Алабуга нуры

Иңнәрендә – ил язмышы

Илдә башкаручы һәм эш йөртүче югары хакимият органы булып 1923-1946 елларда Халык комиссарлары советы тора.

Халык комиссарлары

Кәшшаф Мохтаров

1920 елда Кәшшаф Мохтаровны ТАССРда сәламәтлек саклау буенча халык комиссары итеп куела. Алдагы 5 елда ул Халык комиссарлары шурасының рәисе була. 1921-1922 елларда ачыгучы халык өчен җәмәгать туклануын оештыруда зур тырышлык куя. Берничә тапкыр Мәскәүгә, Петроградка барып, башкаладан 3 санитария-туклану поезды җибәрүләренә ирешә. Көн саен ачтан интегүче һәм авыру 1 800 кешегә ярдәм күрсәтелә.

Ачлык афәтенең башлангычы республикага салынган 10 120 мең пот икмәк разверсткасы була. Ул 1920 елның 30 сентябрендә Татарстан хөкүмәтенең беренче утырышында карала. Республика Үзәк башкарма комитеты секретаре Шамил Усманов, "халкымны таларга теләмим" дип, имзасын куймый. Юныс Вәлиди мөрәҗәгатьне кабул итәргә өндәүчеләрне "милләтне сатучылар" дип атый, тик мөрәҗәгать кабул ителә. Күптән күрелмәгән корылык хәлне тагын да кискенләштерә. Билгеле булганча, ул елның апреле кызу июнь аен хәтерләткән, чәчүлекләр кибеп ярылган. Ачлык шул дәрәҗәдә көчле булган, күп авылларда маллар, хәтта эт-мәчеләр дә калмаган, 400 мең кеше ачтан үлгән.

Юныс Вәлиди

Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди эшчәнлеге нәтиҗәсендә, заманында су, юл буйларыннан куылып, җирсез һәм сусыз калган татар крестьяннары өчен Идел буйларында, башка уңайлы урыннарда махсус поселоклар барлыкка килә. Ул, ачлык афәтен җиңеләйтү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шулай булса да, партия өлкә комитеты җитәкчелегенә ошамый. Аны партия эшенә катнашмауда, кадрларны дөрес сайламауда, чәчү кампаниясен өзүдә гаеплиләр, персональ эше дә карала. Вәлидине Халык комиссарлары Советы рәисе Мохтаров яклап чыга.

1923 елда Солтангаливкә каршы эш кузгаталар, кулга алып, "милләтчелек"тә гаеплиләр. Мохтаровны да шундый язмыш көтә (1931 елда үлем җәзасы бирелә, җәза 10 ел концлагерь белән алыштырыла, аны Соловкида үтә. 1937 елда НКВД тарафыннан атарга хөкем ителә).

1927 елда тарихка "наркомнар стачкасы" дип кереп калган вакыйга була. Шаһимәрдан Шәймәрдәнов җитәкчелегендәге Халык комиссарлары Советы - тулы составы белән Мәскәүгә, партия Үзәк Комитетына дәгъва белән бара. Татарлар хөкүмәтне яклый, Мәскәү якларга теләми. Халык комиссарлары җиңелә. Сталин культы гамәлгә аша.

1922-1928 елларда авылның бай тормышлы крестьяннарына "кулак" исеме тагылып, кайбер урта хәллеләрне дә "халык дошманы" дип атап, лагерь яки төрмәләргә япканнар. Алабугада да төрмә булган (хәзерге Комсомол паркы каршындагы мәйдан).

Күмәкләшү

Шул вакытта ук күмәкләшүгә хәзерлек эшләре бара. Татар Дөм-Дөмендә, мәсәлән, беренчеләрдән булып колхозга 16 хуҗалык кергәнлеге билгеле. Колхозга "Яшь көч" исеме бирелгән. Аның беренче рәисе Вафа Хафизов булган.

1933 елда сыер фермасында 10 баш сыер исәпләнгән, 1934 елда сарык фермасы төзелгән. Анда 35 сарык үстерә башлаганнар. 1929 елда кайтарылган 30 урак машинасына өстәп, 1936 елны беренче "ХТЗ" тракторы кайта. 1937 елда авылга беренче автомобиль кайта, аны Котдус Габбасов йөрткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: