Алабуга нуры

Җир кешесе идең...

Алабуга районының Дөм-Дөм авылында туып-үскән, тормыш һәм хезмәт юлын туган авылы белән бәйләгән Азат Зиннур улы Хуҗинга 11 августта 64 яшь тулган булыр иде. Иде дим, чөнки 2021 елның 30 апрелендә аның йөрәге тибүдән туктады.

1956 елның 7 ноябрендә гаилә корган Фәния һәм Зиннур Хуҗиннарның 1957 елның 11 августында өлкән уллары дөньяга аваз сала. Сабыйларына «ирек, ирекле, хөр» мәгънәсен аңлатучы Азат исемен кушалар. Әти кеше нәсел дәвамчысы тууына бик сөенә һәм гомере буе улларында (1963 елда гаиләдә шатлык арта: Азатның энесе Зөфәр туа) хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен үрнәк булып яшәргә тырыша. Бүген инде гомер йомгагын сүткәндә, уллары Дөм-Дөм авылының гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы, «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры булган әтиләре Зиннур Нәҗип улы Хуҗинның исеменә тап төшермәде дип ышанып әйтергә була.
Азат кечкенәдән үк, эштән кайткач, үз хуҗалыгында да бер минут тик торуны белмәгән әтисе янында бөтерелә. Дүртенче сыйныфтан башлап, җәен әтисе белән бергә күмәк хуҗалык кырларыннан уңыш җыеп алуда катнаша, әтисендә комбайнчы ярдәмчесе була. Ул вакытта әтисенең унышларында үзенең дә өлеше булуын кечкенә акылы белән уйлап бетерә алмаса да, икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен, никадәр тырыш хезмәт куелуын аңлый. Олы Шүрнәк сигезьеллык мәктәбеннән соң урта белемне Морт мәктәбендә ала. Уңышлы гына укып, мәктәптән сыйныфташлары белән бергә тракторчы таныклыгы да алып чыга һәм сентябрь аеннан туган авылында тракторчы булып эшли башлый. Дөм-Дөм авылы ул елларда Елово, Айталан авыллары белән бергә «Кызыл нур» күмәк хуҗалыгына керә. 1975 елның көзендә армия сафларына чакырыла. Ватанны саклау буенча изге бурычын Сахалин ярымутравында артиллерия гаскәрләрендә үтә. Әтисенең тырыш хезмәт мәктәбен үткән Азат Зиннур улы солдат хезмәтендә дә сынатмый: гади солдаттан кече сержант, сержант, өлкән сержант дәрәҗәсенә күтәрелә, хәрби антына тугры калып, аны намус белән үтәгәне өчен, аны «Совет армиясе отличнигы» дигән күкрәк билгесе белән бүләклиләр. 
Исән-сау хезмәт итеп туган авылына кайтканнан соң, яңадан корыч атына утыра һәм башы-аягы белән елның һәр фасылында да күмәк хуҗалык кырларындагы бетмәс-төкәнмәс эшләргә чума: ДТ-75 тракторы белән җир сөрә, чәчә, салам тарттыра, кышын кар чистарта һәм башка шундый эшләр. 1985 елда Алабугада ССПТУ-11дә өч айлык комбайнчылар курсларында белем алгач, кыш-яз тракторда эшләсә, җәен-көзен комбайнда эшли, үзенең дә әтисе кебек үк җир кешесенә әйләнүен сизмичә дә кала. Матур табигатьле туган авылын, аның иркен кырларын, басуларын ташлап, каядыр читкә китү, өлкәннәр әйтмешли, аның ике ятып бер төшенә дә керми. Азат Зиннур улы Хуҗин, җырларда макталган туган авылында яшәп, хезмәт юлын авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлый.
Әтисе улларының үсеп җитүләрен, мөстәкыйль тормышка да аяк басачакларын искә алып, урам аша төп йортларына каршы гына яңа өй торгызу эшенә керешә. Аның иң беренче ярдәмчесе, таянычы да өлкән улы Азат була. 1979 елның кышында Азат Минзәлә районы Малтабар авылында туып үскән, Минзәлә педучилищесын тәмамлап, авылга эшкә килгән укытучы кыз Гөлфирә белән гаилә кора. Алар өч балага: Айгөл, Айрат һәм Фирүзәгә тормыш бүләк итеп, үстереп, укытып, мөстәкыйль тормышка озатты. Айгөл, Айрат гаиләләре белән Алабугада яшәсәләр, Фирүзә гаиләсе Яр Чаллы шәһәрен үз итте. Атна саен кайтып, әти-әниләренең хәлен белү, булдыра алганча булышып яшәү аларга ата-бабай каныннан күчкәндер. Бүген Азат һәм Гөлфирәнең куанычы — ун оныклары бар. Унынчысын күрү дә Азатка насыйп булды. «Байлыгыбыз — бер дистә», — дип әйтергә ярата иде.
Тормыш сынауларсыз гына булмый, язмыш сынавы Азатны да көтеп торган икән. Төпчекләре Фирүзә туган 1989 елны техника ремонтлаганда, күзенә тимер кыйпылчыгы кереп, Чебоксарда операцияләр ясатса да, күз авырулары буенча III группа инвалидлык бирәләр һәм тракторда да, комбайнда да эшләүне тыялар. Бу вакытта инде Дөм-Дөм авылы Айталан белән бергә, «Кызыл нур» күмәк хуҗалыгыннан аерылып, «Яшь көч» күмәк хуҗалыгына оешкан була. Азат Хуҗинга склад мөдире вазифасын тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша. Күмәк хуҗалыктагы техникага ягулык салу да аның вазифасына өстәлә һәм елдан ел "Яшь көч"тә Азат Зиннур улы тарафыннан башкарылырга тиешле эшләр исемлеге арта гына бара, чөнки ул карусыз, тырыш, нинди эш кушсалар да баш тартмый, бер эштән дә чирканмый, эшләрне "синеке, минеке«гә бүлми, намус белән җиренә җиткереп башкара, дәрәҗә артыннан кумый, кешеләр белән уртак тел таба белә, җитәкчеләргә, авылдашларына һәм, гомумән, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Ярдәме кирәк булган, йомышы төшкән кешеләргә, кем булуына, нинди вазифа башкаруына, кайда эшләвенә һәм яшәвенә: туган авылындамы, күрше авылдамы, шәһәрдәме булуына карамастан, һәрвакыт ярдәм итәргә, кире борып җибәрмәскә тырышты. Авылдашлары, кыенлыклар туса, дорфа һәм кырыс булмавын белгәнгә күрә, ышанып, беренче Азат янына киләләр, аның белән киңәшләшәләр, аның фикерен тыңлыйлар иде. 
Азат Хуҗин, туган авылы Дөм-Дөмдә яшәп, төрле елларда «Яшь көч» күмәк хуҗалыгы рәисенең урынбасары, «Яшь көч» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бригадиры, склад мөдире вазифаларын башкарды. Замана таләбе буенча, вазифаларының исемнәре үзгәргәләп торса да, Азат шул ук гади, тырыш, кешелекле Азат булып кала бирде һәм аның эш көне беркайчан да эш сәгате кысалары белән генә чикләнмәде. 
Азат Хуҗинның тырыш, нәтиҗәле хезмәте 2013, 2017 елларда «Яшь көч» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорының, 2007, 2012, 2017 елларда Алабуга муниципаль районы башлыгының, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән раслана. 2017 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры имзасы белән тапшырылган хатта: «Авыл хуҗалыгының җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән фидакарь хезмәтегезне югары бәяләп, Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, — диелгән. — Күп еллар дәвамында зур сабырлык, уңганлык күрсәтеп, көчегезне кызганмыйча хезмәт итәсез. Терлекчелек тармагын үстерүдә яңа алымнар кулланып, Алабуга районы «Яшь көч» хуҗалыгының алдынгы бригада җитәкчесе буларак, төпле фикер белән зур җаваплылык тоеп эшлисез». Шул ук елны Азат Зиннур улы Хуҗинга ТР Президенты Указы белән авыл хуҗалыгындагы күпьеллык хезмәте өчен иң югары бәяләрнең берсе — «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Азат Зиннур улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Мәсәлән, 2000 елда РФ Президентын сайлау компаниясе эшен оештыруда һәм сайлауларны үткәрүдә актив эшчәнлеге өчен ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды. Шул елдан соң үткән сайлауларда аңа Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә сайлау комиссиясе рәисе эшен дә ышанып йөкләделәр.
Аның кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәтен искә алып, агрофирманың башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп тә сайладылар. Бу өстәмә эшне дә намус белән башкаруын 2012 елда Татарстан Респуликасының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнүе дәлилли. Алабуга муниципаль районы Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге советының беренче, өченче, дүртенче чакырылыш депутаты һәм дүртенче чакырылышта җирлек башлыгының урынбасары булып сайлануы авылдашларының Азат Зиннур улы Хуҗинга булган ышанычын һәм хөрмәтен күрсәтә. Ә халык ышанычын һәм ихтирамын бер көндә генә яулап алу мөмкин түгел, ул — күп еллар буена тырыш хезмәт, кешелекле мөнәсәбәт нәтиҗәсе.
Авыл клубында үтә торган чаралар да үз вакытында Азат Хуҗиннан башка үтмәде. Кыш бабай роленнән башлап, авыл сәхнәсендә сәхнәләштерелгән әсәрләрдә онытылмас образлар да тудырды, матур итеп җырлады, сикереп биеде, гөрләтеп Сабан туйларны алып барды. Күп еллар авылда шушы милли бәйрәмебезне үткәрү буенча комиссия рәисе иде. Ә хатыны Гөлфирә Рәфкать кызы һәрвакыт иренең ышанычлы тылы булды. Энесе Зөфәрнең кызы Илүсә социаль челтәрләрдә: «Азат абый терәгебез иде», — дип язды. Ул, чын мәгънәсендә, барыбызның да: хатыны Гөлфирәнең, балалары Айгөл, Айрат, Фирүзә, энесе Зөфәр гаиләсенең, туганнарының, авылдашларының терәге булды. 
Бүгенге язмам Азат Зиннур улы Хуҗинның туган көнендә хатыны Гөлфирә Рәфкать кызы, балалары Айгөл һәм Рашат, Айрат һәм Язилә, Фирүзә һәм Рамил, энесе Зөфәр һәм Җәүһәрия гаиләсе, туганнары, «Яшь көч» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рузилә Мирсәет кызы Һадиуллина җитәкчелегендә бергә эшләгән хезмәттәшләре, сыйныфташлары, авылдашлары, үзебезнең гаилә һәм аны якыннан белүчеләр исеменнән дога булып барсын һәм аның урыны оҗмахның түрләрендә булсын иде дигән теләктән чыгып язылды.
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА
Фотолар гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: