шуны әйтү тиештер: мәчетне төзү өчен материаллар юнәтүне иң әүвәл Наил Гобәйдулла улы башлап җибәрде), аның ризалыгын алган иде. Ә заказчы, төзүче оешма итеп, ҖЧҖ "Полимеринвестстрой"ны сайлады. 1996 елның җәй вә көзендә Рафаил Зиннәтуллин җитәкчелегендәге төзелеш предприятиесе булмастайны да чынга ашырды - көмеш аен балкыткан Аллаһ йорты һәр теләгән инсани затны инде үзендә кабул итәргә әзер иде. Бер-ике ел чамасы имамлык иткән (яңа мәчет төзелгәннән соңгы вакыт күздә тотыла) Зиннур хәзрәттән соң муллалык вазифасын башкарырга Рифкать хәзрәт алынды һәм, әйтергә кирәк, байтак кына авыл картларын дин юлына тарта алды. Рифкать хәзрәт имамлык итәргә үзенә лаеклы алмаш та әзерләп калдыру мәртәбәсенә иреште, ул вафат булгач, аны Вәлиҗан хәзрәт Гатауллин алыштырды. Вәлиҗан хәзрәт тә остазыннан калышмый, гавамны мәчеткә вә дингә тарту өчен көчен вә вакытын кызганмый. Авыл мәчетенең 20 еллыгын зурлап билгеләп үтү идеясе дә асылда аның инициативасы. Ошбу чараны уздыру өчен эзерлек яздан ук башланды дисәк тә, арттыру булмастыр. Ул чагында, җомга намазларының берсендә, мәчетебез имамы җәмәгатьчелек алдында уй-ниятләрен белгертте, һәм аны фикердәшләре күтәреп алды. Уртак тырышлык белән (халыктан җыелган акча исәбенә) мәчеттә кайбер төзекләндерү эшләре дә башкарылды. Үзләреннән өлеш кертүчеләр аз түгел. Андыйлардан бигрәк тә Руслан Гайнетдинов, Айдар Ибраһимовлар фамилиясен атап үтәргә, Рәфыйк Риза улы Галиуллинны аерып әйтергә кирәктер. Аларга Аллаһының рәхмәтләре булсын. Бу уңайдан, сөйләгән вәгазеннән соң, районның имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов та алар адресына җылы сүз вә рәхмәтләрен ирештерде. Соңгысын әйтеп кенә түгел, ә җисми - Рәхмәт хаты рәвешендә әниләренә тапшырды. Килгән кунаклар арасында имам-мөхтәсибтән тыш, аның ярдәмчесе, "Әл-Кадыйр" мәчете имамы - Мидхәт хаҗи Кадыйров, "Нур" мәчете имамы Рәшит хәзрәт Шәйхетдинов, Морт авылы мулласы Хәйдәр хәзрәт, "Әмир" мәчетен төзеп, файдалануга тапшыручы, "Әҗмәл" мәчете мәзине - Рафаил хаҗи Зиннәтуллин да бар иде. Аларның һәркайсы котлау сүзләре белән чыкты һәм үзләре белән алып килгән бүләкләрен тапшырды (җөмләдән: үземә, мәҗлескә җыелучыларны, "Әлмөхәммәт тарихы" һәм "Алабугада Ислам нуры" китапларының авторы буларак, Илмәтнең элекке мәчетләре һәм бүгенге дин йортының төзелү тарихлары белән кыскача таныштырып китәргә туры килде). "Әмир" мәчетенең төзелү тарихына бәйле истәлекләре белән ул чакларда авыл советы рәисе вазифасын башкарган Илфат Шакиров та уртаклашты.
Өйлә намазын җәмәгатьчелек белән укыгыннан соң, мәчеткә җыелган кырыклап кеше мул табын артына утырып, төрле ашлардан авыз итеп хушланды, фикер алышты һәм ошбу чарадан бик разый булып өйләренә таралышты. Аллаһ кабул кылсын, Амин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: